Хуш киләсең, Яңа ел!
Яңа ел бәйрәме могҗизаларга бай. Тиздән Яңа ел җитә. Көтәбез һәм әзерләнәбез...
Әлеге бәйрәмне аеруча сабыйлар ярата. Елда һәркемнең түземсезлек белән, ниндидер могҗиза көткән кебек көтә торган бәйрәме бер генә була. Бигрәк тә балалар Кыш бабай, төрле геройлар кергәнен көтәләр. 10 нчы номерлы балалар бакчасында 26 декабрьдә 1 нче уртанчылар төркемендә Яңа ел бәйрәме узды. Балалар Яңа елга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм бик матур итеп биеп күрсәттеләр. Кыш бабай, хәтта бүләкне төрле тәмләткечләр салып ясап чыгарды. Бу могҗизага барлык кунаклар сокланып карап утырдылар.Кыш бабай балаларга икенче елга да кунакка килергә сүз бирде. Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез,
Шуна күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез!
Тәрбиячеләр: Габдулхакова Ф.И. Закирова Р.М.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев