erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Мин журналист булсам, батыр егетләребез турында ниләр язар идем?

Журналист һөнәрен мин бик катлаулы,авыр эш дип саныйм. Чөнки нинди генә хәл булса да, алар иң беренчеләрдән булып килеп җитәләр,үз гомерләрен куркыныч астына куеп,эшләрен башкаралар. Әгәр мин журналист булсам, төрле чараларны яктыртып, чын Кешеләр турында язар идем.

Бүгенге көндә ,гади тормышта  батырлык очраклары бик күп, аларның күбесен без белми дә калабыз. Мәсәлән, кайсыдыр авыл яки шәһәрнең гади генә бер малае ,суга батучы яки башка төрле куркыныч хәлдә калган кешегә ярдәм итә. Ул бу вакытта үзенең гомеренә куркыныч янавы турында уйламый да, шул кадәр тыйнак ул,хәтта ярдәм күрсәткәннән соң берәүгә дә сиздермичә китеп бара. Менә ул батыр егетне эзләп табып, аны халыкка таныту чын журналист эше !

Илебез шушы бер –ике елда гаять борчулы, тынычсыз тормышта яши. Әлбәттә,без мәктәп укучылары, үзебезнең гадәти тормышыбызны дәвам итәбез : мәктәптә белем алабыз, тамагыбыз тук,өстебез бөтен. Ә менә шул вакытта хәрби операциядә катнашкан батыр егетләр ,үзләренең гомерләрен аямыйча,безнең шушы матур тормышыбыз ,якты киләчәгебез өчен, илебезне яклап сугыш хәрәкәтләрендә катнашалар. Мин журналист булсам, алар турында , һәрберсе турында аерым язар идем. Алар арасында ил Геройлары,орден-медаль ияләре һәм гади солдатлар да бар. Ләкин кемнәр генә булсалар да, алар минем уемча чын батырлар . Аларның үз теләкләре белән ,әти-әниләрен,гаиләләрен, эшләрен, шушындый матур, тыныч тормышны калдырып , сугышка китүләре генә дә, бик зур батырлык дип саныйм мин.

Кызганычка каршы, сугыш югалтусыз булмый шул,күпме лачындай егетләрнең  яу кырында гомерләре өзелде, күпме әти-әниләргә, якыннарына югалту ачысын татырга ,гомергә бу югалту белән яшәргә калды.
 Мин ,журналист буларак,батыр егетләрнең биографияләрен,тормыш юлларын өйрәненер идем. Шундый көчле рухлы,нык ихтиярлы кешенең тормыш юлы да гаять матур,якыннары ,әти-әниләре дә ихтирамга лаеклы кешеләрдер дип саныйм мин,чөнки батыр йөрәкле егет кемнәндер үрнәк алып үскән һәм тәрбияләнгән . Аның янәшәсендә матур батырлык үрнәге, гади һәм шул ук вакытта башкаларга үрнәк булырдай кешеләр яшәгән.Менә иң беренче шулардан башлар идем мин : аны тәрбияләп үстергән якыннары, ул укыган мәктәп ,ул эшләгән оешма, дуслары турында белешмә җыеп, батырның тормыш юлын тулысынча яктыртыр идем. Үз чиратында, мин батырның исемен мәңгеләштерү эшенә дә үз өлешемне кертеп, ул укыган мәктәпкә яисә ул туган йорт урнашкан урамга аның исемен бирү,һәлак булганнарның да,исән –имин хәрби операциядә катнашуны дәвам итүчеләрнең дә исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк дип саныйм мин. Батырның тормыш юлын өйрәнгәннән соң, мин бик тә батырның үзе белән куреп сөйләшер идем,моның өчен аның ялга кайткан вакытын туры китереп,аның янына барып,интервью алыр идем. Күпме авырлык, югалту күргән,газаплар кичкән,ләкин барыбер чын Кеше булып калган Батыр белән әңгәмә кору,ул минем өчен бик зур горурлык булыр иде.

Ә язмама мин : “Сезнең кебек батырлар –безнең горурлыгыбыз “ дип исем бирер идем.Тагын бер бик зур теләгем бар : исән батырлар турында күбрәк язырга туры килсен иде миңа, шулар үрнәгендә, шулар янәшәсендә, алар белән горурланып яшәргә язсын иде барчабызга да. Дөньяларыбызга кабат тынычлык кайтсын,батыр егетләребез исән-сау әти-әниләре,гаиләләре янына әйләнеп кайтсыннар,һәлак булганнар турында бер кайчан да онытмасак иде.  
 

Фазулзянов Инсар 8 сыйныф 
C.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев