«Тере поэзия чишмәсе» мәктәбебез диварларында халыкларны һәм буыннарны берләштерде
Татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында мәктәбебездә «Тере поэзия чишмәсе» исемле нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Бу шигъри сүз бәйрәме укучыларны, укытучыларны һәм кунакларны берләштергән чын мәдәни вакыйгага әверелде.
Чараны оештыручы һәм илһамландыручы – безнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Загидуллина Г.Р. булды. Аның әдәбиятка булган мәхәббәте нәтиҗәсендә бәйге чыннан да җанлы һәм җылы рухта үтте.
Бәйгедә 5 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укучылар катнашты. Яшь нәфис сүз осталары төрле милләт шагыйрьләренең әсәрләрен дулкынланып, илһамланып укыдылар. Сәхнәдән рус классиклары гына түгел, ә татар, башкорт, чуаш, якут һәм башка күп халыклар авторларының да тирән мәгънәле юллары яңгырады. Һәр катнашучы шигырьне генә укып калмыйча, башка халыкның рухын тамашачыга җиткерергә тырышты. Тамаша залы кайчак дәртле, кайчак моңсу юлларны тын да алмый тыңлады – алар туган тел, Ватан, дуслык турында иде.
Катнашучыларның чыгышларын хөрмәтле жюри бәяләде. Аның составында «Казан арты» музее хезмәткәре Нурмөхәмәтова Л.Р. һәм Мәдәният йорты хезмәткәре Мөбәрәкшина Г.Ф. бар иде. Жюри алдында бик катлаулы бурыч торды – дистәләгән сәләтле укучылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу. Барлык катнашучылар да шулкадәр оста һәм ихлас чыгыш ясадылар ки, кайчак сәхнәдә гади мәктәп укучылары түгел, ә чын артистлар кебек тоелды. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
Бәйрәмнең чын бизәге – музыкаль номерлар булды. Сәхнәдән Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырлар моңлы һәм тәэсирле итеп яңгырады. Бу җырларны 10А сыйныфының талантлы укучылары Гайнетдинова Азалия һәм Алмаева Диана башкарды. Кичәнең иң югары ноктасы – 6А һәм 8А сыйныф укучылары башкаруындагы дуслык биюе булды. Бу бию барыбызга да гади, әмма мөһим хакыйкатьне искәртте: төрле телләр һәм гореф-гадәтләр булуга карамастан, без тынычлыкка һәм игелеккә омтылышыбызда бердәм.
Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Әмма иң зур бүләк – бу бәйрәм бүләк иткән хисләр һәм бердәмлек рухы булды. «Тере поэзия чишмәсе» янә бер кат исбатлады: сәнгатьнең милләте дә, чиге дә юк, ул бер телдә – йөрәк теле белән сөйли. Ә безгә, бу бәйрәмне алып баручыларга, сәхнәдән әлеге бердәмлекне күзәтеп кенә калмыйча, үз хис-кичерешләребезне яраткан сезнең белән дә уртаклашу бәхете насыйп булды.
Рәфинә һәм Риназ Гарифуллиннар,
Арча шәһәре 6 нчы мәктәп укучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев