erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арча укучылар сараенда районкүләм хәрби-спорт уеннары узды

“Сафта” дип исемләнәгән хәрби-спорт уенын тантаналы ачуда Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Азат Вахитов катнашты

Укучылар Сарае  директор урынбасары Айгөл Галяветдинова: “Әлеге хәрби-спорт уеннарының максаты балаларда   патриотик хисләр тәрбияләү, төрле экстремаль ситуацияләрдән  чыгу юлларын таба белүне, сәләмәт яшәү рәвешен тәрбияләү”, - диде.

 

Ярышлар да 22 командадан ике яшь категориясендә 100гә якын бала катнашты.

Беренче этапта һәр командадан ике   катнашучы  квадрокоптер белән идарә итеп, төрле биремнәр  үтәделәр.  Укучылар өчен бу күнегүләр  җиңелдән булмады, шуңада карамастан, Лесхоз, Шушмабаш һәм Арчаның 1нче мәктәбе укучылары үзләренең әлеге этапта  осталыклары белән башкалардан аерылып тордылар.

 

Икенче этапта катнашучылар электрон коралдан мишеньга аттылар. Әлеге   биремдә  кызларның да егетләрдән калышмыйча  төз атуларын әйтеп китмиче булмый.  

Ябык бинада ориентлашу  этабы  бик кызу һәм киернеке барды. Катнашучыларга номерлар һәм карта бирелде. Шул карта буенча алар  дистанцияне үтеп чыктылар.

erid: 2VtzqxY7mBH

Әлеге хәрби-спорт уены беренче тапкыр узса да, укучылар  барлык сынауларны да уңышлы уттеләр. Бу көнне Укучылар Сарае гөрләп торды.

 

– Иң авыр этап һәм шул ук вакытта кызыклырак  этап, квадрокоптер белән күнегүләр ясау булгандыр. Чөнки әле  барлык укучыларның да бу сынауны узарга әзерлекләре юк  иде, - диде чарада катнашучы, Арчаның 1нче мәктәп укучысы Мурад Гарипов.

Катнашучыларның һәрберсе бу хәрби-спорт уеннары ешрак оештырылсын иде дигән теләк  белдерде. Ә нәтиҗәләргә килгәндә “Сафта” хәрби-спорт уены йомгаклары буенча урта яшь төркемендә Арчаның 6нчы мәктәбе командасы 3нче урынны, 2нче мәктәп 2нче урынны алды. Өлкән яшьтәгеләр төркемендә Иске Чуриле мәктәбе командасы - 3, Шушмабаш мәктәбе командасы - 2урынны яулады. Ә Арчаның 1нче мәктәбе командасы икеяшь  категориясендә дә 1 урынны яулады.

Диана Биккинаева, “Нур” балалар телестудиясе.

ФОТОЛАР: https://vk.com/album-185727872_305333866

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев