erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Хәтердә калырлык сәяхәт

Социалистик Хезмәт герое С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең 7 нче “Б” сыйныфыннан 14 укучы сыйныф җитәкчебез Фазуллина Лилия Ринат кызы җитәкчелегендә сәяхәттә булып кайттык.

Кояшлы матур июнь иртәсендә без велосипедларга утырып сыйныф җитәкчебез оештырган сәяхәткә кузгалдык. Маршрутыбыз: Кенәр- Хәтнә. Безгә юлны күрсәтүче һәм озата баручыбыз физик тәрбия укытучысы Хайруллин Рәмис Хәлим улы булды.

Рюкзакларыбыз авыр булса да беренче тапкыр велосипедта сәяхәткә чыгу безне куркытмады. Мәмсә, Ташкичү, Ашытбаш, Наратлы, Акчишмә авыллары аша үтеп Хәтнәгә барып җиттек. Аның матурлыгы, чәчәкләргә төренеп утыруы безне таң калдырды. Изгеләр чишмәсеннән су алдык, ялгыз кабер тарихы белән таныштык, коенып чыгу урыннарын карадык. Хәтнә суын эшләү оешмасын күрдек.

erid: 2VtzquYZ54a

Лилия Ринатовна безгә Хәтнә авылы тарихын, Петр Перцов турында бик кызыклы мәгьлүматлар бирде. Без Петр чиркәвен һәм  аның гаиләсенең каберләрен карадык. Ашап, ял итеп алганнан соң кайтыр юлга кузгалдык. Без кайтып җиткәндә көн кичкә авышкан иде. Бик нык арысак та сәяхәтебез безгә бик ошады, хәтердә уелып калырлык булды. 

Без, 7 нче “Б” сыйныфы укучылары класс җитәкчебез Лилия Ринатовнага һәм Рәмис Хәлмовичка шундый кызыклы сәфәр оештырганнары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә шундый кызыклы сәфәрләр тагын булсын иде.

Барлык 7 нче “Б” сыйныфы укучылары исеменнән Хакимзянова Алия.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев