Кайтам әле Шушмабашка ...
Тормыш юлыңда сиңа нәрсә язылган, җайлап кына һәрберсе аша үтәргә туры килгәненә яши-яши инана барам. Утар Аты мәктәбендә 1977-1978 уку елын башларга әзерләнеп йөргән чак. Август киңәшмәләре узган, тематик планнар, класс җитәкчесе буларак укучыларны барлыйбыз.
25 август көнне КПССның Арча райкомына чакыруларын әйттеләр. Билгеле инде, март аенда гына райкомның беренче секретаре Харис Зәйнуллин үзе кулны кысып тапшырган партия билетын алып барасы икәнен яхшы беләм. Ул елны мәктәпнең партия оешмасы секретаре Нурулла Гыйниятуллин тәкъдиме белән, комсомоллар буларак, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Галимуллина белән икебезне партиягә кабул иттеләр. Наиләнең бик нык карышканын хәтерлим әле, шулай да ризалаштырдылар. Райком каршында сынауларны бергә үттек, ләкин ул вакытта партия билеты миңа шулкадәр тиз файда китерер дип уйлап та карамадым.
Мине райком секретаре Марс Гайнетдинов кабул итте. Утыртып, җайлап кына мәктәптәге эшләр турында сорашты, укытучы буларак хезмәтләремне уңай яктан бәяләвен белдерде. Райкомның пропаганда һәм агитация бүлегенә инструктор кирәклеген әйтте, нинди вазыйфа булуын аңлатты. Арчада квартира булачак, тормыш иптәшем Әнисәгә эш, кызыбыз Ләйсәнгә балалар бакчасында урын табуда ярдәм итәчәкбез дип ышандырды. Ләкин мин, мәктәптә эшемне дәвам итәсем, тәҗрибә туплыйсым килә дип, каршы килдем. Дөресен генә әйткәндә, минем ияләнгән коллективтан китәсем килми, мондагы укытучылардан күргән яхшылыкларны кайда күрермен тагын дигән уй, каршы кил, ди сыман. Җитмәсә гаилә белән яшәү урыныбыз да ул чор өчен бик уңайлы кебек тоелды. Бер ел элек укытучылар тулай торагының ике бүлмәсендә иркенләп яши генә башлаган идек. Үзебез теләгәнчә ремонтлап чыккач ул безгә хан сарае кебек тоела иде. Әле тагын, өч ел дәвамында укыткан һәм тәрбияләгән класс та кала бит.
Марс Лотфуллович төрле яклап аңлатып карады да, түземе бетеп, алайса партия билетыңны өстәлгә куй, диде. Куен кесәмдәге пртия билетын кулга алдым да, мин аны алты ай элек кенә алдым бит әле дип, уйланып тик торам. Ә ул дәвам итте, энем, син инде минем кабинетта икенче тапкыр каршы киләсең, диде дә, ниндидер кнопкага басты. Атылып бер егет керде. Бүлмә хуҗасы кызу-кызу: “Менә бу киребеткән егетне северныйга озатыгыз. Шуннан тиз генә чыкмасын, Шушмабаш мәктәбендә класстан тыш тәрбия эшләрен оештыручы булып эшләсен. Мәктәп директорына шалтыратыгыз, бүген үк Утар Атыга машина җибәрсеннәр, үтәлеше турында миңа хәбәр бирерсез”. Минем бер сүз дә әйтмичә торганны күреп, ишек ягына күрсәтте. Коридорга чыккач кына төшенеп беттем, себергә түгел, Шушмабашка җибәрәләр икән.
Онытканчы шуны гына языйм, 1975 елда Марс Лотфулла улы белән беренче танышу булган иде. Ул вакытта мине ВЛКСМның Арча район комитетының икенче секретаре итеп күрергә теләгәннәр иде. Утар Аты мәктәбендә математика укытучысы булып эшләү минем өчен иң зур бәхет булып тоелды, мин анда барырга теләмәдем. Ул вакытта да каршы килдем шул.
Хәзер үзгәрешләр бик тиз бара дип сөйләргә яратабыз, ул вакытта да акрын булмаган ул. Мин Арчада йөргән арада мәктәп директоры Илгизәр Гатауллинны эшеннән азат итеп, аның урынына Шушмабаш мәктәбендә эшләгән Фаил Нәҗмиевны директор итеп билгеләгәннәр. Менә сиңа мә, мин аның урынына Шушмабашка китәм икән. Ярар, бу турыда соңрак сөйләрмен. Безгә күченү турында уйларга, җыенырга кирәк.
Икенче көнне мәктәп машинасы белән Шекә авылы егете Нуретдин безне алырга килде. Мәктәпнең хуҗалык эшләре мөдире Фәрит Сөләйманов җитәкчелегендә укытучы егетләр эшне бик тиз тоттылар. Вәт сиңа, бөтен әйбер мәктәпнеке икән, туйда бүләк ителгән диван-карават, зур сандык, бәбәй караваты, урын-җир, китаплар, савыт-сабалар һәм киемнәр. Буш калган бүлмәләрне карап чыккач бер күңелсез булса, машина янына җыелган укучыларым, дүрт ел бергә эшләгән, миннән укытучы ясаган хезмәттәшләрдән аерылу бик авыр булды. Без фатирда яшәгән Гөлсем әбинең елый-елый безне озатып калуы әле дә күз алдында тора.
Мин машина кузовында, озатучыларга кул болгап бардым да, ныклап төрелгән ястык өстенә утырдым. Тукайча әйтсәм, күзем ачылган Утар Аты авылы, тау башында балкып торган мәктәбе калды. Субаш Аты аркылы уздык, урман буенда Яңа тормыш авылы күренде. Аның янындагы урманга мәктәп яны лагеренда ял итүче балаларны алып барган идек. Шул кадәр күп ромашкалар үскән каенлыкны минем беркайчан да күргәнем булмады. Шунда кереп, чишмәсе янына барып, җиргә сузылып ятасы килеп китте. Юк шул, вакыт юк, безне тизрәк кайтарып җиткерәселәре бар, райком боерыкның үтәлешен көтә...
Кишет юлына чыгып, Кенәр юлы буйлап барганда мин уйга талдым, үземнең нишләгәнемне аңларга тырышмакчы булам. Үзеңне укыткан укытучылар белән ничек эшләрсең, алар белән уртак тел таба алырсыңмы дигән сорауга җавап эзлим. Әйе, без Апаз сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, урта белемне Шушмабаш мәктәбендә алдык. Анда безгә ныклы белем һәм тәрбия бирделәр. Мәктәп директоры Гафур Габделнуров җәмгыять белеме, завуч Мансур Мифтахов химия, Рәйханә Мифтахова биология, класс җитәкчебез Фирая Бухарова рус теле һәм әдәбияты, Разия Сәйфетдинова татар теле һәм әдәбияты, Рәшидә Абдуллина һәи Фаил Нәҗмиев математика, Рәшит Гыйлаҗев физика һәм астрономия, Газиз Нуриҗанов һәм Тәнзилә Гыйлаҗева география, Илгиз абый Кадыйров тарих, Рифат абый Миннебаев немец теле, Гыйльметдин Шиһапов физкультура һәм хәрби хәзерлек дәресләрен бөтен осталыкларын, белемнәрен кулланып үткәргәннәр икән дип уйлап барам. Алар биргән белемне раслап, шул елны ук педагогия институтына кереп югары белем алдым бит. Менә мин тиздән аларның күбесе белән кабат очрашам.
Әйе, ул укытучылар мине аңлап, хәлемә кереп ярдәм итүчеләр дә бит әле. Тугызынчы класста укыганда безнең әни кинәт вафат булды. Шул көннән, 6 майдан була инде, мин укырга бара алмадым. Фирая апаның тырышлыгы, укытучыларның ярдәме белән ул уку елын тәмамлаттылар. Җәй көне фермада эшләдем, укырга барып булмаячак дип йөрим, өч сеңлем бар, декабрь азагында абый армиядән кайтырга тиеш. Тагы да шул Фирая Гәрәфиевна, мәктәп завхозы Мәсхүт Баһаветдинов белән килеп, көн саен кайтып йөрерсең дип укырга күндереп киттеләр. Алар кайгыртмасалар, минем тормыш юлы нинди юнәлеш алыр иде икән, хәзер дә баш җитми әле...
Шушмабаш авылында без укыганда төзелгән больница, без укыган мәктәп яныннан узып, аскы урамда бик тузган йорт янында туктадык. Монда укытучылар да торды, интернат та булды дип Нуретдин без яшисе йорт белән таныштырды. Күз алдына китерегез, нәкъ убырлы карчык йорты, тәпиләре генә юк. Ә иң кызыгы алда икән әле, өй эчендә шаулашалар, кычкыралар. Яхшы түгел, монда яшәгәннәр китеп өлгермәгән дип уйлап, ишек төбендә торабыз. Ә эчтәге тавышлар көчәйгәннән-көчәя генә бара. Кыюланып кергән идек, бер кеше дә күренми. Ә эш болай булган, директор ике техничканы бераз җыештырып чыгарыгыз дип җибәргән. Идән такталары сынып болар икесе дә идән асты чокырына төшеп киткәннәр. Чокыр бик тирән булган, чыга алмыйлар, ярдәмгә чакыралар икән. Аларны тартып чыгардык, рәхәтләнеп көлештек. Ә мондагы яшәү шартлары бер дә көләрлек түгел, утырып елап та булмый, сиңа дигәне сиңа булыр диләр бит...
Истә калганы шул, сентябрь аенда Әнисә кызыбыз белән авылда әниләрендә торды. Мин эшли башладым, коллектив белән танышам. Яңа мәктәп төзү эше башланып кына килә, “ПМК-762“ төзи диделәр. Уку елын башлау, коллектив белән танышу, тәрбия планнары төзү һәм башкалар белән көннең узганы сизелми дә. Беренче сентябрь бәйрәме уңышлы гына үтте. Миңа ике унынчы класста алгебра һәм геометрия дәресләре укытырга туры киләчәк. Инде берничә кеше сүз башлап әйтте, җиңә алырсың микән дип. Мин аны игътибарга да алмадым. Алгебра дәресен 10А да тыныч кына үткәрдем. 10 Б класссына керүем булды, хор белән, сез безне укыта алмыйсыз дип торалар. Мондый хәлне күргән юк бит әле, үземне кулга алып, тыныч кына әйтеп куйдым. Әйе, бик дөрес уйлыйсыз, мин сезне укытырга кермәдем дә әле, сезнең белән танышырга гына кердем. Сезне математикадан кем укытты дигән булам. Фаил Шәмсиевич диләр, горурланып. Мин үзем дә биредә укыдым, безне тугызынчыда Рәшидә Кәримовна, ә унынчы класста сезнең яраткан укытучыгыз Фаил Нәҗмиев укытты. Әйе, ул районыбызда билгеле укытучы, шуңа күрә аны мин дүрт ел эшләгән Утар Аты урта мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Билгеле инде, укытучым Фаил абый кадәр булдыра алмам, шулай да бергәләп тырышып карарга кирәк булыр инде дигән идем, сүз озайтучы булмады тагын. Иң читене минем өчен кабинетларның кечкенә булуы, беренче рәт белән такта арасында йөрерлек кенә урын бар. Утар Атының зур, якты кабинетларыннан соң миңа бик сәер тоелды. Ә һәр класста 35 укучы утыра бит.
Бик тырыш, көчле укучылар тупланган иде ул ике класска. Башта билгеләрне бик кысып куйдым, бишле алыр өчен авыр биремнәр тәкъдим итәм. Алдагы елда гына Утар Атыда шундый ук көчле класс чыгарган идем. Алар мине өйрәткәннәр икән, ә белергә теләү һәрчак ярдәм итә. Хәзерге мәктәп теле белән әйтсәк, аерым укучылар өчен профильле укыту булган инде. Ә ул вакытта көчле укучылар белән аерым эшләү дип бәяләнә иде. Узган ел гына тупланган өстәмә материаллар бик зур ярдәм булды. Тиз уртак тел таптык без алар белән. Имтиханнарын уңышлы биреп, күбесе югары белем алып, тормышта үз юлларын таптылар. Мәктәпне тәмамлауларына 30 еллык очрашуларында шул мизгелне искә алып, без сезне бик тиз кабул иттек дип сөйләгәннәре хәтердә. Менә шулай, үзем укыган мәктәп бик сынап кына кабул итә.
Шәфигулла Гарипов,
ветеран укытучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев