erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә...

Һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез.

Сәләтнең  бер өлеше тумыштан,  тугыз өлеше тырышлыктан, диләр. Җиң сызганып эшләгәндә генә, хезмәтеңнең татлы җимешләрен күрергә мөмкин. Р. Батулланың кызыклы фикере, формуласы: «Оеткы + хезмәт = талант»     Чыннан да, билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта, ул зур үрләр яулый.

Укытучының бәхете - укучыларында. Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе укытучылары үзенең сәләтле, тырыш укучылары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Бүгенге язмам шундый таланты укучыларыбызның берсе - 10 нчы сыйныф укучысы Сабитова Азалия Ленар кызы турында.

Быелгы уку елы Азалия өчен аеруча уңышлы, нәтиҗәле булды. Декабрь аенда  татар әдәбияты буенча олимпиаданың муниципаль этабында җиңеп, февральдә республиканың иң көчле укучылары арасында  йомгаклау турында катнашты ул.Күпме йокысыз төннәр, әзерләнүләр үзенең көткән нәтиҗәсен бирде. Азалия, республикада иң югары баллар җыеп, җиңүче дипломын алып  кайтты. Апрель аенда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада узды. Анда катнашу мөмкинлеге республика олимпиадасы җиңүчеләренә һәм призерларына гына бирелә.

”Зур масштабта үтә торган, чит илләрдән, Россиянең 27 төбәгеннән, Татарстан республикасыннан иң көчле уку-чыларны җыйган олимпиадада җиңүгә ирешү- минем хыялым иде” , – ди Азалия. Олимпиадада язмача биремнәр дә эшләделәр укучылар, телдән  сөйләм осталыкларын да күрсәттеләр, “Гаилә – буыннарның өзелмәс чыл-быры” һәм “Татар теле - фән һәм мәгълүмати технологияләр  теле” темасына проект эшләре якладылар. Бу юлы да  тырышлык үзенең нәтиҗәсен   бирде - Азалия   татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада призеры. 

Иҗат - серле дөнья. Ул изгелек, миһербанлык, шәфкатьлелек, хисләре, туган телгә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Азалия иҗат итәргә ярата. Проза һәм журналистика  өлкәсендә уңышлары аеруча сөендерә. Россиянең төрле төбәкләреннән, США, Индия, Африка, Италиядән дә балалар катнашкан  ”Глаголица” халыкара әдәби премиясендә финалга үтеп, “Татар прозасы” юнәлешендә Гран-при яулады һәм  бу бәйгенең иң затлы бүләге - Бәллүр ябалакка ия булды ул.

Бөтенрәсәй күләмендә үтүче “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар конкурсында  инде өченче ел рәттән җиңү яулый Азалия. Алдагы елларда 1 нче һәм 2 нче  урыннар аныкы булса, бу уку елын-да  проза номинациясендә 3 урынга лаек дип табылды.Олы сәхнәгә чыгып, Җиңүче дипломына ия булу чиксез зур бәхет булса, үзләренең  әсәрләре басылган “Илһам” альманахы һәм 5  мең сумлык сертификат белән бүләкләнү дә зур шатлык  укучы өчен. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәкаләләре, хикәяләре “Ялкын” журналында, “Көмеш кыңгырау” газеталарында даими басылып бара. “Бергә- бер” хикәясе “Казан утлары “ журналының 2024 нче елның 1 нче санында  чәчмә әсәр номинациясендә җиңүче булды, диплом белән бүләкләнде, “Айның иң яхшы авторы“ исеменә лаек дип табылды. Иң актив иҗат итүче буларак, ”Көмеш кыңгырау” газетасының «Татмедиа» АҖ дипломына, газетада басылып чыккан язмалары, «Көмеш кыңгырау» белән даими хезмәттәшлеге өчен Ш. Галиев премиясенә  лаек булды.

Казанда  март аенда узган VII Бөтенрәсәй “ Ак калфак” укучы кызлар һәм егетләр бәйгеседәндә дә үз көчен сынап карады Азалия. Бәйгене «Бөтендөнья татар конгрессы», «Ак калфак» Региональ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, TP Язучылар берлеге вәкилләреннән торган комитет оештыра. 162 катнашучы арасыннан финалга узып , йомгаклау турыннан да 1 урынны яу-лап кайтты ул.  Ничек кенә сынамадылар катнашучыларны:  аш-суга,  кул эшләренә осталык та,  иҗади номерлар да исәпкә алынды. Азалия бик матур итеп гармунда уйнап, “Ак чәчәкләр” көен башкарды.Юкка гына Арча сәнгать мәктәбенең баян бүлеген тәмамламады бит ул.

 Әле бу уңышлар исемлегенә республикакүләм “ Тукай укулары” нда 1нче урынны, Башкортстан республикасы оештырган “Җанлы сүз” проектында проза номинациясендә 1 урынны, “ Мәгариф” журналы оешуның 110 еллыгына багышланган конференциядә 1 нче урынны  да өстәргә була. Болар барысы да бер уку елы дәвамында ирешкән уңышлары гына әле. Һәр җиңү -  зур хезмәт һәм тырышлык нәтиҗәсе.

Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән сүзләре  бик тә туры килә  Азалиягә. Киләчәктә дә зур уңышлар, иҗат чишмәсенең саекмавын, йөргән юлларында уңышлар телик яшь талант иясенә.
                                                       Миләүшә  Әүхәдиева, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш
                                                                  урта мәктәбенең татар теле һәм әдбияты укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев