erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Күрешүләр рәхәт, рәхмәт

Ни арада уза гомер? Тагын бер ел үткән бит! Шушы матур очрашуны барыбыз да көткән бит!

Безне, ветераннарны, Арчаның 3нче мәктәбендә бик ачык йөз белән каршы алдылар. Башта концерт карадык. Җыр-биюдән тыш, ел фасылына туры китереп саф татар телендә “Уңыш җыю” әкиятен күрсәттеләр. Балалар үз рольләрен бик тырышып башкардылар. Укучыларның осталыгына сокланып утырдык, үзләрен алкышларга күмдек.

Очрашу мул өстәл артында дәвам итте. Без үзебезнең хис-тойгыларны сүзләр белән генә түгел, җырлап та әйтеп бирдек. Баян белән килгән хезмәттәшебез Дамир Таҗиев табынны һәрвакыттагыча җанландырып җибәрде. Килә алмаган хезмәттәшләребезне дә искә алып, мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгаларны сөйләшеп, дусларча җылы мохиттә ял иттек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Белем көнендә дә бер төркем ветеран укытучылар мәктәпкә килеп, коллективны яңа уку елы белән котладык. 
Рәхмәт очрашуны оештыручыларга. Без бик канәгать булдык. Алдагы елларда да шундый матур очрашулар булып торсын иде, дигән теләктә калабыз.

Наилә Миңнемуллина,
ветеран укытучы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев