erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Германиядә яшәүче Шушмабаш кызы Лилия укытучыларын кунакка җыйды

Җәйнең матур көнендә Шушмабаш урта мәктәбенең ветеран укытучылары очрашу бәйрәменә җыелды.

Классташлар, укытучылар белән очрашудан да күңеллерәк нәрсә бар? Әйтегез әле, кемнең генә җыелышып, мәктәп еллары турында сөйләшәсе, якты хатирәләрне искә аласы килми икән? Бу бит гомернең иң матур вакыты – яшьлеккә кайту! Иң самими хисләрне искә төшерү, иң якын дуслар белән күрешү. Шуңа күрә дә мондый очрашулар еш булып тора.

Ә менә мин күптән түгел генә  бөтенләй икенче төрле очрашуда булдым. Нинди дисезме? Укытучылар очрашуы булды ул. Һәм мин хәзер сезгә шул очрашуны бәян итәргә җыенам. Әйе, шундый очрашу да була ала икән. 16 июнь көнне булды бу мәңге онытылмаслык вакыйга. Җәйнең матур көнендә Шушмабаш урта мәктәбенең ветеран укытучылары очрашу бәйрәменә җыелды.

Кем җыйнады һәм ни өчен?

Мин, шушы очрашуда катнашучы кеше буларак, сезгә шул вакыйгаларны тасвир кылам.

Бу очрашуны Шушмабаш урта мәктәбенең 1988 елгы чыгарылыш сыйныф  укучысы, бүген Германиядә яшәп ятучы Лилия ханым Хөснетдинова оештырды.  Аның кемлеген һәм нигә очрашу оештырганын белү өчен кыскача гына Лилиянең тәрҗемәи хәле белән танышып китик.

1988-1990 елларда ул Ульяновск шәһәрендәге Сәүдә техникумында укып, “Хокук белеме” факультетын тәмамлый. 

1990-1996 еллар.  Казан Дәүләт университеты, юридик факультетның “Халыкара хокук” бүлеген бетерә. Бер урынга 23 кеше дәгъва кыла, әмма Лилия конкурстан уза.

Укыган вакытта ук Татпотребсоюзның “Таткооплестстройторг“ дигән базасында юридик бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Аннан Арбитраж судына күчә. Эштән соң, кичке якларда “Дом Ученых”ка йөреп, инглиз телен өйрәнә.

Аны Мәскәүгә эшкә чакыралар. Чөнки ул вакытларда инглиз телендә сөйләшүче юристлар бик аз була. Мәскәүдә Югары Арбитраж судында эшли. Ярты ел тирәсе Петербургта чит ил фирмаларын теркәү Палатасында эшләп ала.

Аннан дус кызы белән Мәскәүдә чит ил инвесторларына үз эшчәнлекләрен ачып һәм ябып бирә торган фирма ачып җибәрәләр. Шушы эшләр белән шөгыльләнгәндә Лилия булачак ире белән таныша. Аңа фирма ачып бирә. Өйләнешәләр. Һәм 1998 елда Лилия Хөснетдинова Германиягә күченеп, Лилия Хөснетдинова-Айхингер булып яши башлый.

Тырыш, уңган кыз монда да югалып калмый. 1999-2003 елларда Германиянең Халыкара элемтәләр Институтында укый.

Бүгенге көндә Лилиянең кулында 4 дипломы бар. 5 телдә иркен сөйләшә.

Һәм шушы ирешкән уңышлары, алган белемнәре өчен ул Шушмабаш урта мәктәбе укытучыларына чиксез рәхмәтен җиткерә. Менә аның Германиядән язган хаты. Аны очрашуда  француз теле укытучысы Фирая Салих кызы укыды. Мин аны Лилия үзе ничек язган булса, шулай китерәм.

“Миннән Рәхмәт хаты.

Кадерле Укытучыларым! Инде мәктәпне бетергәнгә 35 ел. Вакыт бик тиз узды, матур хатирәләр, истәлекләр калды.

Мин сезнең һәммәгезгә дә: биргән белем, өйрәткән акыл, түземлегегез өчен барлык Шушмабаш урта мәктәбе укучылары исеменнән РӘХМӘТ әйтәм һәм баш иям.

Берни дә онытылмады, бар белем дә кирәк булды.

Арабыздан киткән, яраткан укытучыларыбыз:

Ахмадуллина Җәмилә Ахметовна, Мансур Садреевич, Райхана апа, Резеда Ирековна, Миннебаев Рифат абый, Бухарова Фирая Гарафеевна, пионервожатый Фәридә апа һ.б. – барыгыз да истә, уйда, алдыгызда рәхмәт әйтеп баш иям.

Кул кысып рәхмәт әйтү бурыч булып калды...

Минем тормыш шулай булды, бер тапкыр да классташлар очрашуына да барган булмады, укытучыларга очрашып рәхмәт тә әйткән юк. Гафу.

Мин үземне сезнең алда бик бурычлы итеп хис итәм.

Һәрберегезгә, аерым РӘХМӘТ !!!

Кадерле, Фирая Салиховна, француз теленнән барлык институтларда да экзаменнарны яхшы билгегә бирдем. Сезнең биткә кызыллык китерерлек булмады.

Хәзерге көндә монда, Германияда- 4 фирмабыз бар. Эш чиксез күп. Немецлар мине бик ярата, килешәбез.

Барысы да сезнен аркада, сез биргән старт белән! Олы рәхмәт!

Рәхмәт сүзләрен Лилия менә шушы булган очрашуда җиткерде. Дөрес, ул үзе кайта алмаган. Әмма бүгенге заманда анысы да бик җиңел хәл ителә икән. Ул үзенең яшәгән урыннарын, торган җирләрен, балалары укыган мәктәпләрне – барысын видеога төшереп җибәргән. Үзе сөйләп бара. Саф татарча, матур аһәңле тавыш белән сокландырырлык итеп сөйли. Татар кызының, гади авыл мәктәбендә укыган тырыш кызның уңышларына шаккатарлык.

Шулай итеп, очрашуны кем оештыруын белдек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Инде килеп, очрашуның барышы белән танышыйк.

Шушмабаш мәктәбенә җыйналган укытучылар 2 яхшы автобуслар белән Арчаның “Венеция” ресторанына килеп төштеләр. Барлыгы – 60лап кеше. Күбесе җитмешенче елларда эшләгән ветеран мөгаллимнәр һәм бүгенге көндә эшләүче укытучылар, Лилиянең дус кызлары, туганнары.

Очрашуны Лилиянең яраткан җыр укытучысы Гобәйдуллина Эльвира Альберт кызы “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дигән җыр белән башлап җибәрде. Сәхнәләрне балкытырлык чибәр, көчле тавышы белән бик күп җырчыларны бәреп егарлык бу сөйкемле, мөлаем ханымның әнисе Фирая апа белән без бергә эшләгән идек.

Лилия бу очрашуны уздыруда ярдәм итүен сорап, Шәфигулла Гариповка мөрәҗәгать иткән. Арча каласында гына түгел, ә бөтен Арча районында Шәфигулла әфәндене белмәгән кеше юктыр дип беләм. Ул Шушмабаш урта мәктәбен миннән бер генә ел алдан бетерде. Оста педагог, талантлы оештыручы, укытучыдан завуч, мәктәп директоры, Арча көллияте директоры, мәгариф бүлеге мөдире, Арча район Советы рәисе урынбасарына  кадәр үскән легендар шәхес.

Менә ул өстәл артында утырган кунакларны үзе һәм Лилия исеменнән җылы сәламләп, бу тантананың сәбәбен һәм монда кемнәр җыелуын белдерде. Залның бер башында – Шушмабаш урта мәктәбендә эшләп, бүген лаеклы ялда булган мөхтәрәм укытучылар, икенче башында – бүген мәктәптә хезмәт куючы укытучылар, Лилиянең сыйныфташлары һәм туганнары. Кичәне алып баручы Рәдиф Исмәгыйлев бик оста һәм матур итеп, ике канат белән тиңләде аларны. Һәм кунакларга сүз биргәндә дә бу сүз кат-кат яңгырап торды.

Менә ул кунаклар каршына Лилиянең классташ кызларын чакырды. Аларның  күбесе укытучы һөнәрен сайлаган. Алар: Рәмлә Нуриева, Дамира Каюмова, Нурисә Ибәтуллина, Тәслимә Сабитова, Ләйсән Бохарова.

Алар бергә уйнап үскән, бергә укыган дус кызлары турында шулкадәр яратып һәм матур итеп сөйләделәр, хәтта мин шушы кызлар белән уйнап-шаярышып йөргән Лилиянең үзен күргәндәй булдым. Мәктәптә укыганда ук искиткеч тырыш, хезмәт сөючән һәм булдыклы кыз булган ул. Лидерлык сыйфатлары да бик көчле булган анда.  Укытучыларын чын күңелдән яраткан, хөрмәт иткән. Иң якын дусты Ләйсән Бохарованың хөрмәтенә багышлап җырлаган “Ялгыз агач” җыры мәҗлестәгеләрне бик дулкынландырды. Ләйсән үзенчәлекле моңлы тавышы белән чит җирдә яшәгән кешенең күңеле туган-үскән якларга тартылуын, кайтырга ашкынуын бөтен кешенең йөрәгенә барып җитәрлек итеп әйтеп бирә алды.

Бергә укыган дус кызларыннан соң Лилия турында туганнарының чыгышларын тыңлап, тагын бер тапкыр соклану кичердек. Рөстәм Гомәров – отставкадагы полковник, Галина Гомәрова, Рәмлә Гомәрова, Ринат Шәрәфетдинов туган сеңелләре Лилия турында искиткеч матур истәлекләр, кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Күңелләрнең әллә кайсы кылларын кузгата торган хатирәләр тыңларга туры килде безгә.

Лилия белән бер горурлансам, үзем укыган мәктәп белән тагын бер горурланып утырдым

Чит илләргә китеп, юридик өлкәдә хезмәт кую өчен кирәкле белемне, тырышлыкны Лилия шушы мәктәптә алган бит. Шушы мәктәптә ул максатына ирешү өчен ниләр кирәклегенә өйрәнгән. Иптәшләре сөйләгәнчә, андагы үҗәтлек, үзсүзлелек сыйфатлары аны яхшы якка гына үстергән. Чын татар авылы баласы, чын татар кызы чит илләрдә дә кеше яратырлык итеп эшли, соклангыч итеп яши. Әйе, без аның тормышын очрашу барышында видеолардан карап хозурланып утырдык. Ул яшәгән җирләренең матурлыгын, чиста-пөхтәлеген сөйләп кенә аңлатып бетерә торган түгел. Сыерлар хәтфәдәй ямь-яшел иркен болыннарда үз җайларына йөреп торалар, зәп-зәңгәр чиста сулы күл буенда каз-үрдәкләр каңгылдаша, шунда ук тавыклар йөри, куяннар чабыша. Елкылдап торган матур-матур өч аты да бар әле Лилиянең. Әкияттәге шикелле инде менә! Әмма болар кинодагы матурлык кына түгел, ә тырыш ханымның хезмәт көче белән булдырылган байлыклар. Кем әйтмешли, шаккатып, тел шартлатып утырдык.

Очрашуга килгән Рәйсә Шиһапова бик гыйбрәтле истәлекләр белән уртаклашты. Шушы мәктәптә озак еллар директор булып эшләгән һәм хәзерге яңа мәктәпне салдыра башлаган Гафур Габделнур улының кызы була ул Рәйсә. Ул күбрәк әтисенең мәктәп салдыру артыннан ничек йөргәнен, нинди авырлыкларны җиңәргә туры килгәнлеген бәйнә-бәйнә сөйләде. Директор Гафур абыйда мин үзем башта укыдым, аннан укытучы булып эшләдем. Шушмабаш мәктәбе диварларына зур хәрефләр белән язып куелырга тиешле шәхес, олы педагог, мактаулы чын УКЫТУЧЫ ул! Менә шундый кешеләр укыткан-тәрбияләгән мәктәптән Лилия шикелле гыйлемле, тәрбияле, үз укытучыларын онытмаган кешеләр үсеп чыга.

Шушмабаш урта мәктәбенә мин үзем дә бик рәхмәтле. Чөнки бу мәктәп миңа заманында Казан дәүләт университетына укырга керерлек белем биргән. Диплом алгач, мин шушы мәктәпкә тарих укытырга кайтып төштем. Шушы мәктәптә мин иң чибәр бер укытучы кызны очратып, гаилә корып җибәрдем. Шушы мәктәптән мине директор итеп җибәрделәр... Әти белән әни дә шушыннан лаеклы ялга чыктылар. Күрәсез, гади генә 4-5 җөмләгә никадәр тормыш хатирәсе, никадәр хис-кичерешләр сыйган.

Биш сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте

Бу очрашуга Лилия Шушмабашта хат ташучы булып эшләүче Комарова Сания Мөхтәр кызын да чакырган. “Минем өчен почтальон бик мөһим кеше булды. Минем кебек еракта торучыларның хатларын төгәл вакытында тапшыра иде”, – дип язган ул хатында. Туган җире, туган авылы белән Лилияне бәйләп торган, сагынычлы сәлам хатларын вакытында китереп җиткергән хат ташучы Сания ханым.

Очрашуга җибәргән хатларда һәм видеоларда яңгыраган укытучыларының исемнәрен аерым күрсәтмәсәм, бу язма тулы булмас шикелле күренде. Менә алар Лилиянең аеруча ярату хисләре белән сугарылган хөрмәтле укытучылары: Яббарова Нургазидә Абдул кызы – тарих укытучысы. “Тарих укытучым әйбәт белем биргәнгә университетка керә алдым”, – дип кат-кат искә ала ул. 

Абдуллина Рәшидә Кәрим кызы – математика һәм информатика укытучысы;

Әхмәдуллина Рәфүлә Рәфкать кызы – география-биология укытучысы;

 Гарипова Илсөяр Минҗан кызы – педагог-оештыручы;

 Вәлиева Нурания Фәхри кызы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Кызганыч, ул чорда эшләгән укытучыларның инде күбесе бакыйлыкка күчкәннәр. Вафат булган мөгаллимнәрне бер минут тынлык белән басып искә алдылар.

Видеолар карап, матур җырлар тыңлап утыра-утыра биш сәгатьнең узып киткәне сизелми дә калган. Биш сәгать биш минут шикелле генә булды. Сөйләшәсе сүзләр, бүлешәсе истәлекләр бетмәде. Очрашуны алып баручы Рәдиф Исмәгыйлев авызына каратты да утыртты. Үзе дә укытучы булгач, укытучылар турында сөйләр сүзләре, матур җырлары яңгырап кына торды. Менә шулай җылы очрашуыбыз бер мизгел кебек узды да китте. Күңелләрдә якты истәлекләр, сагынганда карарга фотолар калды...

Очрашуларның да азагы була

Йомгаклау сүзен әйтү өчен уртага Шушмабаш урта мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрдәнова чыкты. Рәзилә ханым үзе дә шушы очрашуны әзерләгән Лилия Хөснетдиновадан өч кенә сыйныф түбән укыган. 2009 елдан шушы туган мәктәбендә директор булып эшли башлый. Ул эшләгән дәвердә Шушмабаш мәктәбе Россиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә кергән. Төрле бәйгеләр, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алучылар саны белән дә дәрәҗәле урында тора. 100 еллык тарихы булган мәктәпнең уңышларын саный башласаң, озын-озак укырлык язма чыгарып булыр иде.

Мәктәп директоры сүзен шушы очрашуны оештырган, күпме еллар узса да, үз мәктәбен, аның укытучыларын онытмаган Лилиягә рәхмәт әйтүдән башлады. “Бу очрашуның “Укытучылар һәм остазлар” елына туры килүе дә зур мәгънәгә ия”, – диде ул. – Укытучылар һәм остазлар елының бер бурычы – укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү. Лилия үзенең изге бурычын үтәп, укытучыларына булган зур хөрмәтен менә шулай күрсәтте. Рәхмәт яусын аңарга”. Очрашуга килгән барлык кунаклар, директорның сүзен хуплап, озаклап кул чаптылар. Әйе, чын мәгънәсендә онытылмаслык очрашу булды бу. Әле минем бер тапкыр да укучының үз укытучылары өчен шундый очрашу оештыруы турында укыганым да юк, ишеткәнем дә булмады. Арча районының Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлаган Лилия Хөснетдинова-Айхингерның бу гамәле күпләр өчен үрнәк алырлык беренче вакыйга.

Рәхмәт сиңа, Лилия! Германиядә яшәп тә укытучыларыңны шулай олылаган өчен мең-мең рәхмәт сиңа! Гаиләң белән тигез мул тормышта озак еллар тыныч яшәргә язсын. Эшең гөрләп барсын. Үзеңне дә туган якларда күреп, очрашырга насыйп булсын.

Фәрит Вафин,

ветеран укытучы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев