erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Юл йөрү серләренә төшенү балалар бакчасыннан башлана

4 нче март көнне 11 нче балалар бакчасындагы иртә гадәти генә башланмады. Бакчаның бер өлешендә балалар бәйрәмгә әзерләнсә, музыка залында әниләр дә үз чыгышларын кабатлыйлар иде. «Күбәләк» балалар бакчасында «Юлда да акыл кирәк» дип аталган тематик чара үткәрелде.

Бу чараның төп кунаклары булып тырыш, уңган әниләр һәм Арча районы ГБУ «БДД» профилактика бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтҗанова Энҗе Газиз кызы иде.  Юлларда автотранспорт саны арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү, юл һәрәкәтенең көннән-көн арта баруы юл-транспорт һәләкатенә юлыгу куркынычын көчәйтә. Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да чикләтеп үтми. Шуңа күрә балаларның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне тәрбиячеләр әниләр белән бергә оештыруны максат итеп куйды.
Чара барышында әниләр белән балалар Сертотмас Үрдәкне юл йөрү кагыйдәләренә өйрәттеләр, кызыклы уеннар уйнадылар, шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. 
Әниләр өчен зур бүләк- балаларның исән-сау, озын гомерле булуы. Шуңа күрә юлларда сак булыйк, кагыйдәләрне дөрес үтик- дип тәмамлады үзенең сүзен Энҗе Газизовна.
Зурлар төркеме тәрбиячеләре Җәләлеева Гөлгенә Мулланур кызы, Миннебаева Алия Таһир кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре