Исән чагыңда кач, ди кайнанасы
Ярый, әле яшь, үз бәхетен табар.
Ул яшь хатын белән без автобуста очраштык.
Ничектер күңелемә якын булып китте ул. Аның кыяфәтен күрүгә үз балам кебек йөрәгем сыкрап куйды.
Башында яулык, чәчләре тузгыган, өстендә искерәк кенә (урамга кия торган) куртка, аягында без өйдә кигән тапочки. Йөзе кәгазь кебек ап-ак, үзе калтырый. Автобус тәрәзәсенә текәлгән дә, күзен дә алмый.
– Бала, ни булды, берәр кайгың бармы әллә? – дип сорап куйдым.
Автобуста кеше аз иде. Бездән башка артта тагын ике ир-ат кына утыра. Шуңа иркенләп сөйләшеп була.
Яшь ханым миңа башын борып карады да, елап ук җибәрде.
– Сөйлә, балам, эчеңне бушат, мин чит кеше, куркыныч түгел, – дидем аның кулыннан тотып.
– Иремнән качтым. Көчка чыгып котылдым. Эзләп тапмасын, дип куркам, – диде бу.
– Әле кая барышың соң?
– Белмим. Беренче очраган автобуска утырдым да киттем, – ди. – Минем бу якларда бер кешем дә юк. Ерактан мин. Укырга килгән җирдән кияүгә чыгып калдым. Аның шундый кеше икәнен белсәм, борылып та карамаган булыр идем, – дип тагын елап жибәрде.
– Тынычлан, елама, бүген безгә кайтырбыз, аннан күз күрер. Мин берүзем генә яшим. Балаларның үз тормышы. Ирем күптән вафат, – дидем.
Хатын аптырап күтәрелеп миңа карады да җилкәмә башын салып үксеп еларга тотынды. Мин аны юатырга тырышмадым да. Еласын, эчен бушатсын, дип уйладым.
Бераздан, чыннан да елаудан туктады ул. Мин сорамасам да, үзе, тормышы турында сөйләп китте.
– Үлеп гашыйк булдым шул. Бер кыз белән йөри иде, аннан да тартып алдым. Тартып алдым, дип инде, яратса ташламаган булыр иде. Техникумда укый идем. Соңгы елым. Өйләнешик, дигәч, риза булдым. Аларда яши башладык. Аның әнисе генә бар һәм күбрәк икенче улында яши. Монысының характерын белгәндер, күрәсең. Бер ай әйбәт кенә тордык. Төксерәк булса да, каты бәрелмәде. Аннан китте... Көн дә эчеп кайта, кыйный, чәчемнән өстерәп йөри. Балага узган идем, бер кыйнаганда эчемә типте дә, корсагым да төште. Шуннан соң бераз айныгандай булды. Тик озакка түгел. Бер атна үттеме икән, тагын тотынды. Хәзер инде ерткычларча кыйный, үтерәм, дип. Беркөнне кайнанам килде дә, бу хакта аңа сөйләдем. Тәннәремне күрсәттем. Ул биткә сукмый иде. Анысын кеше күрә бит. Балам төшүе турында да әйттем. “Һай, балам, бер дә характерын белмәдеңмени соң? Шундый инде ул, әтисенә охшаган. Мин юләр гомер буе түздем, хәзер үкенеп бетә алмыйм. Бәхеткә ирем озак яшәмәде. Шуңа сиңа киңәшем – төзәлмәячәк, исән чагыңда кач, – диде ул. Котыртып әйтәме, әллә чыннан да ярдәм итәргә телиме, дип күзләренә күтәрелеп карадым. Аннан чыннан мине жәлләү чаткылары күрдем. Әйберләремне дә алмадым, бераз кием-салымны сумкага салдым да, кайнанам киңәшен тотып юлга кузгалдым. Автобуска акчаны да кайнанам бирде, – диде әлеге хатын.
Мин аны үзебезгә алып кайттым. Бик чиста, пөхтә, тыйнак, эш сөючән кыз бала булып чыкты ул. Аш-суга да оста. Үз кызым кебек якын иттем үзен. Эшкә урнашырга булыштым. Ул баланы яңадан тормышны сөяргә өйрәттем, ире кебек кешеләр аз, юньлеләре күп икәнен исбатларга тырыштым. Җанашым, бөтенләй үзгәрде, башын югары чөеп йөри башлады. Чибәрлеге, собеханалла, егетләр күз төшерми калмады. Әмма ул берсен дә якын җибәрмәде. Ярый, әле яшь, үз бәхетен табар.
Тәслимә апагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев