Танымыйм ич, кем соң син?
Без килеп җиткәндә укытучыларыбыз, 9-10 сыйныфларда сыйныф җитәкчесе булган Рафия апа Нуруллина һәм Рифат абый Гаттаров безне мәчет каршында көтеп торалар иде инде.
Без укыган мәктәп күптән сүтелеп, очрашу урыны Урта Пошалым мәчете дип билгеләнгән иде. Математиканы башыбызга сеңдергән таләпчән һәм кайгыртучан укытучыбыз Рафия апа, кызыклы лаборатория дәресләре белән истә калган акыллы, сабыр Рифат абый (без укытучыларыбызны абый, апай дип йөртә идек) һаман да безнең өчен якын һәм сөйкемле иделәр.
...Көзнең алтынсу төстәге матур бер көнендә 1969 елда Урта Пошалым мәктәбен тәмамлаган укучылар, укытучыларыбыз белән очраштык. Күңелдә бертөрле сөенеч, рәхәтлек, дулкынлану. 55 ел гомер, ярты гасыр бит!
Менә көтелгән көн дә килеп җитте. Күптән очраша алмаган, хәтта 55 ел буе бер дә күрешмәгән сыйныфташым белән: “Үләм, танымыйм ич, кем соң син?” – дигән сүзләр белән көлә-көлә кочаклаштык без.
5-8 сыйныфларда безнең сыйныф җитәкчесе булган, иң яраткан фәннәрем татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан гадел, таләпчән укытучыбыз Гөлҗәүһәр апа Борһанованы күрергә, хәлен белергә өенә бардык. Сугыш башланганда 14 яшьтә булган, сугыш чорының бөтен авырлыгын күргән Гөлҗәүһәр апа, Сөбәхәнә Аллаһ, бүген дә безне төпле киңәшләре, изге теләкләре белән сөендерде.
Шатлыклы күрешүләрдән соң без Урта Пошалым мәчетенә кердек. Булат хәзрәт вәгазь сөйләп, Коръәни Кәримнән изге сүрәләрен укыганнан соң, мәрхүм укытучыларыбыз, сыйныфташларыбыз, хәрби операция зонасында һәлак булганнар рухына дога укыды. Барыбыз да: “Рухлары шат, җаннары тыныч булсын”, – дип, ихлас күңелдән теләкләр теләп, дога кылдык.
Мул чәй өстәле артында сыйныфташлар мәктәп елларының күңелле һәм ямансу истәлекләрен искә төшерделәр. Яратып һәм зур хөрмәт белән беренче укытучыларыбыз Түбән Пошалым мәктәбен салдырган әтием Фатыйх улы Мәликне һәм Урта Пошалымнан Фәрт абый Галләмовны, шулай ук безне укыткан барлык укытучыларны, сыйныфташларны сагынып искә алдык. Укытучыларыбыз Рифат абый һәм Рафия апа рәхмәт хисләре белән төпле, акыллы теләкләрен җиткерделәр.
– Тормышыбызда мәктәп биргән тәрбия, белем төп таяныч булды, еллар аша баш иябез сезгә укытучыларыбыз! – дидек без сыйныфташлар.
Безнең сыйныф көчле сыйныфлардан саналып, күбебез югары уку йортларын тәмамлады, урта һөнәр уку йортларында белем алды. Арабызда укытучылар да (бишәү), инженер, табиб, китапханәче, тәрбияче, механик, эшмәкәрләр, хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр дә бар иде. Һәркем тормышта үз урынын тапкан.
Шундый матур очрашуны оештырган Фәсхетдин абый кызы Әлфиягә бик зур рәхмәт. 1940 елда мәктәп директоры булган Габделхак абый без укыган мәктәпне салдырган булса, кызы Әлфия үзенең аеруча укуга сәләте белән аерылып торды. Очрашу көнне дә ул безне үзенең матур җәйге бакчасына кунакка чакырды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул КАИны тәмамлап, зур дәрәҗәле инженер булып эшләп, бүгенге көндә “Ал канат” җыр төркемендә җырлый.
Сыйныфташым һәм авылдашым Фәсхетдин абый кызы Зөлфирә мәктәптә укыганда ук үзенең аеруча тырышлыгы белән истә калса, бүгенге көндә дә үзенең игелекле гамәлләре, оештыру сәләте белән аерылып тора. Авылда сугышта катнашып исән калган, вафат булган авылдашларыбызның исемлекләрен төзеп һәйкәл салдыруда да башлап йөрүче ул. Сугыш чоры авылының бар хезмәтен башкарып чыккан хатын-кызлар, яшүсмерләргә һәйкәл салуда да Зөлфирәнең тырышлыгы зур. Хезмәте белән Карадуган балалар бакчасын югары күтәреп, Казан дәүләт педагогия институтының аспирантурасын да бердәнбер тәмамлаучыбыз дип беләм мин аны. Бүген дә Зөлфирә Балтач район “Ак калфак” иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе булып эшли. Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә, кызлар!
Әйе, очрашулар бик күңелле. Раббыбыз Аллаһ та безгә очрашып, аралашып торырга кушкан бит. Изге гамәлләрдән булса иде бу очрашуыбыз. Тормышыбыз тыныч, ямьле булып, Аллаһ рәхмәте белән кирәкле, терәкле булып яшәргә насыйп булсын. Әмин.
Мөршидә Җамалиева.
Түбән Пошалым-Штерә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев