erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Миграция мәсьәләләре буенча алдан язылырга мөмкин

Хөрмәтле гражданнар! Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча Эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге дәүләт хезмәтләрен алуга алдан язылу мөмкинлеге турында искә төшерә: • кабул итү сәгатьләрендә телефон аша: 8 (84366) 3-09-88, 8 (84366) 3-14-88; • бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша (gosuslugi.ru).

Кирәкле хезмәтне Сез шулай ук Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27 йорт адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәктә («Татарстан Республикасында МФЦ») ала аласыз.
Миграция мәсьәләләре бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге:
1. Россия Федерациясе территориясендә шәхесне таныклаучы Россия Федерациясе гражданины паспортларын бирү һәм алыштыру*.
2. РФ гражданнарын яшәү урыны буенча теркәү исәбен алу*.
3. Россия Федерациясендә миграция исәбен гамәлгә ашыру*.
4. РФ гражданинының РФ чикләреннән тыш шәхесен таныклаучы чит ил паспортларын рәсмиләштерү һәм бирү (шул исәптән электрон мәгълүмат чаралары белән).
5. Адреслы-белешмә мәгълүмат бирү.
6. РФ гражданнарын ирекле дәүләт дактилоскопик теркәвенә алу.
7. Чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирү.
8. Чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга Россия Федерациясендә яшәүгә рөхсәт бирү.

Искәрмә: * - йолдызчык белән билгеләнгән хезмәтләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлегендә дә, шулай ук күпфункцияле үзәктә дә күрсәтелә.
Өстәмә мәгълүматны телефон аша алырга мөмкин: 8(84366) 3-09-88, 8 (84366) 3-14-88 (кабул итү сәгатьләрендә).

Россия Эчке эшләр министрлыгының
Арча районы буенча Эчке эшләр бүлегенең
миграция мәсьәләләре буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре