erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сүзем Камил абый турында

Сүзем атаклы әлифбачылар Сәләй ага белән Рәмзия апаның 1941 елда туган улы Камил абый Вәгыйзов турында.

                       

      Арча  педагогия  училищесы  бинасын   әсирлеккә  төшкән  немецлар  өчен  госпиталь  итәләр.  Укулар  Үрнәк  бистәсенә  күчерелә. Камил  дә,  апасы  Римма  да укытучы әниләре Рәмзия апа белән Лесхозда  яши  башлыйлар. Әтиләре Сәләй ага сугышта әсирлеккә эләгә. Сугыштан  әтисен  гаиләсенә  дә  кайтармыйча,  10  елга  Сталин  лагерьларына  җибәрәләр.  Халык  дошманы  улы  булуның  ачылыгын  Камил абый үз  җилкәсендә  татый.

      Камил  әтисе  янына  төрмәгә  баруны  хәтерли.  Биек  манараларда  автоматлы  сакчылар,  этләрнең  котырынып  өрүе,  җан  өшеткеч  салкынлык. Нишләп  бу  сакал-мыек  баскан  абый  белән  әни  кочаклашып  тора  икән,  мине  бөтенләй  оныттылар...  Малайның  башыннан  мең  төрле  уйлар  йөгерешеп  үтә.  Әтисе  икәнен  ул  кайдан  белсен,  беренче  күрүе  бит!

      Арчага  әйләнеп  кайткач,  ананы  ике  баласы  белән  урамга  куып  чыгаралар,  укытучы  булып  эшләүдән  дә  читләштерәләр.  Кемдер  шикаять  язган,  янәсе,  ул  сатлыкҗан  белән  элемтә  тота,  аның  янына  барып  йөри.  Рәсми  рәвештә  иреннән  ваз  кичкәч  кенә  бераз  тормыш  көйләнеп  китә.  Малайга  кырын  караулар  арта  гына.  Ләкин  яхшы  күңелле  кешеләр  дә,  шөкер,  бар.       

     Әкренләп  мәктәп  еллары  артта  кала, Камил  Казан  дәүләт  университетына укырга керә.  Әтисе  бу  вакытта  срогын  тутырып  кайткан  була  инде.

      Һай  ул хыялый чак! Университетта  укып  йөргән  җиреннән  күңеле  кыбырсый  башлый  бит  Камилнең.  Гагарин  космоска  очты  бит!  Ул  кемнән  ким?  Казанда  авиация  институты  бар.  Шунда  күчәргә  кирәк,  тормышны  космос  белән  бәйләргә  иде.  Һәм  ул  шулай  эшли.

      Камил  Вагыйзов  КАИ  тәмамлаганнан  соң  Казан  оптика-механика  заводына  караган фәнни-тикшеренү  институтында  (ГИПО)  эшли  башлый. Биредә  космос  өлкәсе  өчен  җиһазлар  җитештерелә.  Аңа  Байконурда  берничә  тапкыр  булырга  туры  килә.  Ә  менә  хәрби  серне  белү  аркасында  чит  илләргә  чыгарга  рөхсәт  ителми.  Арзамас  шәһәрендә  еш  булырга  туры  килә.  Ул  да  чит  илләр  белән  элемтә  тыелган  шәһәр.

      Лаеклы  ялга  бер  кочак  диплом,  мактау  кәгазьләре  һәм  хезмәт  ветераны  исеме  белән  чыга.  Хатыны  Лилия,  кызы  Аида  белән  бик  бәхетле  яшиләр,  беренче  хатыннан  туган  ике  кызы  белән  дә  матур  итеп  аралашалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Бик  уникаль  кеше  ул  Камил  абый. Кызыксынулары  аның  күпкырлы.  Спортны  ярата.  Чаңгыдан  башка  аны  күз  алдына  китерүе  кыен.  Йөгерү  остасы,  волейболчы,  шахматчы.  Үзен  альпинизмда  да  сынап  карый,  Кырымда  һәм  Кавказда  тауларга менә. Үзенең  Альплагерьда  булган  вакытларын  ул  сөйләргә  ярата  иде.  Җәмәгать  эшләрендә  бик  актив  булды.  Өмәләр  дисеңме,  депутатлар  белән  очрашулармы – ул  барысында  да  катнашты.  Гаиләсе  белән  концерт-театрларга  йөрде.  Бакчада  эшләргә  яратты,  күршеләре  белән  бик  дус  яшәде.

      Камил  абый  чын  гөмбәче  дә иде.  Ул  табигатьтә  бар  нәрсәне  яратты.  Агачлар,  чәчәкләр,  күбәләкләр  белән  сөйләшер  иде.  Этләрне  сыйпап  китә,  мәчеләрне  ашата,  көнбагыш  сатып  алып  кошларга  җим  куя  иде. Бакчасында  үзе тәрбияләп   үстергән  алма,  җиләк белән  балаларны  чакырып  сыйлады.  Тәмле  итеп  ашлар  пешерә, итле  ризыклар  әзерли,  гөмбәдән  бер  дә  өзелми  иде.

      Татарстанның  уңышлары өчен  сабый  балалардай  сөенгән  кеше  иде ул.  Арчадан  электричкада  Универсиада  ярышларына,  Бөтендөнья  футбол  матчларына,  йөзү  буенча  ярышларга,  worldskils  ярышларына  -- берсен  дә  калдырмыйча  кем  йөрде  икән  тагын?!  30  август – Республика  көнен  дә  калдырмый  иде  ул.  Казан  ипподромының  да  еш  кунагы  булды. Камил  абый  кызыксынмаган  бер  өлкә  дә  юк  иде.

      Әтисенең  туган  ягы  Самара  өлкәсенә  барып  чыкты.  Туган  тиешле  кешеләрне  эзләп  тапты. Әтисенең туган авылы Байтуганда  музей ачылды.    “Әтием  шушында  балачагын  үткәргән  бит”, --  диеп  шатланды.

      Гомере  буе  Казанда  эшләгәнгәме,  күбрәк  рус  телендә  уйлый,  русча  сөйләште.  Соңгы  вакытларда  татарча  өйрәнә  башлады.  Татар  китаплары  укый,  газета-журналлар  караштыра,  татарча  телетапшырулар  карый.  Бервакыт  ул  болай  диде:  “Олыгая  башлагач  күңел  барыбер  үз  телеңә,  үз  динеңә  тарта  икән  ул.  Ата-анам  телен  ник  өйрәнмәдем  икән  мин.  Хәзер  ул  миңа  кирәк,  мин  аны  өйрәнәчәкмен”.  Әйе,  камиллекнең  чиге  юк.

      Камил  абый 78  яшендә  безнең  арабыздан  китеп  барды.  Арча  педагогия  училищесының  легендар  директоры  Сәгъдиев  Илдус  Абдрахманович  үз  улын  озаткандай  барлык  күмү  эшләрен  оештырды,  һәр  эшнең  башында  торды.  Аллаһы  тәгалә  аңа  бәрәкәтле  тормыш  бирсен,  ә  Камил  абыйга  бәрәкәтле  ахирәт  бирсен.  Минем  бу  язмам  Камил  Сәләй  улы  Вагыйзовка  дога  булып  ирешсен,  амин.

                                                                                                     Дамир  Таҗиев,

                                                                                                     “Әлифба”  музее  җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рэхмэт, Дамир эфэнде, бик яхшы, тулы мэкалэгез эчен. Камильнен, киткэненэ буген бер ай. Андый кешелэр турында белергэ кирэк. Урыны ож,махта булсын ???

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X