Унынчы тапкыр “Орленок”ка
Без - Арча Укучылар сараеның “Нур” телестудиясенә йөрүчеләр ел саен төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Призлы урыннарыбыз да бик күп.
Быел унынчы тапкыр “Бумеранг” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивалендә катнаштык. Финалга үтәр өчен ике фильм төшерергә кирәк иде.
“Орлёнок” балалар ял итү үзәгенә алтмыш биш ел тулу уңаеннан, без “Канатлы кош” номинациясенә “Исәлеккләр күп безнең” исемле фильм әзерләдек. Аны Казанда “Азино” балалар иҗат үзәгенә барып төшердек. Үзәкнең директоры, күп еллар “Орленок”та әйдаман булган Фәридә Галиевна белән, лагерда элекке елларда та эшләгән вожатыйларны жыйдык. Алар Орленокта эләгән чорда кызыклы истәлекләр белән бүлештеләр. Бик җылы, матур очрашу булды.
Икенче фильмның исеме “Чит әниләр булмый” дип аталды. Фильм Ташкичү авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, хатын-кыз волонтерлар, алты тапкыр махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә гуманитар ярдәм илткән Тәнзилә Вәлиевә белән Гөлфия Мәгъсумова турында иде.
Ниһаять, бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Төшергән фильмнарыбыз гран-прига лаек дип танылды. Без сентябрь аенда “Орленок” лагерында узачак Бөтендөнья кино һәм телевидение “Бумеранг” фестиваленә өч кешелек юлламага лаек булдык. “Нур” телестудиясе Укучыларының мондый дәрәҗәле фестивальдә инде унынчы тапкыр җиңүе.
Безнең телестудиядән операторлар Нариман Сәләхов, Ильназ Лотфуллин һәм мин, хәбәрче Рәфинә Гарифуллина җылы диңгез буенда урнашкан, күпләрнең хыялында булган лагерьга юл алдык.
Рәфинә Гарифуллина “Нур” телестудиясе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев