«К» хәрефенә хикәя
Кыш киткәч
Карлы, кырыс кыш китәр-китмәс көньяктан кара каргалар кайтты. Кара каргалар күрендеме - кояшның кыздыруы көчәячәк, карлар күзгә күренеп кимергә керешәчәк, кыш китәчәк.
Кыш китүгә, кызлар, кызлар категориясенә кермәгән калган кешеләр Кызлар көне килүен көтәбез. Кызлар категориясенә кызлардан кала киленнәр, кайнаналар, карчыклар керә. Кызлар көнен көнкүрешебезгә кем керткәнен колагыгызга киртләп куйыйм. Кайчандыр күптән Копенгагендагы кызлар конференциясендә коммунист кыз Клара Кызлар көнен көнкүрешкә кертергә карар кылган. Карар күпмедер көннәр килеп киткәч кабулланган.
Кызлар көне - күңелле көн! Кызлар көнендә күбебез коллективларга көч куярга килмибез. Кемдер караватта, кемдер кайда, кәрәзле кесә компьютерларына килгән күпләгән котлауларны караштырабыз, кемнәрнедер котлап куябыз. Кызларның күпчелеге купшы киемнәр кияләр, күзләрен, кашларын карага катыралар, колакларына кыйммәтле кыршаулар куялар. Кайбер кызлар, кашларының кайсыдыр кырыйларын кыскарталар, кыркыйлар. Кызлар көн күргән күпчелек каралты-кураларда күзләр камашырлык корпоративлар корыла, кызларны котлап компотлар күтәрәбез, кулларына керемнәр куелган конвертлар, кыйммәтле-кыйммәтле күчтәнәчләр куябыз.
Кызлар көне киләрәк клубларда, коллективларда кызыклы конкурслар, күргәзмәләр корыла, концертлар куела, күп кенә каналлардан кинофильмнар күрсәтелә. Конкурсларда кызларның кайберләре королева калалар. Казанышлары күп кызлар Казанда, кемнәрдер Кремль кадәр Кремльдә кадерләнеп кайталар. Кайдадыр Кызлар көнендә кызлар командалары кәшәкә көрәштергәннәр (кызлар кемнән ким!), карточкалары компьютерларга куелган.
Кызлар көнен кырыйда калдырып, кыш китүгә кабат кайтыйк. Кайбер кешеләр каралты-куралары кырыенда кар көрәкләре, кемнәрдер корычтан корылган көрәкләр күтәреп канаулар казырга керештеләр, кирәкмәгән карларны күчерделәр, котёлларын кысыбрак куйдылар.
Көндез, кичләрен кар көри-көри куллары кытыршыланып каткан, кулларына көч килгән, кыяфәтләре калмаган кешеләрнең кышның китүенә куанулары – китапларга кертерлек күңелле күренештер.
Кышын коньки киеп караганнар конькиларын, кәшәкә көрәштергәннәр кәшәкәләрен каралты-кураларының кайсыдыр кырыйларына кертеп куйдылар.
Күпмедер көннән кышын кар каплаган кырлар караерга керешерләр, көньяктан күпләгән күчмә кошлар кайтыр. Кемнәрдер кышның китүенә күңелсезләнеп калыр. Күңелсезләнмәгез. Кырлар карайгач, кырларда культуралар калмагач, көз килгәч, көннәр кыскаргач, кырыслангач, көз киткәч, кыш кабат килми калмас. Көтегез.
Кыш киткәч, кояш кыздырыр,
Кар көртләре күп кимер.
Кыш киткәнгә кайгырмагыз,
Күпмедер көннән килер.
Кыш китүгә күчмә кошлар
Көньяклардан кайтырлар.
Кышның күңелле көннәре
Күңелләрдә калырлар.
Хәйдәр Зәйнуллин, Арча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев