Су - тормыш чыганагы: Арча педагогия көллиятендә халыкара елгалар көне белгеләп үтелде
14 март – Бөтендөнья елгаларны яклау көне уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә табигатьнең чишмә башы булган елгаларны саклауга багышланган тантаналы чара узды. Көллиятенең 212 нче төркем студентлары, Эльвира Шамил кызы Бариева җитәкчелегендә, су ресурсларының кешелек тормышындагы чиксез әһәмияте турында тирән һәм эчтәлекле бәйрәм оештырдылар.
Табигать – безнең уртак йортыбыз, ә елгалар – шул йортның кан тамырлары. Шул тамырлар саф һәм чиста булганда гына тормыш дәвам итә ала. Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә әлеге фикерне студентларның күңеленә җиткерү максатыннан, 14 нче март көнне «Елгалар – дөньяның зәңгәр бизәге» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрелде.
Чараның төп оештыручылары булып, Эльвира Шамил кызы Бариева җитәкчелегендәге 212 нче төркем студентлары чыгыш ясады. Алар бу көнгә зур җаваплылык белән әзерләнгән иде. Бу очрашуның төп максаты — киләчәк буын педагогларында экологик мәдәният тәрбияләү, елгаларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы ролен тирәнрәк аңлату.
Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар — эколог-белгечләр чакырылган иде. Чараның дәрәҗәсен күтәреп, анда Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре катнашты. Алар — Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Хурамшина Талия Тәлгать кызы. Алар студентларга бүгенге көндә сулыкларның торышы, елгаларны пычранудан саклау юллары һәм экологик хәвефсезлек турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Белгечләрнең фикерләре студентларда зур кызыксыну уятты, алар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар, булачак укытучылар өчен зур тәҗрибә һәм яңа белем туплау мөмкинлеге булды.
Бәйрәм программасы искиткеч кызыклы һәм хәрәкәтчән иде. Студентлар өчен төрле биремнәр, экологик викториналар һәм логик уеннар оештырылды. Викторина барышында катнашучылар дөньяның һәм Татарстанның иң зур елгалары, суның физик үзлекләре һәм елга буенда яшәүче үсемлекләр-хайваннар дөньясы турындагы белемнәрен сынадылар.
Шулай ук, студентлар үзләренең кайсы районнан булуга карап, командаларга бүленеп, экологик «синквейн» чиштеләр. Бу эш студентларда иҗади фикерләүне һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерде.
Күргәннәрне ныгыту һәм хис-бүрәннәрне тирәнәйтү максатыннан, махсус видеофильм карау оештырылды. Экрандагы визуаль күренешләр һәркемне уйга салды: төче су экосистемасының никадәр нәзек һәм хрупка булуы, кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысы ачык чагылды. Бу кадрлар студентларга су ресурсларын күз карасы кебек сакларга кирәклеген кабат исбатлады.
Эльвира Шамил кызы Бариева билгеләп үткәнчә, мондый чаралар булачак педагоглар өчен бик мөһим. «Без студентларыбызны табигатьне яратырга, аны сакларга өйрәтергә тиеш. Киләчәктә алар үзләре дә балаларга экологик тәрбия бирәчәк. Елгалар көне – бу бары тик календарьдагы дата гына түгел, бу безнең җаваплылык турындагы искәртү», – диде ул.
Чара ахырында кунаклар һәм катнашучылар бергәләп истәлекле фотога төштеләр. Бәйрәм җылы мохиттә тәмамланды. Бу көн һәркемнең күңелендә табигатьне саклау, су кадерен белү дигән изге хисләр калдырды. Арча педагогия көллиятендә мондый экологик чаралар үткәрү — яхшы традициягә әверелгән, чөнки биредә Тукай рухында, табигатьне яратучы чын остазлар тәрбияләнә.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 2 нче курс студенты Зәринә Гыйльметдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев