erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Киләчәк белән диалог: Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек хезмәткәре Арча педагогика көллияте студентлары белән очрашты

Һөнәри юнәлеш бирү һәм эчке эшләр органнарында хезмәт итүнең абруен күтәрү максатларында, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең полиция участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Галиуллин Салават Җәмил улы Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары белән очрашты.

Галиуллин Салават булачак педагогларга төрле бүлекчәләрнең эш үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде. Полиция хезмәткәре студентлар һәм яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау, балалар һәм яшүсмерләр хокукларын яклау мәсьәләләре турында фикер алышты. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле аудитория белән участок хезмәткәренең реаль эш көне тәртибе белән уртаклашты, көндәлек чакырулар һәм һәлакәтләр турында, төрле сигналларга оператив җавап бирүнең мөһимлеге хакында сөйләде.
Очрашуның кульминацион өлеше – Эчке эшләр органнарына хезмәткә керү тәртибе турында сөйләшү булды. Студентлар кандидатларга карата таләпләр, социаль гарантияләр, ведомство югары уку йортларында белем алу мөмкинлекләре һәм карьера үсеше перспективалары турында белделәр.
Очрашу ачык әңгәмә форматында узды: булачак белгечләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар
Исмәгыйлева Гүзәл Фәрит кызы,
Россия эчке эшләр министрлыгының 
Арча районы буенча бүлегенең юрисконсульты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре