erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Укыган догаларыбыз кабул булсын!

Печмәнтау авылыннна Зөлфия Минһаҗева яза.

Печмәнтау авылында мәчетебез якты, җылы, чиста. Мәчетебездә ураза аен хөрмәтләп, ифтар ашы булып узды. Бу догалы мәҗлесне уздыруда булышкан авылдашларыбыз Роза апа белән Хәниф абый Сираҗиевлар белән рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-сау тигез гомер итәргә язсын.

Тәмле кайнар ризыклар белән сыйланганнан соң җаннарны моңга урап, азан тавышы яңгырады. Арабыздан киткән авылдашлар рухына дога кылынды. Авылыбызда яшәүче Абдулла абый Хәлиуллин догалар укыды, вәгазьләр сөйләде. Ифтар ашы бик мәгънәле, җанга рәхәт булып узды.

Киләчәктә дә изге йортыбыз – мәчетебездә азан тавышлары яңгырап торсын. Мәчетебездә узган ифтар ашыннан барыбыз да бик канәгать булдык.

Илләребез тыныч булсын, алдагы елларда да шулай очрашып торырга язсын.

Зөлфия Минһаҗева.

Печмәнтау авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре