Сугыш кайтавазы...
Әлеге язма сугыш кырында вафат булган Зиннәтулла улы Гыйниятулла бабам, Гыймәдетдин кызы Гандәлиф әбием, Гыйниятулла кызы Сәүдә әниемнең якты рухына дога булып барып ирешсә иде...
Сез дә игътибар итәсездер... Берәүләр вакыт җитмәүдән, икенчеләре үзенең эшеннән, өченчеләре җитәкчеләреннән зарлана. Араларында шөкер итә белүчеләр дә юк түгел, тик алар никтер аз.
...Төп нигездә өй түрендә үскән каен, чыршы, тупыл агачларын күзәтергә ярата Сәвия. Серен дә шуларга сөйли. Хәсрәтен каен агачы белән бүлешсә, кимегән күк була, чыршыкаена иң яшерен серләрен сөйләп тынычлана. Тупылкаена киңәш сорап мөрәҗәгать итә.
Тормышының иң авыр чакларында кешеләрдән түгел, шушы агачлардан алды ул яшәү өчен көчне.
- Хәтереңдәме, чыршыкаем! Кесмәс елгасы буенда үскән бөдрә таллар арасында уйнап йөргән гамьсез бала чагыбызны сугыш урлады. Башкорт ягына итек басарга чыгып киткән җиреннән, сугыш башлану хәбәрен ишетеп кайтып кергән көнне үк, әтиебезне фронтка алып киттеләр.
- Гыйниятуллакаем, безне кемнәр кулына калдырып китәсең? Ничекләр яшәрбез син киткәч? - дип үрсәләнеп елаган әнине син дә ишеттең булыр, каенкаем. Тик юатырдай сүз әйтүче генә булмады. Әти башын игән хәлдә, юл биштәреннән үзенә дип тыккан өч шакмак шикәрне, ярты икмәкне алып өстәл өстенә куйды да:
- Гандәлиф, нык бул! Тиз кайтырбыз. Балаларны кыерсытма, - дип, чыгып китте.
Без, өлкәнрәк балалар, әнигә ияреп, урамга чыктык. Авыл башына кадәр биштәрле ир-атларны озата килүче хатын-кызлар, бала-чагаларның елаганын син дә ишеткәнсеңдер, чыршыкаем. Курса станциясенә кадәр озата баручыларга әни дә иярде. Без, бәләкәй балаларны карарга, өйдә калдык.
- Тупылкаем, киңәш-табышка әниебезнең синнән башка беркеме булмады...
Әтисе Зиннәтулла бабай белән әнисе Гафифә әби дә бик яшьли җир куенына керәләр шул. Сабый вакытта ук абыйсы белән җиңгәсе тәрбиясендә калуына үзең шахит. Бераз үсә төшкәч тә Башкортка бер байга бала карарга җибәрәләр үзен. Яшүсмер кыз булып килгәндә генә, яман каты авырый башлый. Бервакыт ап-ак сакаллы, ак киемле бабай аңа: “Туган җиреңә кайтмый торып, авыруың бетми”, - ди. Бу сүздән соң, тиф белән авырган кызны, җәйге челләдә өстенә кышкы бишмәт киертеп, поездга утыртып кайтарып җибәрәләр. Аллаһ рәхмәтедер, Курса станциясенә кайтып җитүгә, бишмәтен дә сала, чире дә юып төшергәндәй юкка чыга әниемнең...
- Чыршыкай, исеңдәме, әти сүзендә торды бит...
Сугышка алынганның икенче елында, яраланып, бер кулы эшкә яраксыз булып кайтты. Аның кайтуы безнең өчен бәйрәмгә тиң булды. Тик ярты елдан соң әти кабат сугышка китте. Бу юлы ул сугышның иң каты җиренә – фронтның алгы сызыгына барып эләккән. 1942 елның азагында Ленинград янында барган каты бәрелешләрнең берсендә геройларча һәлак булган әти турында: “Бик тилмереп җан бирде. Күзен бисмилламны әйтеп, үзем йомдырдым, тик күмәргә вакыт булмады”, - дип сугышта бергә булган күрше авыл кешесе кайтып сөйләгәнен син дә ишеткәнсеңдер.
- Каенкаем, ачы хәсрәт булып килгән үлем хәбәреннән әнинең күпме
кайнар күз яшьләре түккәнен бары син күрдең дип беләм. Һәрхәлдә, ул беребезгә дә күз яшен күрсәтмәде...
Үткәннәрдән Сәвиянең хәтер төпкеленә иң нык уелып калганы: Хөрмәтулла энесенең ачлыктан хәлсезләнеп, елап, ашарга ипи сораганы. Сәүдә, Сания, Мәгъфия туганнары кебек аның да сабый вакытында ук йогышлы авыруданмы, ачлыктанмы үлүе.
Исән калган дүрт бала: ике ир, ике кыз. Бөтен тормышның авырлыгын әниләре белән үз җилкәләрендә татый. Балалар кайда кушсалар, шунда эшли. Сарык карый, бозау тәрбияли. Ач-ялангач булса да, авыл халкы, дошманны җиңү өчен барын да эшли. Тылдагыларның иртәге көнгә ышанычы зур була. Шул ышаныч көч биргәнгә, чәчүен дә чәчә, урак белән игенен дә ура. Җәяүләп, Арча станциясеннән “чәчәк аткан” чабата белән симәнә дә ташый.
- Каенкаем, сине өй түренә утыртырга ярамый, кайгы өстенә кайгы килә, диләр.
Җил белән чәчелеп орлыктан үскән каенкайның ни гаебе бар диген син? Ул бары ачы язмышның бер шахиты гына...
Бик зиһенле бала булса да, Сәвия өч класстан ары укый алмый...
- Сугыш вакытындагы кышкы зәмһәрир суыкны син дә хәтерлисең
булыр, чыршыкаем. Өскә кияргә бишмәт юк, әбинең калын шәлен ябынып, кыш уртасына кадәр йөргәннән соң, укуны ташлап кайткан көнне дә хәтерлисеңме? Әхмәтсалих абый армиядә вакытта йортыбыз янып көлгә әйләнгәндә сезне дә чак кына ут алмады бит. Бу хәсрәттән әни дә ут эчендә янып үләргә әзер иде...
Сәвиянең алдында язучы Мөхәммәт абый Мәһдиевнең: “Якташыма ихтирам белән, автор М. Мәһдиев 19.VI.94” дип үз кулы белән язылган “Бәхилләшү” китабы. Әхмәтсалих абыйсы булачак язучы белән бер класста укыган. Аның “Бәхилләшү” әсәрендә абый турында да истәлекләр бар. Ул аның бик чиста күңелле, намуслы булуын, тик бик яшьләй фаҗигале төстә вафат булуын искә ала.
- Сугыштан соң да, кеше янына киярлек кием булмагач, иптәш кызым Сания
белән авыл сабан туен өй чормасының тәрәзеннән күзәткәнне дә хәтерлисеңме, тупылкаем. Безнең җиләк кебек тулып пешкән яшьлекне дә урлады шул сугыш…
Әйе, Кесмәс елгасының кыйблага таба борылыш ясаган урынында өч тәрәзәле җыйнак кына өйдә яшәгән Гандәлиф әбинең газиз ирен, дүрт нарасыен, гүәрдиндәй буй җиткән улын урлады ул сугыш...
- Чыршыкаем, Сикертәндә генә түгел, тирә-як авылларда да гыйлемле,
зыялы абыстай булган әни беркайчан да моң-зарын кешеләргә сөйләмәде, ә бары сезгә чиште.
Бу гадәт тора-бара кызы Сәвиягә дә күчте...
Без дә зарланмыйк әле, туганкайлар! Шөкер итеп яши белик. Дөньялар имин булсын диеп телик. Бүген дә яуда булган каһарман ир-егетләребезгә исәнлек-саулык теләп, көн дә догада булыйк.
Рәсимә Ибраева, Арча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев