erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Шушмабаш-Кырлай арасы – гомергә истә калды

Шушмабаш урта мәктәбенең пенсиядәге укытучылары өчен быелгы ел – истә калырлык ел булды.

Укытучылар көне уңае белән алар – 30дан артык  укытучы Кырлай авылына барып, ике көн ял итеп кайттылар. Килгән көнне кунакханәгә урнашканнан соң, тәмле төшке ашны ашагач, Тукай музеена юнәлделәр. Музейда экскурсовод Гөлнур ханым Шәрәфиева бүлмәдән бүлмәгә йөртеп, Тукай турында искиткеч истәлекләр, тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Аннан соң яңа эшләнгән яр буе аллеясы буйлап Сәгъди абзый өенә киттеләр. Ул су буйларының матурлыгы соклангыч, искитмәле. Көзге табигатькә хозурланып, хатирәләргә чумып атлый торгач, Сәгъди абзый өенә килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Монда аларны тагын кызыклы истәлекләр көтә булып чыкты. Ял итәргә килгән өлкән укытучылар шулай итеп, Тукай турында белгәннәрен яңарттылар, яңа тарихи вакыйгалар белән таныштылар.

...Мин шушында йөргәндә үзем өчен берничә яңалык ачтым. Тукайга килү – үз халкыңның тарихын онытмау, аның шигъриятен, моңын йөрәгең аша үткәрү икән ул. Тукайга килү – туган телеңне онытмау, аның белән горурлану, соклану икән ул. Тукайның бɵеклегенə тɵшенү һəм шигырьлəренең аһəңен, сəнгатьчə эшлəнешен аңлау ɵчен шагыйрь туган һəм яшəгəн урыннарда кеше үзе булырга, ул эчкəн чишмə суларын үзе татып карарга, ул йɵргəн инеш буйларында үзе йɵрергə тиеш. Тукайның 140 еллыгы якынлашкан мәлдә Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылу үзе зур бәхет, лаеклы ялга чыккан укытучылар өчен зур шатлык булды. Ә бу бәхетне, бу шатлыкны кем бүләк итте икән соң укытучыларга дип сорыйсызмы? Кем икән ул шулай укытучыларын онытмаган, бәйрәмнәренә шундый зур бүләк әзерләгән? Таныш булыгыз, бу сәяхәтне оештыручы: Лилия Хөснетдинова. Лилия Шушмабаш урта мәктәбенең 1988 елгы чыгарылыш сыйныфы укучысы. Инде өч ел рәттән, елга икешәр тапкыр үзен укыткан укытучылар өчен менә шундый истәлекле очрашулар, онытылмаслык сәяхәтләр бүләк итә. Үткән елның җәендә укытучылар Болгарда ике көн ял итеп, күңел ачып кайттылар. Ни өчен Болгар, ни өчен Кырлай? Икесе дә татарның татарлыгын, милли байлыгын күрсәтә торган изге җирләр. Лилия үзе бүгенге көндә Германиядә яши. Әмма 27 ел буе чит җирләрдә яшәсә дә, ул үзенең татар кызы булуын, тарихын онытмый, башкаларны да шуңа чакыра. Иң мөһиме: ул үзенең укытучыларын онытмый. Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлап, дәрәҗәле урыннарда, зур акчалы эшләрдә эшләүчеләр  булмады түгел, булды. Әмма Лилия шикелле Германиядән торып, укытучыларына шундый сюрприз-бүләкләр бирүчеләр бүтән юк. Димәк, Лилия үзенең бүгенге тормышы, бүгенге уңышлары өчен укытучыларына бурычлы булуын аңлаган. Мин Лилия турында “Татарстан яшьләре” газетасында инде берничә тапкыр, шулай ук “Мәдәни җомга”да язып чыктым. Шуңа күрә кабатлап тормыйм. Әмма бу соңгы очрашуда мин шуны аңладым. Әгәр һәр мәктәпнең шундый бер Лилиясе булса, ни кадәр укытучы бәхетле булыр иде. Олыгайган, ялга чыккан укытучылар турында сүз бара. Чөнки гомерләре буе балалар укыткан, бөтен тормышын шуңа багышлаган кешеләргә бары игътибар һәм хөрмәт кирәк. Укытучы халкы эшләгән вакытында да тиешле хезмәт хакы, тиешле дәрәҗә, тиешле мактау күрми. Пенсиягә чыккач бөтенләй онытыла. Ә менә без Лилия оештырган шушы очрашулардан бөтенләй яшәреп, кәефләнеп, яшәү көче алып кайтабыз. Очрашудан соң үзебезнең чатларда атналар буе бөтен сөйләшү шушы очрашу турында бара. Кызганыч, әлегә Лилия укытучылары белән очрашуларга үзе кайта алмый. Аның тормышын без үзе җибәргән видеолар аша гына күрә алабыз, хатлар алышабыз. Әмма укучыга укытучысын хөрмәтләү өчен чикләр юк икән. Безнең Лилиябез шуның ачык мисалы.

...Музей карап кайткан укытучыларны тәмле кичке аш көтеп торган икән. Аннан мунча, чанда коену, шашлык... Ә иртәгесен тоз бүлмәсендә утырулар. Тәмләп чәй эчүләр. Чәй янында Лилиядән килгән хатларны укып, аның тормышы, соңгы яңалыклары белән танышу да бик дулкынландыргыч булды. Озак сагынып сөйләрләр әле бу минутларны укытучылар. Сөйләрләр дә шул, кайсының парлы мунчада утырып, чыгып чанга чумганнары булды икән?.. Төнге учак яктысында шашлык кыздырып, чын күңелдән сөйләшеп-шаярышып утырулар үзе ни тора!
Бу эшләрнең барысын Лилиянең класс җитәкчесе, инде хәзер үзе дә пенсиядә булган Фирая Салих кызы оештырып  йөрде. Аңа ире Нурмөхәммәт ярдәм итте. Гомумән, алдагы очрашуларда да Фирая ханымның зур тырышлыгын күргән идек. Ул үз укучысының теләк-омтылышларын чын-чынлап тормышка ашырырга, һәр очрашуны онытылмаслык итеп үткәрергә омтыла. Шуңа күрә укытучылар аңа да зур рәхмәтләрен әйтеп торалар. Аның аша Лилиягә булган сагыну сүзләрен, рәхмәт хисләрен җиткерәләр. Шулай ук Шушмабаш урта мәктәбе директоры Рәзилә Габделнур кызы да бу очрашуларны оештыруда янып-көеп йөри. Менә шулай бергәләп эшләү, күмәк хезмәт нәтиҗәсендә шундый күңелле, йөрәк түрләрендә сакланырлык, еллар буе сагынып сөйләрлек очрашулар булып, кабатланып тора.

Сүземнең ахырында, Шушмабаш урта мәктәбендә бергә эшләгән мөгаллимнәрне һәм бүген безнең хезмәтне дәвам итүче барлык укытучыларны Халыкара Укытучылар көне белән котлыйм! Һәрвакыт кирәкле сүзләр таба белеп юатуыгыз, гыйлемгә мәхәббәт уятуыгыз, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт! Һәрчак безнең Лилиябез шикелле укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын сезгә!

Фәрит Вафин,
ветеран укытучы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев