Муса Җәлилгә хат
Гөберчәктән Халидә Габидуллина Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Солдат альбомы» бәйгесендә «Мусага хат» номинациясендә 2 нче урынны ала. Котлыйбыз!
Хәерле көн, Муса! Кайнар сәламнәремне Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылыннан юллыйм. Сиңа Муса дип кенә эндәшәм, чөнки син бүген дә яшь. Әллә теләк теләгәндә мәңге яшь булып кал диеп әйттеләр микән? Белмим...
Муса, мин синең җырга тиң шигырьләреңне укып үскән буын вәкиле. Иреккә омтылган, илебез фашистлардан азат ителәчәгенә ышаныч тудырган, намус һәм батырлык үрнәге күрсәткән шигырьләреңне бүген дә укыйм. Шигырьләрең арасыннан “Сәгать”не укып, вакытның кадерен белергә, һәрнәрсәне үз вакытында эшләргә өйрәндем, “Кызыма” бишек җыры белән балаларымны йоклаттым, “Беренче дәрес” аша балаларымны тырышып укырга өндәдем. Ә менә “Кошчык” аша синең күргән михнәтләреңне, киләчәктә мәңге үлмәс иҗатыңның туган илеңә кайтачагына ышанычыңны югалтмавың, кошчык аша җыр итеп кайтаруың белән горурландым, көрәшне каләм белән алып баруың, өмет утын сүндермәвең, киләчәк буынга яшәр өчен зур ышаныч тудыруың өчен олы рәхмәтемне юллыйм. “Чәчәкләр”не укыганда әле дә күз яшьләрем ага. Ни өчен дисеңме? Чөнки минем әтием дә синең Чулпаның шикелле әтисез үскән. Аның да әтисен шул сугыш йоткан. Яралы йөрәк озак яши алмады, мине дә ятим итте, әтием иртә китте...
Муса, синең “Ана бәйрәме”ң һәркемнең йөрәге аша үткәндер, чөнки бу шигырьнең һәр юлы олы фаҗига, зур кайгы, кайнар күз яше белән уралган. Ананың өзгәләнеп әрнүе, өмет аша балаларының исәнлегенә ышануы, батыр уллар үстерүенә горурлануы кемне генә битараф калдырыр икән? Муса, синең бу шигырең бүген дә бик актуаль. Чөнки кабат ил күгендә козгыннар оча башлады. Алардан котылырга, илебез тынычлыгын сакларга синең иҗат рухыңда тәрбияләнгән уллар киттеләр. Аларны сагыш утында янган Аналары, хатыннары, балалары, без зур җиңү белән исән-сау кайтуларын көтәбез. Кайбер аналар, хәтта “Аяксыз” шигыреңдәге шикелле генә кайтса да куаныр идек дип улларын көтә. Кызганыч, сугыш корбаннар таләп итә шул.
Муса, син бүгенге вәзгыятькә карата нәрсә диеп әйтер идең? Ә, аңладым мин сине: көрәшергә, бирешмәскә, үз илебезне, туган телебезне сакларга, якларга кушасың. “Мин очлы каләм белән көрәштем, җиңү таңы тиздән киләчәгенә ышандым, җырларым белән фашистны җиңдем, үлгәндә дә елмаеп үлдем”, - дисеңме? Әйе, бу гамәлең белән син, синең көрәштәшләрең яшь буынга өлге булып тора, аларга патриотик тәрбия бирә, туган илен яратырга, тынычлыкның кадерен белергә, кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча, горур булып яшәргә өйрәтә. Син, гади шагыйрь, иҗатың аша көлдерәсең дә, елатасың да, уйланырга да мәҗбүр итәсең.
“Хыял”ың миңа һәрчак канат куя, чөнки хыялсыз кеше – канатсыз кош ул. Тормышта хыялың булмаса, киләчәккә максатларың да булмас, өмет канатың да сынар иде. Ярый әле син бар, хыял! Кешелек дөньясы “Таш капчык”сыз иректә, рәхәттә, тынычлыкта, муллыкта яшәсен иде. “Табут”ның да кешегә вакытлы вакытсыз кирәге чыкмасын. Муса, язарга онытканмын, Волхов фронтында сугышкан кайбер авылдашларым, хәтта кодамның әтисе Нургали Гарифуллин да яраланып, фашистлар кулына әсирлеккә төшкән бит. Алар да Германия төрмәләрендә газап чиккәннәр. Бәлки, син аларны да күргәнсеңдер... Нургали Гарифуллинны төрмәдән 1945 елда Совет солдатлары коткарган. Ләкин НКВД органы аларны туган якларына кайткач тыныч кына яшәтмәгән, гел эзәрлекләп, сорау алулар белән җәзалаган. Андыйлар авылдашлары, туганнары ягыннан да кимсетелгән, түбән мөнәсәбәткә дучар булганнар. Шулай да, татар горур халык, алар башларын иеп мескенләнмәгәннәр, намуслы хезмәтләре белән тормышта үз урыннарын тапканнар, куйган максатларына ирешеп яшәгәннәр. Ярый, Муса, язар сүзләр бик күп, ләкин хәзергә җитеп торыр. Син халкыбыз никадәр яшәсә, шулкадәр яшәрсең! Бөеклегең артып кына торыр! Хуш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев