erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Күпер чыккач!

Каргалар күптәннән үз ояларына тәмәке төпчекләрен салып куярга өйрәнде инде.

Татарның акылы, күпер чыккач! – дигән мәкаль бар. Бу мәкаль юкка гына барлыкка килмәгән, билгеле. Чөнки без эш узгач кына башка ябышабыз. Имеш “Ай, җаным, ялгыш булган бит!” Әлеге мәкаләмне дә шуны ачыклау өчен яздым. Күперне чыктык микән инде без, әллә уртасында гына торабызмы?

Җәй уртасында, Арчаның сәнгать мәктәбендә, районда чүп эшкәртү заводы төзелүгә карата уздырылган җыелышта катнашырга туры килде. Җыелыш озак барды, халык та шактый күп җыелган иде. Билгеле, бу бик яхшы күренеш, райондашлар үзләре яшәгән туган төбәге язмышына битараф түгел, димәк. Чүп эшкәртү заводына карата төрле фикерләр әйтелде. Каршы килүчеләр дә, завод төзүне яклаучылар да булды. Вә ләкин мин үзем бу җыелышта төгәл бер фикергә килә алмадым. Чөнки бу мәсьәләне бар яктан уйлап, анализ ясарга кирәк. Әлеге җыелышта “Тукай төбәген чүпкә батырмыйк”, – дигән сүзләр яңгырады.

Чыннан да, Тукай төбәге чүпкә батарга тиеш түгел, килешәм. Ләкин бу очракта, 80нче еллар ахырын исемә төшерергә мәҗбүр булдым. Ул елларда минем солдатка каралып, Арчаның хәрби комиссариатында еш булырга туры килде. Яңа Кенәр автобусына утырып Арчага якынлашканда безне иң беренче булып, Арчаның ачык чүп полигоны каршы ала килде. Бу ямьсез күренеш булу өстенә, автобусның ачык тәрәзәсеннән салонга костыргыч, тынчу ис ургылып керә. Ел саен Кырлайда, Тукай бәйрәмнәре үткәрелеп килде һәм ел саен әлеге чарага кайткан кунакларны Арчадан чыгуга әнә шундый “гүзәллек” каршы алды. Билеге 90нчы елларда бу ачык полигон бетерелде һәм Арча халкының чүбе чокырга күмелә башлады.

Арчабыз ел саен үсә, зурая, халкы да ишәя бара һәм шушы матур күренеш белән параллель рәвештә, чүп таулары да котылгысыз проблема булып зурая бара. Хәзерге вакытта Арчаның чүп полигоны өч ел эчендә тулып бетәчәк һәм чүп күмәргә урын калмаячак, дигән фикер әйтелгән иде әлеге җыелышта. Ләкин Арчаның зурая баруы бу вакытны икеләтә кыскартыр, дигән фикердә торам үзем.

Килешерсез шәт чүп полигоны тулгач, чүплекне башка, чиста басу яки болынга түгә башлау тилелек булыр. Чыннан да чүп эшкәртү заводын бүген түгел ә “кичә” төзи башларга кирәк иде инде. Шунсыз әлеге мәсьәләне чишү юлы булмаячак. Моны Арча халкы да аңлый билгеле. Бу мәсәләне Европа илләре ярты гасыр ук хәл итеп, чүп эшкәртү заводларын төзеп куйган булсалар, безнең өчен бу яңалык, чөнки бу яктан шактый артта калдык. Мин бүгенге хәлне, үз вакытында халыкка бәрәңге иңдерүне мәҗбүр итә алмаган заман белән тиңлим. Ә бит әлеге эшкәртелмәгән чүп таулары, бүген үк Арча халкына зыян салып килә.

Алай гына түгел, авыллар кырында стихилия рәвештә калкып чыккан чүп таулары, беркем кулы тими, тирә якны агулап ята бит. Шулай ук мунча миченә “олактырган” пластик, резина, батарея, бер нинди фильтрация үтми зарарлы матдәләрне турыдан-туры атмосферага ыргыта бара. Әгәр боларны җыеп бер статистикадан исәпләсәң, замана технологиясе белән эшләнгән чүп эшкәртү заводы барыбер яхшырак икәнен ачыклау әллә ни кыенлык тудырмый, шулай бит!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әле бит шушы чүп тауларында тукланучы алай гына да түгел, шушы сый-нигъмәттә үрчеп, үзләренең колонияләрен зурайтканнан-зурайта барган: күсе, карга, төлке кебек хайваннарны исәпкә алырга кирәк. Күпме дәрәҗәдә сәламәтлеккә зыянлы микроблар таратыла алар тарафыннан. Шул ук 80нче елларга кайтсак, язга таба бары грипп эпидемиясе белән генә урынга егыла иде халык. Ә хәзер ел саен ничә генә төрле чир белән урынга егыла халык. Әйтик шул ук укшып, хәл китеп өчәр көн башны урыннан күтәрә алмый яту, бу чиргә дә ияләштек инде. Әй ел саен була торган эпидемия бит ул дип кенә куябыз.

Ә галим орнитологлар, ветеринарлар чаң кага. Шул колонияләрен зурайта барган каргалар, борчадан котылу өчен һәм ояларын җылы тоту өчен, күптәннән үз ояларына тәмәке төпчекләрен салып куярга өйрәнде инде. Ә алар күпме дәрәҗәдә тирә-якка зыян салып яталар. Бу галимнәргә билгеле, тик без генә ишетергә теләмибез.

Һәм Арча хакимиятенең әле проблеманы хәл итүен бүгенге көне белән, ярты елга артка кайтып карыйк әле. Әле ел башында гына чүп контейнерлары тулып, төрле кош-корт, йортсыз сукбай этләр, мәчеләр тарафыннан туздырыла килде. Ә хәзер Арчада чүп контейнерларын көненә ике тапкыр бушата башладылар, һәм, билгеле инде, Арча халкы иртүк торып эшкә кузгалганда бөтен ишегалдын тутырып чәчелеп яткан чүп юкка чыкты. Әйе ишегалларыннан чүп проблемасы юкка чыкты. Тик мәсьәлә хәл ителмәде әлегә. Чөнки физика кануны буенча: “Бер нәрсә дә бардан юк булмый. Юктан бар булмый”. Шуңа күрә райондашларга күперне чыгып беткәнче, ныклап уйларга кирәк, минемчә, һәм аңышырга: без әлегә күпернең уртасында торабызмы, әллә чыгып бетеп киләбезме инде?

Зиннур Тимергалиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре