Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
28 нче апрель көнне Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә милли мәдәни мирасның роле: традицияләр һәм хәзерге заман» темасы астында республикакүләм семинар булып узды. Әлеге чарага Арча педагогия көллиятеннән, мәгариф идарәсеннән, районнардан һәм Казан шәһәреннән кунаклар чакырылды. Тәрбиячеләр һәм балалар тарафыннан матур чыгышлар ясалды.
Уртанчылар төркеменә йөрүче сабыйларыбыз, тәрбиячеләр белән берлектә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, бик эчтәлекле бәйрәм чарасы оештырдылар. Алар кунакларыбызга саф татар телендә «Кил бәйрәмгә, дустым, кил!» дип исемләнгән сәхнә әсәрен күрсәттеләр. Балаларның уйнаулары да, костюмнары да , сәхнә бизәлеше дә күз явын алырлык иде. Нәни «артистларыбыз» бер дә тартынып тормадылар, үзләрен бик иркен тоттылар, рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Алар килгән кунакларны Тукай әкиятләре буйлап сәяхәткә алып чыктылар. Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Кәҗә белән Сарык кебек легендар геройлар янәшәсендә һәр кеше үзен әкият илендә итеп хис итте. Балалар матур җырлары, мәгънәле шигырьләре белән тамашачыларны үзләренә әсир итте. Тукай әкиятләре безне күп нәрсәләргә өйрәтә: дус яшәргә, олыларны хөрмәт итәргә, алдашмаска, табигатьне яратырга! Әнә шундый тәрбияви нотада бәйрәм чарасына йомгак ясалды. Балалар да, килгән кунаклар да бик канәгать калдылар, күтәренке кәеф белән таралыштылар. Кунаклар тарафыннан, нәниләребезнең чыгышына югары бәя бирелде.
Форсаттан файдаланып, һәр кешегә бәхет, саулык, татулык, бәрәкәтле тормыш теләп калабыз. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!
Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Шәмсетдинова Г. Р., Гыйльметдинова Ә. Г., Камалиева Г. Р.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев