erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирү

Күптән түгел бертуган сеңелем белән туган нигезебезгә кайтып килдек.Туган авыл, заманында гөрләп торган ферма, су ташып үскән су буе, төп йорт, өй артында зур бакча. Һәр почмагы балачакны хәтерләтеп тора.

Сүз арты сүз китеп, балачак елларны искә алдык. Иртән иртүк, мәктәпкә кадәр, әниебезгә булышырга дип фермага төшә идек, анда эшне бетереп кайтып, тиз генә чиләк-көянтәләребезне алып, су буена чабабыз, аннары тиз генә ашыйбыз да, күрше авылга мәктәпкә төшәбез. Аннан кайткач,  әти бүлеп биргән түтәлләрдәге чүпләрне утыйбыз, мал-туар карашабыз, су сибәбез, ашарга әзерләргә булышабыз, өйләр җыябыз. Җәй айларында урманга җиләккә, чикләвеккә йөрибез, печәнгә барабыз, көтү көтәбез, каз бибиләре саклыйбыз - санап китсәң, көн, ел дәвамында нинди генә эшләр эшләнелмәде, бәлки шуңадыр да, бөтен эшнең җаен белеп, эштән курыкмыйча үстек. Бүгенге көндә дә кирәкле эшләрне җиренә җиткереп башкара алабыз.

Хәзерге заман балаларына карыйм да, гаҗәпләнәм: күбесе көне – төне гаджетларда утыралар, виртуаль дөньяда яшиләр, үзара интернет аша гына аралашалар. Хезмәткә килгәндә, күбесе эшне үзе белеп түгел, хәтта әйткәнне дә эшли алмый. Шуңа күрә, балаларга кечкенәдән  хезмәт тәрбиясе бирү ата – аналарның төп бурычы булып тора дип саныйм мин. 

Әлеге тәрбия  бирүдә түбәндәге киңәшләрне кулланырга мөмкин:
1.    Балалар үзләренең бүлмәләрен, эш өстәлләрен, уен почмакларын  көн саен чиста-пөхтә тоталар;
2.    Атнаның бер көне өйдә җыештыру көне булып санала;
3.    Өйдәге вазифаларны балалар үзара бүлешеп эшлиләр (чүп түгү, табак – савыт юу, тузан сөртү, гөлләргә су сибү һәм башка эшләр)
4.     Әгәр йорт хайваннары булса, аларны карарга булышалар.
5.    Гаилә белән иртәнге төшке аш, төшке аш әзерләүдә булышу. Бергәләп бакчада эшләү, чүп утау, үсемлекләр, чәчәкләрне тәрбияләү.

Ата – аналарга, үз чиратында, балаларга эшне башта башкарып күрсәтергә, аннары бергәләшеп эшләп карарга кинәш итәм. Эш барышында, баланың эшне ничек мөстәкыйль рәвештә башкарганын карап, булган  кимчелекләрне тыныч кына төзәтеп, ахырдан мактап та куйсагыз, баланың эшкә мәхәббәте артачак кына. Балалар хезмәт тәрбиясе аша мөстәкыйльлеккә дә өйрәнеп үсәләр.

Без, тәрбиячеләр дә балалар бакчасында, балаларның яшьләре буенча  хезмәт тәрбиясе бирергә тырышабыз. Нәниләр үзләренең уйнаган уенчыкларын тәртипләп үз урыннарына куялар, тәрәзә төпләрен сөртергә, өстәл әзерләргә ярдәм итәләр, кием шкафларында киемнәрен матур итеп урнаштыралар. Үсә төшкәч кыш көнендә үзләренең көрәкләре белән карны чистартырга булышалар.   

Ата – аналар ярдәме белән генә балалар кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәчәк, киләчәктә төрле эшне үзләре башкарып чыга алачак. Балаларыбызны кечкенәдән эшләтеп үстерик.Эш белгән кеше тормышта югалып калмас. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай язганча “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”

Раушания Зәйнуллина, Арчаның 9 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев