erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Рәхмәт сезгә, батыр егетләр һәм кызлар!

Зур Бирәзә авылыннан Мөнирә Хөсәенова яза.

Миңа Арча үзәк хастаханәсенең хирургия-травмотология бүлегендә дәваланырга туры килде. Бу үзәктә табиблар, шәфкать туташлары иң авыр, катлаулы, җаваплы хезмәт башкарганнарын күреп, аларга булган хөрмәтемне, рәхмәтемне газета аша әйтергә булдым. Көнне - төнне исәпкә алмыйча кеше гомерләре өчен көрәшүче ир-егетләргә, ару-талуны белмәс шәфкать туташларына, ярдәмчел, тырыш санитаркаларга сокландым. Алар үзара дус, бер-берсенә карата игътибарлы, бердәм. Авыруларга вакытында ярдәм итеп, якты йөз, тәмле телләре белән, үтенечләрне тыңлап, һәр эшне  җиренә җиткереп намус белән башкаралар. Монда һәр җирдә чисталык. Бу санитаркаларның үз эшләренә җаваплы карауларын күрсәтә.

Болар барысы да  район хастаханәсенең берничә районга хезмәт күрсәтүче травмотология үзәге җитәкчесе, травмотолог-ортопед Рамил Рафиловичның үз эшенә җаваплы каравын, оста, таләпчән табиб, җитәкче булуын күрсәтә. Ул атнаның 7 көнендә палата саен авыруларның хәлен белеп, карап, йөреп чыга. Аның командасы да үзе кебек ару-талуны белмәс батыр егетләр, уңган кызлар. Барысы да бер дулкында үз хезмәтләрен яратып, намус белән башкаралар.

Тәмле кайнар ашларны якты йөз, тәмле тел белән өләшүче Фәния ханымга да бары тик рәхмәт сүзләре генә.

Рәхмәт сезгә, кеше гомере өчен ару-талуны белмәс батыр егетләр һәм кызлар! Сезгә тазалык-саулык, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә сабырлык, гаиләләрегезгә бәрәкәтләр телим. Исән-сау халыкка хезмәт күрсәтергә язсын!

Мөнирә Хөсәенова.

Зур Бирәзә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре