Тел – халык күңеленең кыңгыравы
Яңа уку елы бусагабыз төбендә ишек кага. 1 сентябрьне иң көтеп алган балалар – беренче сыйныфка укырга керүчеләрдер, мөгаен. Аларны белем дөньясына Әлифба алып керә.
Иң әвәле АНА диде, АТА диде,
Әлифбаны ачып, миңа АНА теле.
Күңел биреп , дәресеңне тыңла, диде.
Укы, дускай, ачык авыз булма, диде.
(Гамил Афзал)
Яңа уку елы бусагабыз төбендә ишек кага. 1 сентябрьне иң көтеп алган балалар – беренче сыйныфка укырга керүчеләрдер, мөгаен. Аларны белем дөньясына Әлифба алып керә.
Әлифба кешенең иң беренче укыган китабы. Әлифбаны укымыйча башка китап укып булмый. Әлеге китап халыкның рухын чагылдыра. Бу үзенә күрә кечкенә генә энциклопедия. Әлифба ачык һәм аңлаешлы итеп халыкның тарихын, мәдәниятен чагылдыра, белемнең һәм мәктәпнең символы булып тора.
Без, Арча кешеләре, Әлифба ватанында яшәвебез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Нәкъ менә Арча кешеләре, ирле-хатынлы Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова 50 ел буена планетабызның барлык татар дөньясы укыган Әлифбаны иҗат иткәннәр. Шуның өчен дә дөньяда бердән-бер булган Әлифба музее Арча шәһәрендә ачылды һәм менә инде 25 ел эшләп килә. Быел юбилей тантаналары көтелә.
Әлифба музееның бер залы дөнья халыклары әлифбаларына багышлана. 8 экспозициядә анда 160 әлифба куелган , алар дөньяның 78 телендә. Араларында бик кызыклы әлифбалар бар. Мисал өчен , тофа телендәге әлифба. Бу телдә бары тик 500 кеше генә сөйләшә. Красноярск краеның тайга белән чолгап алынган таулар арасында яши бу халык. Анда поезд да, автомобиль дә керә алмый . Бары тик вертолет ярдәмендә генә зур җир белән аралашалар. Барысы өч авылга бер башлангыч мәктәп. Тофа телендә әлифбалары бар, үз туган телләрендә укыйлар. 5 сыйныфка вертолет белән чиктәш районга чыгалар. Бу әлифбаны музейга , тофа җирендә булганнан соң, районыбызның туризмын үстерүгә зур өлеш керткән хөрмәтле шәхесебез Фәрит Минхәеров бүләк иткән иде.
Чиппева дип аталган америка индеецлары телендә 6000 фигыль төре бар. Кавказдагы табасаран телендә 48 килеш, кабарда телендә 28 зат алмашлыгы бар. Иң аз санлы алфавит гавай халкында – 12 хәреф. Тын океан утрауларында яшәүче ротокас халкы алфавитында 11 хәреф. Ә иң күп хәрефле алфавит Камбоджадагы кхмер телендә – 78 хәреф. Кавказдагы убых телендә 85 тартык аваз һәм бер генә сузык бар – А хәрефе белән белдерелә. Бүгенге көндә убых телендә сөйләшүче кеше юк.
Иң күп телләр Папуа-Яңа Гвинеядә – 840 тел. Икенче урында Индонезия, анда 700 тел. Африкадагы Нигериядә 530 тел.
Иң кызу сөйләшүче халык – японнар: секундка 7,84 сүз. Ә иң сузып сөйләшүчеләр – немецлар: бер секундка 5,97 сүз.
Испаниянең Ла Гомера утравында тулысы белән сызгырудан торган телдә сөйләшәләр. Аларда хәрефләр юк, ә бәлки сызгыру мелодиясе ноталары.
Безнең туган телебез иң аһәңле,төзек, бик бай һәм нык үскән камил тел. Россиядә халык саны буенча икенче урында тора. Язмамны халкыбызның танылган шагыйре Фәнис Яруллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”.
Дамир Таҗиев,
“Әлифба” музее җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев