erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»лардан Әтиләр көненә яңа җыр

Әлеге видеоклипта яшь артистларның әтиләре дә катнашты.

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның Әтиләр көне уңаеннан Энҗе Әхмәтҗанова сүзләренә язылган, композитор Әлфия Һадиева көенә иҗат ителгән «Әтиемә» җырының видеосы чыкты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«СалаваTik»ларның әниләргә багышлап дүрт җырлы видеосы бар. Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган «Кояш гомере» җырының видеосы 146 мең карау җыйган иде.

«Гаиләнең терәге, балаларның яклаучысы әтиләргә багышланган җырыбыз әле юк иде. Бу безнең иң зур хыялыбыз иде. «СалаваTik»лар белән хыяллар чынга аша!Видеоклипка килгәндә, без аның һәр сюжетын уйлап төшердек. Әтиләр — һәр бала өчен үрнәк. Спортта булсынмы, иҗатта, укуда — балалар әти-әниләреннән үрнәк ала, аларга ошарга тырышып үсә. Әтиләрнең менә шушы сыйфатларын видеода чагылдырырга тырыштык та. Бу эшкә Салаватикларның әтиләрен дә җәлеп иттек. Алар да бик теләп ризалык бирделәр. Афәрин, әтиләребезгә! Алар һәрнәрсәне булдыра», — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Әтиләр съемка мәйданына бик борчылып килсәләр дә, бу эштә үзләренең барлык осталыкларын күрсәтте. Башта гына оялып торган булсалар да, шундук рольгә керделәр. Видеобыз бик җылы килеп чыкты», — ди режиссер Гүзәл Шакирова.

«Мондый клипта төшү безнең өчен горурлык! Аннары без бу проектның нәтиҗәсен видеодан гына күрергә күнеккән. Ә аның эчке кухнясын күргәнебез юк иде. Безнең өчен бу зур ачыш булды. Күпме кешенең хезмәте яшеренгән икән. Бер дә җиңел эш түгел. Һәр кешенең профессиональ булуы кирәк. Ә «СалаваTik»лар командасында үз эшләрен яратып башкаручы үз эшләренә гашыйк иҗади кешеләр тупланган. Безгә мондый мөмкинлек тудырганнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да милләтебез киләчәге өчен башкарылган эшләрендә уңышлар телибез», — ди «СалаваTik» Ризәләнең әтисе Рөстәм Биккулов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев