Рәхмәт, сезгә ветераннар!
Илебездә 1991 елдан башлап октябрь башында өлкәннәр көне уздырыла.
Бүгенге көндә Яңа Кенәрдә 586 пенсионер яши. Соңгы биш елда пенсионерлар саны шактый кимүгә барды. Моңа 2020 елда башланган коронавирус тәэсире дә булды. Пенсия яшен дә арттырдылар. Билгеле инде, картаеп, авырып вафат булу очраклары да бар. Безнең Яңа Кенәрдә 90 яшен узган 17 кеше исәпләнә. Быел биш пенсионерыбыз 90 яшен тутырды. Менә кемнәр алар: Мәүлихә Латыйпова, Канизә Сәйфуллина, Зәкия Хәйдәрова, Рәисә Касыймова һәм Яхъя Әхмәдуллин. Мәүлиха апа Латыйпова Яңа Кенәр агач эшкәртү комбинатында эшләп, пенсиягә чыкты. Канизә апа Сәйфуллина Яңа Кенәр терлек симертү совхозында эшләде. Зәкия апа Хәйдәрова Яңа Кенәр мех комбинатында хезмәт итте. Раисә Касыймова Яңа Кенәр хастахәнәсендә бала тудыру бүлегендә акушер-фельдшер булып эшләп, лаеклы ялда. Яхъя абый Әхмәдуллин “Яңа Кенәр сельхозтехникасы“нда эшләгән ветеран. Заманында һәркайсы намуслы һәм мактаулы хезмәт иттеләр. Исән-сау булсыннар!
Бездә сугыш чоры балалары 77 ветеран бар. Тыл ветераннары дүртәү.
...1991 еллар. Бу чорларны һәркем яхшы хәтерлидер. 1991 елның 19 августы. ГКЧП, СССР яшен тизлеге белән таркалды. Бәяләр котырып үсә башлады. Товар кытлыгы, саклык банкларында акчалар янды. Күп кенә җитештерүче предприятиеләр банкротка чыгып ябылды. Эшсезлек артты. Хезмәт хакларын тоткарлау, кешедә алдагы көннән курку барлыкка килде. Яңа Кенәрдә дә СССР вакытында гөрләп эшләп килгән оешмалар ябылды. Шул сәбәпле бүген 236 пенсионерның лаеклы ялга чыккан оешма-предприятиеләре юк. Бик кызганыч, аларны эшләп пенсиягә чыккан предприятие исеменнән искә алучы да юк.
Сугыш чоры балаларының быел иң яшенә дә 80 тулды. Бүгенге өлкәннәребез ил белән бергә бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган, аны сугыш тартып алган. Сугыш елларында тормыш бигрәк тә авыр була. Ачлык-ялангачлык. Ә инде сугыштан соң да хәерчелек хөкем сөрә. Авыл җирендә яшәүче колхозчыларның тормышлары бигрәк тә авыр була. Төрле салымнар, заемнар түләттереп азаплыйлар. Бушка таякка эшлиләр. Ел буе эшләгән хезмәт көненә көзен уңыш җыеп алгач икмәк бирәләр.
1962 елда гына колхозчыларга бер хезмәт көненә 5 тиен акча түли башлыйлар.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан өлкәннәр картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Әби-бабайлар бүгенге көнгә, тормышка бик шөкер итә. Без күргәнне балаларыбызга, оныкларыбызга күрергә язмасын, диләр. Алар дога, намаз саен илләребез, күкләребез берүк тыныч булсын, сугышлар гына булмасын, дип телиләр. Ләкин бик үк имин, тыныч түгел дөньялар. Ватан чикләрен якларга киткәннәр тизрәк исән-сау туган якларына, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар иде.
Рәхмәт сезгә ветераннар, бу тормышта куйган хезмәтләрегез, кылган игелекләрегез өчен! Бүгенге җитешле, мул тормышта яшәвебездә сезнең зур хезмәтегез, өлешегез бар. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый яшәвегезне телим!
Габделбәр Сабиров, Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев