erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сәрдәбашта Питрау бәйрәме узды

Бәйрәмне Сәрдәбаш авылы клубы каршында эшләп килүче “Туым җондызы” керәшен халык фольклор ансамбле башлап җибәрде.

50 ел бергә гомер иткән Вера һәм Михаил Архиповларны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Быел армиядән кайтучыларны да мәйдан түренә чакырдылар. Аларга матур теләкләр әйтеп, бүләкләр бирделәр.

Питрау – керәшеннәрнең көтеп алган зур бәйрәмнәренең берсе. Аның асылын аңлаган кеше бу көнне табигатькә мөмкин кадәр якынрак булырга, электән килгән йолаларны үтәп, бәйрәмне күркәм итеп үткәрергә тырыша. Питрау үтте – жәй үтте, дип тә әйтәләр. Шулай ук Питраудан соң кошлар сайраудан туктый, диләр. Питрауда жыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, бу көнне әзерләнгән мунча себеркесе аерата шифалы икән. Шушы матур бәйрәмнең үзебезнең Сәрдәбаш авылында үтүе дә – бик куанычлы вакыйга. Табигатьнең иң ямьле җирендә тайгага тоташучы урманнарга сыенып утыра бу авыл. Аның тирә–ягындагы җиләкле болыннары, мул игенле басу – кырлары, каз – үрдәк тулы инешләре, челтерәп аккан чишмәләре җанга рәхәтлек бирә, эшкә дәрт өсти. 

Һәр авылның үзенә генә хас эш осталары, һөнәр ияләре була. Ә Сәрдәбаш авылы үзенең гөсләчеләре белән данлыклы. Авылның гүзәллегенә кушылып, авылның борынгысы һәм бүгенгесен күзгә күренмәс кыллар белән тоташтырып, гөслә моңы агыла. Әйе, гөслә моңы! Гөслә кылларыннан чыга ул әлеге сихри моң. Күңел түренә үтеп керүче көй аша борынгы бабаларыбыз авазы ишетелеп киткәндәй була. Мәскәүләргә кадәр барып чыгыш ясап, бик күп бүләкләргә ия булган данлыклы гөсләчеләре бар.

Бәйрәмдә хезмәт алдынгылары бүләкләделәр. Капчык киеп, кашыкка йомырка салып, су белән тулы чиләк-көянтә белән узышу, авыз белән су эчендәге алманы алу, ирле-хатынлы тизлеккә утын кисү кебек уеннар, бәйгеләр, татарча көрәш һ.б. Алар артистлар, районыбыз сәнгать осталарының җырлары, биюләре һәм кызыклар белән үрелеп барды. Мәйдан тирәли сәүдә рәтләре гөрләде, шашлык кызды, зур казаннарда пылау пеште, самавырда чәй кайнады, яшьләр өчен күңелле дискотека үткәрелде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шунысы кызык, биредә көрәшчеләр очко белән түгел, көндәшен аркага салганчы көрәшә. Питрауда көрәш тамашасын карарга иң сабырлар һәм түземнәр генә кала. Шушмабаш егете, көрәшче Динарис Таҗетдинов баш батыр булып калды. Котлыйбыз! Киләсе очрашуларга кадәр!

Римма Сәмигуллина,

Сәрдәбаш авыл  клубы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев