erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Нур”лылар – фестивальнең абсолют җиңүчеләре

Фестивальгә барысы 300 гариза бирелгән, ә соңгы этапка бөтен республикадан 75 иң яхшы яшь хәбәрче катнашкан, шуларның 18е – Арчадан килгән егет-кызлар

21-25 июньдә Арчаның «Нур» балалар телестудиясе хәбәрчеләре «Алтын каләм» XXVIII Республика яшьләр матбугаты фестиваленең йомгаклау этабында катнаштылар.

Финалга чыгу бик җиңел булмаса да, ярты ел дәвамында балалар онлайн осталык дәресләрендә катнаштылар, остазлар белән очрашуларга йөрделәр, өй эшләрен башкардылар, шулай ук күчмә дәресләрдә үз осталыкларын күрсәттеләр.

Йомгаклау этабында катнашучылар Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең танылган эшлеклеләре белән матбугат конференцияләрендә, осталык дәресләрендә күп кенә яңа теоретик белемнәр үзләштерделәр, ә иң мөһиме – төрле юнәлешләр буенча практик күнекмәләр алдылар.

Безнең басма хәбәрчеләребез ике көн эчендә рус һәм татар телләрендә дүрт журнал чыгардылар, телевидение юнәлешендә укучылар ике тапшыру төшерде: татар телендә ток шоу һәм рус телендә мәгълүмати – күңел ачу программасы. Радио юнәлеше буенча балалар видео һәм аудиоязма форматында бишәр тапшыру яздырдылар, фотографлар фестивальдә үткәрелә торган һәр чарада эшләде, смм-белгечләр эшчәнлекне социаль челтәрләрдә яктыртты.

Егет-кызларыбызның талантлары һәм тырышлыклары югары бәяләнде. Тугыз укучы җиңүче дип танылды. Ә фестивальнең иң зур бүләге Гран-прига Әнвәр Мөхетдинов лаек булды. Аңа КФУның Югары журналистика мәктәбендә бюджет нигезендә уку мөмкинлеге бирелә.

Фестивальдә үткәргән вакыт бик файдалы булды. Балалар күп белем, осталык, идеяләр туплады. “Нур” телестудиясендә эшчәнлек хәзер яңа көчләр белән, яңа форматта алып барылачак. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Телевидение” номинациясе җиңүчеләре:
Зәрина Әльтапова – 1 урын;
Камилла Абдрахманова – 2 урын;
Нариман Сәлахов – 2 урын;

“Радио һәм подкастлар” номинациясе:
Гөлназ Нәбиуллина – 2 урын;

“Рус телендә басма журналистика” номинациясе:
Денис Лексин – 3 урын;

“Татар телендә басма журналистика” номинациясе:
Азалия Сабитова – 1 урын;

“Фотожурналистика” номинациясе:
Илназ Галимов – 2 урын; 
Ралина Хәбибуллина – 3 урын.

Камилла Абдрахманова, “Нур” берләшмәсе укучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев