Орлыктан башлап — уңышка кадәр: китапханәдә тәҗрибә уртаклашу
17 февраль көнне Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсендә, өлкән буын китап укучыларыбыз белән бик тә файдалы һәм эшлекле очрашу булып узды.
Без тиздән җитәчәк бакча эшләре турында сөйләштек. Мәскәү шәһәреннән бирле яздырып орлыклар алып, үз бакчасында тәҗрибә ясаган Шадалиева Дания апай ирешкән уңышлары турында сөйләде.

Татарстан Республикасының атказанган агрономы Муртазин Рүзәл абый бәрәңге утырту, орлык сайлау, бәрәңге җирен эшкәртү турында, парниктагы балчыкны корткычлардан, авыртулардан арындыру буенча бик күп киңәшләрен бирде.
Бик матур чәчәкләр үстерүче Сибгатуллина Нурия үзенең файдалы киңәшләре белән уртаклашты. Чарада катнашучы өлкәннәребез кызыксындырган сорауларына җаваплар алып, очрашудан кәнагать булып, көз җиткәч үстергән уңышлары белән “Уңыш бәйрәме” уздыруны планлаштырып таралыштылар.
Яңа Кенәр авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлшат Нәбиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев