erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Онытылмас хатирә

Технология дәресендә 5-8 сыйныф укучылары махсус хәрби операция символикасы һәм мәктәп атамасын чигеп кулъяулыклар әзерләделәр.

Башта Шушмабаш авылы җирлегеннән мобилизацияләнгән солдатларның гаиләләрен барладылар. Барлап кына калмадылар, Сәрдәбаш, Шушмабаш, Носы авылларында уллары, ирләре мобилизацияләнгән гаиләләрдә булдылар. Укучылар батыр ир-егетләрнең хәлләре белән кызыксындылар, әти-әниләренә, туганнарына, тормыш иптәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Очрашу ахырында чиккән кулъяулыклар тапшырдылар һәм ашыйсы ризыклары, эчәсе сулары өзелмәсен дип теләп, символик күчтәнәчләр – түгәрәк икмәк, пачкалы чәй бирделәр. Һәр очрашу укучылар өчен онытылмас хатирә булды.

Ир-егетләр туган авылларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар, дөньялар имин булсын дигән теләктә калабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фирая Мортазина,

Носы мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев