«Минем улым юк. Минем өчен юк. Кит...»
“Әни”, дип янына бардым. Ә ул мине кабул итмәде. Танымаганга сабышты. Күзләреннән күрдем – таныды.
Газетагызның алдагы саннарының берсендә яңа туган баласын хастаханәдә калдырып чыгып китәргә теләгән хатын турында укыдым.
Ярый, аның янында якыннары булган, баланы калдырырга ирек куймаганнар. Соңыннан әнисе үзе дә сөенгәндер. Ә менә мине әни алмаган. Табибларны да тыңлап тормаган. Чыгып киткәндә хәтта кычкырып ашарга сорап елап яткан сабыена борылып та карамаган. Ә әти-әнисе кызларының бала табуы турында белми дә калган. Әти кеше кайда булган, дисезме? Әни аның кем икәнен дә белмәгән. Чөнки егетләре бик күп булган...
Язманың дәвамын газетабызның 7 апрель саныннан укый алсыз
Илшат
Арча-Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев