erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

«Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел»

Туган телем – Татар теле! Һәрбер татарга дәшәм: Мин сөйләшсәм, син сөйләшсәң, Без сөйләшсәк – Туган тел мәңге яшәр! Факил Сафин


   21 февраль  ЮНЕСКО тарафыннан “Халыкара туган тел көне” дип игълан ителә.Шул уңайдан ,  безнең "Күбәләк" балалар бакчасында,   мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Татарча сөйләшәм" дип аталган викторина уздырылды. Ярыш "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командалары арасында барды.Сабыйлар туган телебезгә кагылышлы төрле биремнәр үтәделәр, уеннар уйнадылар, үз туган телләрендә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.
Безнең викторинабызга  мәртәбәле  кунак та чакырылган иде.Ул  Арча шәһәре китапханәсенең балалар бүлеге җитәкчесе - Рахимбаева Алсу Гарифҗан кызы иде.Хөрмәтле кунагыбыз балаларны Халыкара туган тел көне белән котлады.Татар теленең матурлыгы һәм аһәнлеге турында сөйләде, үз телебездә матур итеп сөйләшергә һәм аралашырга чакырды." Татар теле ул – безнең киләчәгебез. Ул яшәсә, татар дигән милләт тә яшәр!" - дип, чыгышын йомгаклады. Бәйгебезне  татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамладык. Викторина ахырында балаларга грамоталар тапшырылды.Һәркем бүгенге чарадан яхшы кәеф һәм бик күп файдалы мәгълүмат туплап калды .
Вәлиева Зөлфия Җомагыл кызы, 
Арча шәһәренең 11 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре