erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Синең җылы кулларың аша...

«Синең җылы кулларың аша...» исем астында Яңа Кенәр Мәдәният Йортында Махсус хәрби операциясендә катнашканнарга ярдәм акциясе үтте. Мондый чаралар еш уза безнең авылда, чөнки халык телендә булган сугыш дигән афәткә безнең авыл егетләребез дә китте. Авылда өч волонтер төркеме уңышлы эшләп килә. Аларга рәхмәтебез зур.

24 октябрь көнне мәдәният йортының ишекләре иртән ачык иде. Авыл кешесе ишеткәч, кем йомырка, кем он күтәреп килделәр. Өйләдән соң кем буш, эштә түгел кулларына алъяпкыч, пычак, уклау тотып, мәдәният йортының керү залында җыйналдылар. Аңа кадәр хезмәткәрләр озын остәлләрне, куна такталарын, савыт-сабаны әзерләп куйганнар иде. Якты йөзләре белән һәрбер кешене каршы алып, хәлләрен сорашып түр урындыкларга утырта бардылар.

Барысы да җыйналып беткәч мәдәният йорты директоры Наил Наҗметдинов рәхмәт сүзләре белән бу очрашуны ачып җибәрде. Максатны да аңлатты: бүген сугыш кырларында булган егетләргә коры ашлары тәмле булсын өчен йорт токмачын җәеп, кисеп җибәрүне күз алдында тотты. Эшләргә килүче кешеләр күбесе өлкән яшьтәге апалар иде. Шуңа күрә чит җирләргә аналары, апалары, күрше әбиләре булып күчтәнәч булып ирешсен иде дигәч, күбесенең күзләрендә яшь тамчылары күренде.

«Җылап утырырга чакырмадык без сезне, - дип сүзне үзем дәвам иттем. – Бүген бер күз яшебез дә таммасын. Шушы токмачларга сезнең җылы кулларыгыз аша йорәк җылысы, туган йортның исен, тәмен кертеп эшләргә чакырдык без сезне. Безнең күз яшьләребез аларга кирәкми, алар безнең очен тыныч булырга тиеш һәм җиңү өмете аларда сүнмичә яшәргә тиеш. Без бердәм булганда гына илебез ничәнче тапкыр инде җиңү яулыячак. Татар халкы һәр эшен догадан башлый. Без дә бүген гореф-гадәтләрне бозмыйча догадан башлыйк». 

Мәдәният йортында тынлык урнашты, утырышып бетеп, кыйблага башларны борып изге Коръән китабыннан сүрәләр яңгырады. Бу сүзләрдән соң апалар торып, җиңнәрен сызганып эшкә керештеләр. Өстәлләр түгәрәкләнде, куллар тиз-тиз йомырка ватып он туглый, апалар шыпырт кына үз ара сөйләнә-сөйләнә эшләгәндә йозләренә елмаю кунды.

Китапханәдә күп еллар эшләп килгән Гөлшат Набиева Рүзәл Мингазов исемле егет турында мәгълүмәт бирде. Бу егет үзе махсус хәрби операциясендә катнашкан кеше. Аның шигырьләре дә искиткеч тирән мәгънәсенә ия. Гөлшат үзе дә инде дүрт ел ут эчендә яши, чөнки аның бердән-бер улы Адель сугышның беренче көннән үк ут эчендә. Аның чын йорәгеннән укыган Рүзәл Мингазов шигырьләре күп кешенең нечкә йорәк кылларын тибрәндерде.

Апалар эшли бирде, ә концерт программасы үз җае белән бара бирде. Лилия Файзрахманова Фоат Садриевның “Без авыл кызлары“ исемле әсәреннән мәзәкле өзек укыгач, уңган апалар яулыкларын рәтләп куеп, елмаеп, эшне кызулатып җибәрделәр. Берәүләр камыр баса, икенчеләр җәемнәрне киптереп бара, өченчеләр кисә бара. Күмәк эшләү бик күңелле, эше дә күренә, тизлеге дә ни тора...Сәгать ярым дигәндә барлык йомыркалар да басылды, токмачы да киселде. Өстәлләргә озын җәймәләр җәеп кискән токмачны кибәргә төзеп салып куйдылар. Алар эшләгәндә Мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмьле ризыклар белән чәй әзерләделәр. Шау-шу килеп, түгәрәкләнеп утырып, кайнар чәйләрне эчеп бетергәч һәр кайсысын канәгатъләнү хисе яулап алды. “Без дә җиңү көненә өлешебезне керттек, улларыбыз, авылдаш егетләребез исән-имин кайтканнарын күрергә язсын, “- дип таралыштылар.

Бер эш кенә эшләп алабыз дигән уйдан, шундый матур эшлекле очрашу узды. Бер хәсрәт безнең ил кешеләрен куркытып калмады, берләштерде, ныгытты һәм җиңү һичшиксез безнең кулда булыр. Чөнки безнең куллар аша җылы йөрәк сулышыбыз, туган йорт җиренең көче барачак яу кырларына...

Люция Әхмәтгәрәева, Яңа Кенәр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев