erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Уңышлар сиңа, Аделина!

Бүген Аделина Нуретдинова турында язысыбыз килә.

Кем соң бу матур кыз?

Арча шәһәренең 1 нче балалар бакчасына йөрүче 6 яшьлек,  матур, акыллы кыз!

Ул һәр яктан килгән, җыр- биюгә, нәфис сүзгә оста кыз. Бакчабызда булган һәр бәйрәм, ярыш-конкурс Аделинадан башка узмый. Әти-әнисе Аделинаның һәр чыгышына зур ярдәм итеп, ныклы терәк булып торалар.

"Созвездие Йолдызлык – 2022" конкурсында район  буенча  1 нче урын, республика  буенча  2 нче урынга лаек булды. л саен үткәрелеп килүче "BabySkills" конкурсында катнашып, район буенча 1 нче урын, республика буенча катнашучы исеменә лаек булды.

Аделинабызның алган грамота, мактау кәгазьләрен саный китсәң очына чыгарлык түгел. Бакчага килгән көннән башлап ул үзенең сәләтен, осталыгын күрсәтеп безне гел сокландырып торды. Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп  сөйләп, күзләрдән яшьләр китерә.

Шулай ук актерлык осталыгы да бар Аделинада. Әтисе Ирек, әнисе Венераның, сеңлесе Дәринәнең таянычы, ышанычы булып гел алга атла Аделина!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел 1 нче класска мәктәпкә укырга керә безнең Аделинабыз. Аллаһы Тәгалә киләчәктә үз юлыңны табып, бәхетле, бәрәкәтле тормыш насыйп итсен!

Уңышлар юлдаш булсын сиңа нәни йолдызыбыз!

Г.Зиннәтова,

Ә.Габделбәрова,

Г.Сәгыйтова,

Э.Р.Тухфатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев