Өчебез дә исән әле
“Ватаным Татарстан” гәҗитеннән Нәсил Шәйхетдиновның “Арбалы хатыннар” дигән мәкаләсен укыгач, минем күңелдә дә балачак хатирәләре уянды. “Әни эштән кайткач, аш пешерер иде. Әйтергә генә ансат, он юк, бәрәңге юк, керосин юк, тоз юк, чәй юк, сабын юк, ә аш пешерергә кирәк. Җәй уртасында тирә-якта кычыткан, кузгалак бетте. Сыер, сарык, кәҗә аларны ашамый, без ашап бетердек...” – дип яза ул. Мин дә шул буын баласы.
Без, сугыш елы балалары, кычыткан ашы, өшегән бәрәңге, алабута күмәче ашап, ачлы-туклы үскән буын. Тамагың ач булса, черек бәрәңге кәлҗемәсе дә кайвакыт бик тәмле була икән. Бер иптәш кызларымда бәрәңге кәлҗемәсе ашаган һәм аны бик яраткан идем. Язның бер көнендә без дә (Минзифа, Венера, мин) урамыбыздагы малайларга ияреп, үзебездән ерак түгел басуга өшегән бәрәңге җыярга киттек. Безгә 5-6 яшьләр тирәсе, ә малайлар бездән 3-4 яшькә зурраклар. Басуга кереп киттек. Шунда малайларның берсе, әнә теге якта күп ул бәрәңге, ну, ерак, дип әйтеп куйды. Минзифа белән Венера малайларга ияреп туры гына киттеләр, ә мин теге малай күрсәткән якка борылдым. 10-15 адым бардыммы икән, пычрак эченә кереп тә баттым. Бу – су җыелып торган иңкүлек булган, теге малай юри шаярткан икән. Минем аягымда ике кат йон оекбаш белән кигән әниемнең өр-яңа диярлек зур галошы. Галошның берсен тартып алганда икенчесе белән батам. Шулай азапланып ятканда, малайлар да күреп кире килделәр, ләкин берәүнең дә саз эченә керәсе килмәде. Галошларны саздан алып булмады, шунда калдылар. Сыңар оекбашым да төшеп калды, көчкә чыктым. Оекчан килеш елый-елый өйгә йөгердем. Әни эштә, аякларны юып, юрган астына кереп яттым. Эштән кайткач, әни мине авырый дип белде, аннары аңлап алгач, малайларны түгел, әйтми, сорамый йөргән өчен мине ачуланды. Теге малайның әниләренә кереп чыкты, әнигә бик иске генә, ташлый торган галош биреп чыгарганнар. Ә әни галошы әле өр-яңа диярлек иде. Атнамы, 10 көнме узгач, җир кибә төшкәч, галошны алып кайтканнар, бирделәр. Нишлисең, малайлар шуклыгы инде, тавышланып йөрмәде әни, мин генә шактый вакыт авырып, йөткереп йөрдем. Өшегән бәрәңгегә баруымның бу беренчесе һәм соңгысы булды.
Бу вакыйгадан соң ашый торган таза бәрәңге белән алмаштырып алып, берничә мәртәбә ашатты әни ул кәлҗемәне. Тагын бер тапкыр күрше кызларында ашадым. Ул пешеп җитмәгән булганмы, бик тәмсез иде, мин костым, андый әйберне башка ашамадым. Ач булгач, халык җир кардан ачылу белән үк җыярга чыга иде ул бәрәңгене. Венераның абыйсы, Минзифаның әнисенең энесе дә җыялар. Алар ул кәлҗемәне урамга алып чыгып та ашап йөриләр, ач карынга бара инде ул үзе, бу сыйларын миңа да бирәләр, ләкин мин алмыйм, теге вакыттан соң ашыйсым килми инде аны. Бу берара гына, кыска вакытлы гына сый булып ала, аннары җирне сукалыйлар. Авыр вакыт җитә. Он, ярма ише әйберләр күптән беткән, күп кешенең бәрәңгесе утыртырга да җитми, аны да санап кына тоталар. Халык үләнгә күчкән... Җәй урталарында авылда үләне дә беткән, менә шул вакытта авылымның халкын мәрхәмәтле урманыбыз коткарган.
...Тамаклар ач булгач, уйныйсы да килми. Кайбер көннәрдә станциягә баручыларның берәрсенә ияреп (сиздермичә генә) урман буеннан гына җиләк ашап төшәбез. Безне кайвакыт күреп, ярты юлдан борып кайтарып җибәрүчеләр дә була. Ә бервакыт бездән алда баручы апай урман буена җиткәч кенә туктап, рәтләнеп алырга булган һәм шунда безне күреп алган. Ул без килеп җиткәнне көтеп торды, без моны сизеп, әкрен бара башладык. Сөйләшеп аңлашкач, апаебыз безне көтеп торып ашатты җиләкне, аннары безне юлның шактый өлешен узганчы карап та торды әле, кире борылып килмәсеннәр дигәндер. Озак көтмәгәндер инде ул, шулай да без җиләк ашап кайттык, бераз сәрдә үләне дә эләктердек. Бу – тимер юлда эшли торган Гөлбикә исемле апа булган (күптән вафат инде), бу турыда әниләребезгә сөйләгән. Безгә әниләрдән ярыйсы гына эләкте, без өч 5-6 яшьлек балалар үзебез генә урманга йөрибез бит. Урманда ни булмас, җитмәсә еллары да хәвефле вакытлар. Әниләр безне өйдә бикләп калдыра башладылар. Бикләп дигәч тә, ишеккә ачкычсыз йозак кына элеп куялар инде. Кемдер килеп, берәр сәбәп белән беребезне чыгарса, ул калганнарыбызны чыгара. Без – тагын иректә. Без – тагын табигать кочагында...
9-10 яшьләрдә инде без (Минзифа, Венера, мин) җиләк җыяр өчен тырыс, савытлар алып йөри башладык. Әниләр эштә, без һаман үз иркебездә. Куркыныч еллар, урманны икегә ярып поездлар үтә. Урманда ни булмас, качкыннар да бар, диләр. Хуҗалыклардагы базлардан бәрәңге, катык-сөт, оядан йомыркалар, хәтта тавыклар югала икән. Кайберәүләр урманда таныш булмаган кешеләрне очраталар. Без дә куркабыз, ә ашыйсы килү үзенекен итә. Кайвакыт курка-курка гына тимер юл буена чыгабыз. Анда урманда эшләүчеләргә бүлеп бирелә торган кишәрлекләр бар. Кәҗә сакалы, какы, кузгалак, балтырган шикелле ашарга яраклы үләннәр дә шунда үсә, ләкин анда керергә ярамый. Качып кына кереп, тиз генә шуларны җыябыз. Печән арасында бик эре җиләкләр дә була, аларны да шунда ук капкалап алабыз. Болар барысы бик тиз, 4-5 минут эчендә эшләнә. Аннары йөгерешеп, урман эченә кереп китәбез дә, шул үләннәр белән тамак ялгыйбыз, җиләк җыябыз. Тавышланмый гына йөрибез, савытларны тутырганчы шактый йөрергә туры килә. Сәрдә чәйнәп, җиләк ашап тамакны тагын бераз алдап торабыз, арыйбыз, бик каты эчәсе килә. Урман буенда, кайбер җирдә урман эчендә дә яңгырдан соң су җыелып калган урыннар була. Менә шунда башыбыздагы яулыкларны салып, яулык аркылы шул суны эчәбез. Аннан атлар да, арба тәгәрмәчләре дә ничә тапкырлар үткәндер инде, чебен-черкиләре дә мыжлап тора, аларны кул белән чайкап кына атабыз, җирәнү дә, шикләнү дә юк. Суны эчәргә дә җайлы түгел әле, пычранып бетәбез, яулыкның уртасыннан эчкәндә, кырыеннан черкиле су да килеп кушыла... Ләкин ул су бик тәмле була, җиләккә барган саен (әгәр ул кипмәгән булса) кайтышлый шул суны эчәргә ашыгабыз. Күпме эчтек икән без ул суларны?!! Ничек беребез дә чирләмәгәнбез.
Еллар үтте, ач, ялангач балачак артта калды. Дөнья үзгәрде, тормыш рәтләнде. Язмыш та, тормыш та безне нык сынады, ләкин бирешмәдек, югалып калмадык, үстек, укыдык, эшләдек, гаилә кордык. Бүгенге көндә без өчебез дә (Минзифа, Венера, мин) исән-сау, оныклар үстерәбез, оныкчыклар көтәбез. Минзифа, Венера гаилә корып Казанда яшәделәр, мин – Арчабызда. Очрашкач, кычыткан шулпасы, алабута күмәче, бәрәңге кәлҗемәсе ашап, ничек бу яшькә җиттек икән, дип гаҗәпләнәбез. Кем белә, Аллаһ Тәгалә иртә киткән әниләребезнең, яуда ятып калган әтиләребезнең гомерләрен дә өстәгәндер бәлки безнең гомерләребезгә. Һәр туган көнгә сөенеп, яшәү ямен, тормыш кадерен белеп, шатланып, булганына шөкер итеп, әкрен генә бер көйгә яшәп ятабыз әле. Илләр генә тыныч булсын!
Роза Шәйхетдинова.
Чөмә-Елга – Арча
Румия Надршина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев