erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Васил Әһлиуллин истәлегенә бишенче хоккей ярышы узды

15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Бу истәлекле датага карата безнең Пөшәңгәр авылы шугалагында ел да хоккей турниры уза.

Турнир Әфганстанда һәлак булган, үлгәннән соң "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Васил Әһлиуллин исемен йөртә. Быел да әлеге турнир Әфганстаннан СССР солдатлары чыгарылганга 37 ел тулуга багышланып, инде менә 5-нче тапкырын традицион рәвештә авылыбызга хоккей командаларын, әфганчы ветераннарны, Васил Аглиуллинның туганнарын һәм мәртәбәле кунакларны җыйды.

Спорт бәйрәмендә Арча муниципаль районы башлыгы Хисаметдинов Алмаз Гәбтерәуф улы, Арча районы әфганчыларының "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Багаутдинов Сергей Лимус улы, "Ватан" агрофирмасы җитәкчесе Әхмәтов Мансур Готыф улы катнашты. Шулай ук авылдашыбыз,  хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы Сәйфуллин Ильнур Ингел улына да әлеге патриотик кичәбезне күрергә насыйп булды - ул кыска вакытлы ялга кайткан иде.

Уеннар иртәнге 9-да башланып китте. Турнирда 5 команда катнашты: Пөшәңгәр авылыннан "Пшенгер", Иске Ашыт авылыннан "Ашит", Апаз авылыннан "Апаз", Хәсәншәех авылыннан "Хәсәншәех" һәм Шушмабаш авыл җирлегенең җыелма"Северный" командасы. Әйтергә кирәк, бу хоккей уеннары безнең авылыбызда халыкны якынайтучы, матур, кышкы зур бәйрәм ул. Шугалак кырында теләгән кешегә шашлык һәм пылау сату ноктасы да эшләде. Авыл халкы, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте. 

Турнирның рәсми ачылышы сәгать 11-дә булды. Аны Апаз авыл җирлеге башлыгы Котдусов Раушан Фарадис улы башлап җибәрде, район башлыгы Алмаз Гәбтерәүф улы әфганчы ветераннарны бәйрәм белән котлады, уеннарда катнашучыларга һәм оештыручыларга матур теләкләрен җиткерде. Калган кунаклар чыгышыннан соң Васил Аглиуллинның каберен зиярат кылдылар, барлык сугышларда катнашкан, вафат булганнарның каберенә чәчәкләр салдылар.

Алга таба Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә "Әфганстан - җан ярам"  дип исемләнгән җирлектә яшәүче әфганчыларга багышланган күргәзмә һәм "Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез" исеме астындагы МХО га гуманитар ярдәм күргәзмәсе белән таныштылар. Монда аларны күпфункцияле үзәктә оешкан җыр яратучылар берләшмәсенә йөрүче балалар каршы алдылар. Яшь гармунчылар уйнаганга башка балаларның "Катюша" җырын җырлаулары кунакларга аеруча ошады.

Район башлыгы Пөшәңгәр авылы халкының гуманитар ярдәмгә бик зур өлеш кертүен, бик тырыш булуларын билгеләп үтте. Агрофирма җитәкчесе Мансур Готыф улы аның сүзләрен җөпләде, "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Лимус улы Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге мөдире Шәвәлиева Илүзә Ингел кызын һәм Пөшәңгәр башлангыч мәктәп-бакча директоры Котдусова Гөлназ Мулланур кызын әлеге эштә активлык күрсәткәннәре өчен грамота белән бүләкләде. Соңрак кунаклар Пөшәңгәр башлангыч мәктәбендә әфганчыларга багышланган стендлар белән таныштылар һәм чәй өстәле артында узара аралаштылар.

 Турнирда катнашучы командалар бик көчле, уеннар да шәп булды. Хоккейчы егетләр халыкка бик матур уен күрсәттеләр. 5-нче урынны "Северный" командасы, 4-нче урынны "Хәсәншәех" командасы, 3-нче урынны "Апаз" командасы, 2-нче урынны "Ашит" командасы, 1-нче урынны "Пөшәңгәр" командасы алдылар. 1, 2, 3-нче урыннардагы командаларга кубок бирелде. Барлык командаларга да җиңүче дипломы һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Иң яхшы капкачы, сакчы, һөҗүмче егетләргә, иң яшь һәм иң олы хоккейчыга һәм шугалакны хәзерләүче, айлар буе боз катыручы яшь егетләргә конвертлар тапшырылды. Бүләкләрне әзерләүдә Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Пөшәңгәр авылының эшмәкәр егетләре Гәләветдинов Надир Нәзир улы, Фәйзрахманов Фәнис Фәтхрахман улы, Шакиров Муса Ринат улы ярдәм иттеләр. Шулай ук "Ватан" агрофирмасы хоккейчы егетләрне кайнар ризык белән тукландыруда, авылдашларыбыз Ахметзянов Ильфат Ильфир улы, Шакирова Рузилә Исрафил кызы акчалата булыштылар. Бәйрәмнең төп иганәчеләренә һәм шугалакны ясауда, кардан чистартып, җыештырып торуда шәхси тракторлары белән ярдәм иткән Шәвәлиев Әхтәм Минлемулла улына, Шәвәлиев Айрат Әхтәм улына, Мөхәмәтҗанов Ильнар Мәгъфүр улына Апаз авыл җирлеге исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә хоккейчы егетләрне тукландыру оештырылды. Өстәл әзерләүдә авылыбыз кызлары, апалар, егетләр активлык күрсәттеләр. 
Барлык оештыручыларга, Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Фарадис улы Котдусовка, уенның башыннан ахырына кадәр күңелле итеп алып барган комментатор Расим Габделганиевка, музыка өлешен җитәкләгән Алмаз Хазиевка, хөкемдарлыкны алып барган егетләргә, шугалакны ясаучы егетләргә, әлеге зур бәйрәмебезне оештыруда катнашкан, барлык ярдәм иткән авылдашларга, килгән җанатарларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Бәйрәмнәребез дәвамлы булсын, дөньяда тынычлык урнашсын дип телибез.

Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге мөдире Илүзә Шәвәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев