КҮКЕЛЕ СӘГАТЬ
Бөек Ватан сугышы инде шактый еллар элек булса да аның кайтавазы әле дә булса яңгырап ала. Билгесез батырларның күмәк каберләре, суга баткан кораблар, йурман-чытырманлыклар арасына мәҗбүри рәвештә төшкән хәрби очкычлар әледән-әле табылып тора. Әйе, дүрт елга якын барган бу сугышның дәһшәтле салкын җиле кагылмаган гаилә юктыр илебездә...
Инде бу темага күп фильмнар төшерелде, экраннарга чыкты, бигрәк тә Советлар Союзы чорында төшкәннәре күңелгә якын. Тик, ни кызганыч, татар егетләре кылган тиңдәшсез батырлыклар турында фильмнар юк дәрәҗәсендә. Гәрчә Советлар Союзы батыры исеменә лаек булган милләттәшләр шактый, билгеле булганча, бу исемгә лаек булган милләттәшләребез сан буенча рус, Украина, Белоруслардан кала дүртенче урында.Татар телендә шушы темага карата тагын бер пьеса язасым килде, ( беренчесе - "Алма бакчасында" 2020 елда 4-5 клубта куелды) ."Күкеле сәгать" әсәре шундый уйланулардан соң туды. Еш кына сорыйлар, прототиплары кемнәр, кайда булган хәлләр сүрәтләнгән бу әсәрдә дип. Кем белә бит, бәлки пьесада сүрәтләнгән хәлләр чыннан да булгандыр, күп милләтле илебез халкы арасында үзебезнең татар егетләре әсәрдәге Рим кылган батырлыкларны калгандыр. Герда-Гөлнара кебек катлаулы-аянычлы тормыш юлы үткән ватандашларыбыз, Сәрби әби күк, кырыс Сәвит чорында да дингә тугры калган, баласына гына түгел, якын күрше тирәдәге яшьләргә дә үрнәк күрсәтеп гомер кичергән Ак әбиләр булмаган дип кем әйтә ала! Булган һәм
күп булган андыйлар дип уйлыйм. Үзләре шәхси тормышта көндәшләр булсалар да, бер-берсе өчен соңгы сынык ипиен бирергә әзер булган күршеләр Зифа-Роза образлары да чынлыкта да булгандыр, могаень.
Аля роле дә шулар рәтендә, тоткынлык авырлыгыннан сыгылмаган-сынмаганнар күп булган, шулай бит.
Инде шаян, шук, хыялый Сылу-Марслар, чык тамчысы күк саф яшьләр турында әйтеп торасы да юк, иманын камил. Гәрчә бу югарыда әйтелгән барлык геройлар тулысынча минем фантазиям булса да...
Инде шушы геройларны клубларыбыз сәхнәсендә уйнаган артистларыбыз турында берничә сүз әйтәсе килә. Әсәр уйнау өчен шактый катлаулы, комедия-мазар гына түгел, тарихи вакыйгалар өермәсе бөтереп ала, 1941-1945 , 1946 нчы еллар. Тарих тәгәрмәчен кирегә әйләндереп 1924 елга да кереп чыгабыз. Шулай да артистлар сынатмады, бик килештереп, җиренә җиткереп уйнадылар. Залда утырган тамашачы хатын-кыз затлары гына түгел, типсә тимер өзәрлек ир-егетләребез дә күзләреннән яшен сөртеп утырдылар.
Сәрби әби ролендә - Әхмәдиева Халидә, 44 ел авылда клуб җитәкләгән, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Роза ролендә - Минхаҗева Равия, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ул да 44 ел культура йорты җитәкчесе булып эшләгән.
Зифа ролен Рәмия Салихова башкарды, озак еллар мәдәният йортында хезмәт куйды, сәнгать җитәкчесе, соңрак җыештыручы булып эшләгән ( идәннәре көзге күк ялтырап торгач, басарга да куркып торасың - бик тырыш) . Әле аның оныгы Зифа да катнашты бит, ул Эльза булып уйнады, Молодца, 'булырдайның. . . билгеле " диләр бит, бу шушы кызчык турында!
Герда ролен, немец офицеры ролен оста башкарды Камалова Лилия, универсал артистыбыз уйнады. Тискәре герой (баштарак), авыр роль, колакка ятышсыз терминнар ( немец телен сүгенә торган тел диләр бит)
Сылу, Марс ролләрен талантлы яшь хезмәттәшләрем, Арча РДК сының, "Җидегән чишмә" халык театрының йөзек кашлары Адилә Нотфуллина, Илназ Абзаловлар уйнады.
Аля ролен, шулай ук Розаның яшь чагын яшь талант иясе, хезмәттәшем, Сикертән культура йорты җитәкчесе Рәзилә Гобәева уйнады, энесе Гобәев Рәзил немец солдаты булып уйнады, чын немец түгелме бу дип уйлап куйгаладым кайчак, килешле уйнады.
Күкеле сәгать ясаучы, смерш майоры Шарафетдинов Рим ролен үзем башкардым, биш төрле костюм белән чыгыш ясалды сәхнәдә. . .
Сүзне йомгаклап шушы артистларыбызга, аларның якыннарына, килгән, тамаша кылып, кул чабып безне иҗатка дәртләндереп утырган тамашачыларыбызга рәхмәт әйтәм, бәхет юллыйм!
Марсель Шәрәпов.
Сарай-Чокырча авыл клубы мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев