Хезмәтне сөю, җирне ярату - мәктәптән башлана
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе директоры Шәймарданова Рәзилә Габделнур кызы белән әңгәмә.
Рәзилә ханым, директорлык эшчәнлегегез ничек башланып китте? Сөйләшүне шуннан башлыйк әле.
- Шушмабаш урта мәктәбенә директор булып килгәнче, миңа хәйран гына төрле урыннарда эшләргә туры килде. Хезмәт юлымны гади авыл кибетендә сатучы булып эшләүдән башладым. Сәүдә өлкәсе – халык белән эшләү, минем өчен үзенә күрә бер “психологик тәҗрибә” туплау мәктәбе булды. Чөнки кибет ул - авыл халкының бергә җыелу урыны, хәл-әхвәллар шунда беленә, кәефе, көн-күреше, бер-берсенә мөнәсәбәте... Кайсына ярдәм кирәк, кайсына киңәш дигәндәй. Халыкка беренче якынаюым менә шуннан башланды.
Аннан мин, тауар белгече һөнәрен үзләштердем. Һәм алга таба данлыклы Шушмабаш икмәк пешерү йортында мөдир вазыйфасын башкарырга туры килде.
Кайда гына эшләсәм дә, күңелдә гел балачак хыялы йөрде. Ул хыял - укытучы булу, төгәлрәге рус теле укытучысы булу хыялы иде. Ә моның төп сәбәпчесе әлеге фәнгә мәхәббәт уяткан рус теле укытучым – Резеда Ирек кызы булды. (бүгенге көндә мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын!).
Күңел түрендә бимазалап торган хыял гел үз юлын табарга тырыша икән. Мине ул Казан дәүләт педагогия университетының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килде. Һәм мин эшли-эшли читтән торып рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Балачак хыялымны тормышка ашырып, 2000нче елда мин Носы мәктәбендә рус теле укыта башладым. Берничә ел эшләгәч, директор урынбасары итеп куйдылар. 2009 нчы елны миңа Шушмабаш урта мәктәбен җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Менә шуннан башланды инде... . Әлбәттә , үзем укыган мәктәпкә җитәкче булып килү өскә зур җаваплылык алу иде. Чөнки бу мәктәптә күбесе үземне укыткан укытучылар, үзем белән бер сыйныфта укыган биш сабакташым да шушында эшлиләр иде.
Сезнең мәктәпкә килгәнче шундый хезмәтләр башкаруыгыз минем үзем өчен дә зур яңалык булды әле. Хатын-кызга мәктәп директоры булып эшләү авыр түгелме? 100 елдан артык тарихы булган мәктәпне җитәкләү зур осталык һәм тырышлык сорый бит.
- Шәхсән миңа авыр түгел, чөнки мине аңлаучы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы гаиләм – ныклы тылым – ирем, балаларым бар. Ирем Әнис Шәймәрданов шулай ук укытучы, шушы мәктәптә хезмәт укыта. Укытучы хезмәтенең авырлыгын да, мәшәкатьләрен дә бик әйбәт белә. Иремнең тагын агроном белгечлеге дә бар, бу мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләгәндә зур мөмкичелекләр бирә. Ике улыбыз бар. Олысы Динис - Казан энергетика университетын тәмамлады, хәзер күп катлы йортларны электрлаштыру буенча үз бизнесын булдырды. Кечкенәсе –Янис исемле 4нче сыйныфтата укый. Һәр яңа хыялымны, һәр яңа башлангычымны күтәреп алып, син эшли аласың дип шундый дәртләндереп торучылырым булганда җилкәгә канатлар үскәндәй була, авырлыклар сизелми дә. Укытучыларым, укыту һәм тәрбия эше буенча урынбасарларым, техник хезмәткәрләрем – минем иң көчле командам. Бик дус һәм тату, бик тырыш безнең Шушмабаш мәктәбе коллективы. Һәрберсе энҗе сәйләннәредәй алар миңа. Бер генә бөртекне югалтсаң да, сәйлән чәчеләчәк .... Һәркайсы уникаль,үзенә генә хас талант иясе. Яратам һәм горурланам хезмәттәшләрем белән. 24 укытучы 132 укучыга белем һәм тәрбия бирә. Бүгенге көндә үзендә мәктәп булган авыллардан да безгә килеп укучылар бар. Алар шулай минем укытучыларны, безнең мәктәпне сайлыйлар икән... , аңлыйсыздыр, бу күп нәрсә хакында сөйлидер дип беләм.
Сез эшегезне язмыш кушкан эш буларак башкарасызмы, әллә бу ниндидер махсус максатмы?
- Язмыш мине белем бирү өлкәсенә кайтарды дип уйлыйм. Чөнки беренче алган белемем хокук саклау өлкәсе булса (судебный исполнитель белгечлеге) , дәвамы сәүдә, бизнес өлкәсе һәм ниһаять,белем һәм тәрбия бирү булды. Балалар укыту балачак хыялым булгач – язмышым шушыдыр дип әйтә алам. Хыялланган эшеңне яратып эшли башлагач, күп максатлар барлыкка килә икән ул.Максатым - Шушмабаш мәктәбен районда гына түгел, республика һәм ил киңлекләрендә таныту. Авыл баласы шәһәрнекеннән ким булган мәктәптә укырга тиеш түгел. Белем алу мөмкинлекләре һәм мәктәпнең материаль- техник базасы Мәскәү мәктәпләренеке шикелле нык булуын телим. Һәм шуңа ирешү өчен барлык мөмкин булган юлларны табарга тырышам.
Сездә Шушмабаш мәктәбенеке генә булган уникаль традицияләр бармы?
- Безнең мәктәп залында “Тукай агачы” бар. Без аны шагыйрьнең үз сүзләре белән “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш ” дип атадык. Бу агачка укучыларыбызның төрле конкурсларда, конференцияләрдә җиңүләре, туган телне үстерү буенча олимпиадаларда ирешкән унышлары турында хәбәрләр тупланып барыла. “Тукай агачы”ндагы кызыл, сары, яшел алмаларга язылган уңышлар елдан ел арта. Мәктәпкә килгән кунаклар, очрашуларга килгән укучылар шушы агач “җимешләре” белән таныша алалар.
Мәктәп фойесында “Йолдызлар аллеясы” – “Аллея звезд” почмагы булдырдык. Бу аллеяда уку, спорт, иҗат буенча уңышлары булган укучыларыбызның исемнәре язып куела. Исемнәре астындагы куар код буенча кереп, бу укучыларның бөтен уңышлары белән танышып була.
Без укыганда тәртиптән билге куялар иде. Хәзер шуны кабат кире кайтарырга уйлыйлар. Сезнеңчә ничек: укучыларга тәртиптән билге кую мәктәпләргә тәртип кертерме? Әллә сездә болай да барысы да тәртиптәме?
- Әйе, без укыган вакытта да тәртипкә билге куйдылар. Һәм әле бездән югарырак класста укып чыккан бер укучы , мәктәпкә очрашуга килгәч, миңа тәртипкә начар билге куеп аттестат бирмәгәннәр иде, дип тә әйтте. Шаккаткан идек, менә ничек. Димәк, ул билге кеше тормышын җимерергә дә мөмкин икән бит. Менә аның хәтәрлеге кайда. Шуңа күрә тәртип билгесе укучыны һәрьяклап өйрәнеп, бик уйлап куелырга тиеш. Ә шулай да тәртипкә дә билге кирәктер дип уйлыйм, чөнки хәзерге заман таләпләре буенча тәрбиягә нык басым ясыйбыз бит. Безнең мәктәптә тәртип билгесе кую артык зур каршылыклар чыгармас дип уйлыйм. Авыл балалары кечкенәдән тәртипле булып, әти-әниләре сүзен тыңлап, укытучыларга хөрмәт белән карарга өйрәнеп үсәләр.
Районның башка мәктәпләрендә булмаган яңалыкларыгыз турында ниләр әйтә аласыз?
- 2025-2026 уку елында 7нче һәм 10нчы сыйныфлар “Агроинженерия” юнәлешендә аграр класс буларак укый башладылар. Инвесторыбыз “Кырлай Агрофирмасы” җитәкчесе Марат Габделхай улы Кәримов мәктәбебезнең ике кабинетын шул класслар өчен ремонтлап һәм жиһазлап бирде. ( Ул эшләр барлыгы 6 млн 200 мең сумлык булды). Материаль техник базабыз тулыланды. Балаларда кызыксыну артты. Химия, физика, биология, математика укытучыларына инвестор өстәмә хезмәт хакы түли. Ул әле дә һәрдаим мәктәпкә булышу өстендә эшли, чыгарылыш сыйныф укучылары белән тыгыз профоррентацион элемтәдә тора. Нәтиҗәсе бар эшебезнең, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларын сайлыйбыз дип торган укучылар арта бара. Авыл хуҗалыклары белән максатчан укырга килешүләр төзиләр. Димәк, юлыбыз дөрес.
Киләчәк буын жир хужаларын тәрбияләүгә шулай зур өлешен керткән житәкчеләребезгә, укытучыларыбызга зур ихтирамыбызны житкерәбез.
Казан авыл хуҗалыгы университеты һәм Арча агроколлияте белән хезмәттәшлек итәбез. Алар безгә килеп дәресләр үткәрәләр. Укулар онлайн формада да үткәрелә. Без аларга эксурсияләргә барабыз, мастер классларда катнашабыз.
Татарстан телевидениесенең “Туган җир” тапшыруларының берсендә нәкъ менә сезнең мәктәптәге агрокласслар турында сөйләделәр. Хәтерем ялгышмаса, сездә андый класслар районда иң беренчеләрдән булып, 2017нче елда ук ачылган икән инде. Шул класслар турында тулырак сөйли алмассызмы икән? Нигә кирәк алар? Нәтиҗәсе бармы?
- Әйе, агроклассны 2017 елда үз мөмкинчелекләребез белән ачып җибәргән идек. Чөнки күреп торабыз бит: авыллар картая, яшьләр шәһәргә китә һәм кире әйләнеп кайтмыйлар. Үзебезнең көчтән килгәнчә бу мәсьәләне чишәргә алындык. Авылның киләчәге – яшьләр белән. Бары шулар кулында.Туган якны ярату һәм авылларны саклап калу кирәклеген балаларга аңлату безнең төп бурычыбыз булды. Без кыска вакыт эчендә эшебезнең нәтиҗәләрен күрә башладык. Чөнки агроклассның беренче карлыгачлары бүгенге көндә туган авылга кайтып хезмәт куя башладылар. Алар арасында авыл хуҗалыгы белгечләре, укытучылар һәм табиблар булуы безне нык сөендерә.
2025 елдан әлеге проект федераль дәрәҗәдә күтәрелде һәм гамәлгә керде. Ә без инде аңарчы ук шактый эш башкарган идек, шуңа күрә бу проект буенча укыта башлау безгә кыен булмады.
Сезнең мәктәп күпләрне сокландыра.Укучылар агродроннар җыялар дип ишеттем. Дөресме бу?
- Дөрес, билгеле.Заманча технологияләр,инновацион методлар белән эшләү безнең мәктәптә гадәти хәл. Киләчәктә басу чикләрен билгеләү, үсемлекләр торышын күзәтү, ашламалар сибү дроннар ярдәмендә башкарылачак. Шулай булгач, укучылар бу дроннар белән эш итәргә өйрәнеп чыгарга тиешләр.
Районнан читтә сезне беләләрме? Тәҗрибә уртаклашыр урыннарыгыз бармы?
- 1-5 апрель көннәрендә без Санкт Петербург шәһәрендә уздырылган Халыкара Макаренко форумында катнаштык. Монда 87 регионнан һәм 10 чит илдән килгән 700 дән артык агро мәктәп җитәкчеләре үз тәҗрибәләре турында фикер алыштылар. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча завучы Самигуллина Чулпан һәм мин үзем мәктәбебез турында сөйләдек. Шундый мәртәбәле чарада үзебезнең район, үзебезнең Шушмабаш мәктәбе турында горурланып сөйләдек. Агрокласслар буенча шундый зур масштаблы чаралар уздыралар икән, димәк илнең киләчәге авыл балаларында. Без моны инде күптән аңладык һәм шуңа күрә безнең мәктәп башлангычлары башкаларга үрнәк булып тора. Булгач булсын дип, Фәннәр Академисендә шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен яңгыраттык. Безнең чыгыштан соң Россия делегациясе хәтта безгә килергә теләк тә белдерде әле.
“Сөбхәнналлаһ!” диясе генә кала. Соңгы елларда мәктәбегез ирешкән тагын нинди уңышларыгыз бар?
- Мәктәбебезнең 3 ел дәвамында фән олимпиадаларына әзерлек буенча “Иң яхшы 10 мәктәп” исемлегендә булуы сөендерә. 2025-2026 уку елында муниципаль этапта 40 призлы урыныбыз бар. Шуларның 33е призер, 7се җиңүче. Бу җиңүче укучыларыбыз региональ этапта көч сынаштылар һәм шулай ук призлы урыннар яуладылар. Татар телендә белем алуга карамастан, региональ һәм халыкара олимпиадаларда рус теле буенча призлы урыннарыбыз бар.
Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә килсәк, 100 баллга тапшыручы укучыларыбыз булуы зур горурлык. 2024 елда химиядән Абдуллин И., 2025 елда рус әдәбиятыннан Хабибуллина М. имтиханнарын 100 баллга тапшырдылар.
Икенче ел рәттән аграр тармакка багышланган Габделхәй Кәримов исемендәге “Авылым офыклары” дигән фәнни-гамәли конференция уздырабыз.Бу чара яшь буынны туган җирне яратырга, авыл хуҗалыгы һәнәрләрен хөрмәт итәргә өйрәтүне максат итеп куя. Быел бу конференциядә республиканың тугыз районыннан 180 эш кабул ителде. Укучылар туган җир, игенчелек, терлекчелек темалары буенча әзерләгән фәнни-гамәли эшләрен якладылар.
Бүгенге көндә сезнең мәктәп каршында нинди төп проблемалар тора һәм Сез аларны ничек чишәсез?
Кичекмәстән хәл итүне сорый торган ике зур проблема бар.
Беренчесе: мәктәпкә капиталь ремонт үткәрү. Монысы бик зур чыгымнар һәм күп хезмәт сорый. Бу – дәүләт, хөкүмәтебез ярдәме белән генә башкарып чыга ала торган эш.
Икенчесе: кадрлар мәсьәләсе. Бу безне генә түгел, бөтен мәгариф системасын борчыган мәсьәлә. Татарстан мәктәпләренә 3 000 укытучы җитешми. Эшләгән укытучыларның да чиреге пенсионерлар. Безнең мәктәптә дә 2-3 елдан пенсия яшендәге укытучылыр саны артачак. Укып чыккан белемле яшьләрнең авылга кайтасылары килми. Чөнки алар шәһәрдә калып яшәүне һәм эшләүне кулайрак күрәләр. Әгәр укытучы һөнәренә җәмгыять тарафыннан караш тамырдан үзгәртелмәсә, тагын 5-6 елдан мәктәптә эшләүчеләрнең яртысын пенсионерлар тәшкил итәчәк. Әлегә без үз көчебез белән мәктәпкә яшь укытучыларны китертү юлларын эзлибез. Максатчан укырга керү программалары буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын укытучы һөнәрен сайларга чакырабыз. Ел саен 1-2 укучыбыз педагогик уку йортларын сайлый. Әмма әле аларның укып бетерәселәре... һәм кайтасылары бар бит. Ә кайтмасалар?...
Якындагы 3-5 елда нинди хыялыгызны тормышка ашырырга уйлыйсыз?
- Хыяллар күп, аларны алдан әйтеп куярга да ярамый торгандыр. Тормышка ашмый калса, үкенечле булачак бит. Бәлки, без үзебезнең җирлектәге “Северный” хуҗалыгы белән яңа проект ачып, агроюнәлешнең “Агроживотноводство” дигән икенче вариантын башламагаек...
Рәзилә Габделнуровна, бик зур рәхмәт Сезгә вакыт табып, минем белән шулай барысын әйтеп, ачыктан ачык сөйләшкәнегез өчен. Әле сезнең әңгәмәдә әйтелмәгән бик күп эшләрегез һәм хыялларыгыз калды.Шул хыяллар сезне яңа үрләргә алып барсын. Авыр, җаваплы һәм саваплы эшегездә уңышлар юлдаш булсын!
Әңгәмәдәш: Фәрит Вафин. Шушмабаш мәктәбенең 1971 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы. Мәгариф ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев