erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Укытучылар династиясе

Җылы караш, назлы сүзләреңнән Тойдым синең йөрәк җылыңны. Укытучым, иң кадерле кешем, Бүләк итеп ал син җырымны.

Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан чын шәхес  тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан,   ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче  бөек  зат ул  – Укытучы.

Бу дөньяда Һәрбер кеше укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре: нык холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр. Укытучы һөнәрен үзләштерүчеләр байтак, ә менә, җанын-тәнен биреп, сайлаган һөнәрен чын-чынлап яратып эшләгән мөгаллимнәр күпме икән? Андыйлар бит үзләре генә укытучы булып калмыйча, балалары күңелендә дә әлеге һөнәргә карата мәхәббәт уята. 

Сүзем инде дүртенче буын укытучы һөнәрен сайлаган Зинәтуллиннар династиясе турында.  Гомуми педагогик стажы 217 ел тәшкил иткән   династиянең башында әниемнең бабасы - минем олы бабаем  халык мәгарифе отличнигы Зинәтуллин Габделмәүлә Зинәтулла улы тора. (12.01.1917 - 11.10.1984).   Ул 47 ел гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый.     Мөрәле башлангыч мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшлгән бабам һәр укучысының язмышын   белә,  кызыксынып тора. Шуңа да яраталар, үз итәләр аны. Ачык йөзле, сабыр, ярдәмчел, киң күңелле, итагатьле, кешелекле,  белемле  мөгаллимне   хөрмәт итми мөмкин дә түгел. 

Олы әбием Баева Рауза Хаҗибай кызы (12.11.1918 – 21.12.1977), педагогия училищесын тәмамлап укытучы һөнәрен үзләштерә һәм  бабам эшләгән башлангыч мәктәптә 43 ел укучыларга белем бирә.  «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе, «Фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнә. Дәү әтием әтисен һәм әнисен һәрвакыт зур горурлык хисләре белән искә ала. Укучылары аларны ничек хөрмәт итүләре турында сөйли. Аларны элеккеге укучылары хәтерли һәм ярата, социаль челтәрләрдә әлегә кадәр   рәхмәт сүзләре белән фотолар урнаштырып торалар.  

Балалары - олы бабаем  белән  әбиемнең уртак  горурлыгы. Аларның  нәсел дәвамчылары -  Хәйруллина Флүзә апа     үзенең тормыш юлын нәкъ менә укытучы һөнәренә багышлый. Ул да  42 ел Алабуга шәһәренең 3 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Мәгариф министрлыгы тарафыннан күп кенә мактау грамоталары белән бүләкләнә. 

Әлеге буынның  тагын бер  мөгаллиме -  Алабуга медицина көллиятендә 39 ел дәвамында клиник дисциплина буенча белем бирүче    Гарифуллина Эльвира Ринат кызы -  студентларның иң яраткан укытучысы. Аны, таләпчән булса да, тирән белемле булганы  өчен хөрмәт итәләр.   

Кызганычка каршы дәү әтием Фирдүс өчен укытучы һөнәре олы бер хыял булып кала. Ә менә кызлары   Гөлнара апа һәм әнием Гөлназ  әтиләренең хыялын тормышка ашыра.   

Апам Госманова Гөлнара апа - югары квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы. 21 ел дәвамында нәкъ менә әбием һәм бабам эшләгән Мөрәле башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирә. Хәзерге көндә Сеҗе төп мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  һәм башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Хезмәт стажы – 24 ел. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнием Шәмсемөхәмәтова Гөлназ   - Г. Камал исемендәге  Сикертән мәктәбендә иң хөрмәтле дә, кирәкле дә,     мактаулы да  һөнәр иясе. Әнием - минем дә укытучым. Ул инде 23 ел мәктәптә балаларга математика серләренә төшенергә, саннарның сихерле дөньясын аңларга ярдәм итә. Хезмәт юлын математика укытучысы булып башлап, директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.  Аны   гади, ачык йөзле, кешелекле, максатчан булганы өчен хөрмәт итәләр, яраталар.  Тормышында нинди генә авырлыклар булса да, ул дәрескә гел елмаеп керә.   Әнием безгә тирән белем генә биреп калмыйча, күңел җылысын өләшүче  остаз да булды. Чын укытучы булу өчен, әнием кебек армый-талмый эшләргә, һәрдаим үз белемеңне, эчке дөньяңны баетып торырга, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә, иҗади шәхес булырга кирәктер, минемчә.

Апам Гөлшат белән миңа завуч кызы булгач,   гел яхшы укырга кирәк, тәртип тә   үрнәк булырга тиеш.   Әнием безне шундый булырга өйрәтте. Нинди генә конкурс һәм олимпиада булмасын,     һәрчак әниебез   горурлансын дип тырыштык.  

Гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган, бездә дә бу эшкә мәхәббәт уяткан әби-бабаларыбызның, абый-апаларыбызның тормыш юллары бездә соклану һәм кызыксыну уятты. Дистә еллар буена эстафета булып күчә барган әлеге һөнәргә безнең гаиләнең мәхәббәте әле дә сүнми, сүрелми. Һәм без үзебезнең нәкъ менә шушы олугъ, хөрмәтле, затлы нәселдән булуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. 

Апам Гөлшат 4 нче буын укытучы буларак быелгы уку елында  үзенең хезмәт юлын Казан шәһәренең 171 нче мәктәбендә башлап җибәрде. Ул әнием юлын дәвам итә, математика фәненнән белем бирә. 

Лев Николаевич Толстой әйткәнчә: “Әгәр укытучы эшен генә яратса - ул яхшы укытучы булачак. Әгәр укытучының әтисе, әнисе кебек укучыга мәхәббәте генә булса, ул барлык китапларны укыган, әмма эшне дә, укучыларны да яратмаган укытучыдан яхшырак булачак. Әгәр дә укытучы үзендә эшкә һәм укучыларга мәхәббәтне берләштерә икән, ул - камил укытучы...” Мин нәкь менә шундый бар яктан килгән  укытучылар династиясе вәкиле булуым белән чиксез горурмын. Киләчәктә  нәселебездә мөгаллимлек эшен дәвам итүче тагын да булыр дип уйлыйм.

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керделәр. Хәреф танырга, язарга өйрәттеләр, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырыштылар. Шуларны үзебездән таләп иттеләр, кеше булырга өндәделәр. Хөрмәтле укытучыларыбыз алдында без баш иябез!  Аллаһ аларны саулыктан һәм тигезлектән аермасын!

Илүзә Шәмсемөхәмәтова,  
Арча   2 нче   урта мәктәбенең 11 класс укучысы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев