erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Легендар укытучыбыз

Россия Федерациясе Халык мәгарифе отличнигы Нургазидә Җаббарова Шушмабаш мәктәбенең легендар укытучысы, авылның хөрмәтле кешесе. 9 майда 75 яшь тулды.

Кысна авылында 1950 елда туган.  Гаиләдә беренче бала. Кечкенәдән кызыксынучан, укытучы булырга хыяллана.  Әтисе Абдулла абый Бөек Ватан сугышы ветераны. Мәктәптән соң Казанга заводка эшкә керә.  Бераз эшләгәч, Казан Дәүләт Университетының  тарих-филология бүлегендә  кичен укый башлый. Укуын тәмамлагач, Биектау районы Алат авылы рус мәктәбенә укытырга юллама ала. 2-3 ел эшләгәннән соң, Шушмабаш мәктәбендә тарих һәм хокук белеменнән укыта. Нургазидә апаларын укучылар бик тиз үз итә.  Укытучылар коллективы белән  дә уртак телне тиз таба.  Туры сүзле, олы җанлы, җор телле укытучыны мәктәпнең   профсоюз оешмасы җитәкчесе  итеп  билгелиләр. Дәрес бирүдән тыш, буш вакытта, укытучылар коллективы белән елына 2-3 концерт, спектакльләр өйрәнеп, айлар буе шуны тирә-як авыл сәхнәләрендә дә  куялар, профсоюзлар арасында смотр-конкурсларда җиңәләр, бүләкләнәләр.

Мин үзем дә Нургазидә апаның укучысы. Ул дәресләрне илдәге вакыйгаларга, яшәешебезгә бәйләп аңлата иде, бервакытта да тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Аның күз карашы белән генә шелтәләп, кызыклы мисаллар китереп, аңлаешлы, гади итеп сөйләве бүген дә күз алдымда. Туган илне, туган җирне яратырга өйрәтте. Йомшак тавышы, тыныч кына дәрес бирүе, имтиханнарга төпле итеп әзерләве күңелгә кереп калган. Һәр зур теманы узгач, зачет ала  иде. Шул рәвешле ул безгә тарихның кешелек тарихын өйрәтүче фән икәнен, анда законнар да барлыгын төшендерде. Алган зачетлары, ул вакытларда авыр тоелса да, уку йортларына кергәндә бик кирәк булды.  “Төпле белем биргән укытучыгызга рәхмәт әйтегез”- дигән  сәламнәр алып кайтучылар да булды. Нургазидә апада белем алган егетләр: “Армиядә Нургазидә апаның дәресләре безгә политзанятиеләр узганда бик файдалы булды, бүтәннәр ике-өч тапкыр кергәндә, без бер керүдә зачетларны тапшырып чыга идек”, - дип искә алалар. 

Һәр укучының язмышын йөрәге аша уздырып, һәр укучыга якын килеп,  кулга-кул тотынып эшләргә тырыша иде ул. Укучылар белән сәяхәтләр оештыра, класстан тыш кызыклы чаралар уздыра.  Мәктәптә туган як музеена  (Бөек Җиңүнең 40 еллыгын каршылаганда)   нигез салып, анда мәгълүмат туплау эшенә  укучыларны да җәлеп итте. Узган ел  укытучылар көне уңаеннан укучысы Лилия Хөснетдиновадан, барлык укытучыларны бәйрәм белән котлап,  рәхмәт хаты килә. Хатирәләре белән дә уртаклашкан. “Мәктәптә укыганда Нургазидә Абдулловна җитәкчелегендә музей ачылды, - дип яза ул. - Без ул музейда яратып эшли идек. Миңа Нәкыйп Сафин турындагы стендның кураторы булырга туры килде. Еллар узды,  мәктәптән соң югары уку йортына кердек. Безне чит илдән килгән инвенсторларга тәрҗемәче итеп чакыралар иде. Америкадан килгән бер татар кешесе минем кайдан, кем булуым белән кызыксынды, Арча районыннан дип әйткәч, икенче бер тантаналы кичә вакытында мине Нәкыйп Сафинның улы белән таныштырды. Мин укыган Шушмабаш мәктәбендә туган як музее эшли, анда сезнең әтиегезгә багышланган стенд бар, аның кураторы мин идем дип,  әтисенең биографиясен тулысынча сөйләп бирдем. Бу кадәр мәгълүмат ишеткәч, урындыктан егыла язды танышым. Менә шулай, мәктәптә укыган белем генә түгел, класстан тыш эшләр дә кирәк булды миңа”.
    Кеше нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укучылары арасында юридик белем алучылар да күп. 
Нургазидә апа Шушмабаш егете Зөфәр Җаббаров белән кавышып,  матур гаилә коралар. Зөфәр абыйның энесе дә өйләнә,  ике килен, икесе дә укытучы,  кайната-кайнана белән зур гаилә булып яши башлыйлар. Укытучы хезмәте мәшәкатьле: дәфтәрләр тикшерәсе, киләсе дәрескә план язасы, илдә барган вакыйгалар, законнар белән дә танышып барасы бар. Дәресләрдән соң да - педсовет, класстан тыш чаралар, профсоюз тормышы, агитатор кебек җәмәгать эшләре.  Бу кадәр йөкне,  өйдәгеләре белән аңлашып, бер-берсенә ярдәм итеп башкарлар. Яңа йорт салалар. Башта кызлары Нәзирә, озак та үтми уллары Назил туа. Озаклап декрет ялларында утырырга да туры килми, кайнанасы Сафура апа белән кайнатасы Габделхак абый өйдәгесенә күз-колак булып, балаларны үстерергә булышалар. Яңа йорт әзер булгач, анда Зөфәр абыйның энесе гаиләсе  күченә. Өлкәннәр белән киңәшләшеп, Нургазидә апалар үзләренең олыгайган көннәрен дә уйлап, яңадан өй салу эшен башлыйлар. Нургазидә апага ирләр белән беррәттән төзү  эшләрен дә башкарырга туры килә. Зур тырышлыклар белән салынган яңа өйгә  өлкәннәр белән бергә күченәләр.

Тормыш җайланды гына дигәндә,  кайнатасы Габделхак абый авырый башлап, хәтерен югалта. Ару гына эшләп йөргән җирдән ире Зөфәр абыйга инсульт булып урынга кала. Шул кайгыдан кайнанасы Сафура апаны да инсульт аяктан ега. Нургазидә апа җаны-тәне белән якын кешеләрен дәвалау эшенә керешә.  Никадәр генә тырышмасын, тормыш ипәшен алып кала  алмый. Ышанычлы тормыш терәген югалту кайгысын бик авыр кичерә. Үзенең тәрбиясендә  калган өлкәннәргә бар игътибарын, көчен  багышлап юаныч таба. Тик яшәешнең үз кануннары, аларны да  бер-бер артлы соңгы юлга озата.

erid: 2VtzquYZ54a

Балалары бүген әниләренең төп таянычы. Авыр вакытларда ярдәм сорап килгән авылдашлары да: “Нургазидә апаның чын күңелдән әйткән йөрәккә үтәрдәй фикерләре, сүзләреннән тынычлык табабыз”, - диләр. Нургазидә апа күршеләре, авылдашлары, хезмәттәшләре, укучылары белән аралаша, саф һавада йөри, китап укырга ярата.

Хөрмәтле укытучыбыз Нургазидә апага сәләмәтлек телибез, балалары, оныклары куанычы белән тынычлыкта  яшәргә язсын.

Гөлшат Локманова, Шекә авылы китапханәчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев