erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

«Арча балы — 2026»: Хезмәт һәм Хәрби батырлык кайтавазы

21 апрельдә Арча район мәдәният йортында «Арча балы» бию проекты узды.

Традицион чараның быелгысы Татарстан Республикасында хезмәт һәм хәрби батырлык елына багышланды. Мәктәп коллективларының һәр чыгышы якташларыбызның батырлыгына һәм хезмәтенә багышланды, туган як тарихына булган хөрмәт тирәнлеген күрсәтте.

Бию бәйрәме үз номерларына күңелләрен салган, көчле патриотик хисләрен күрсәткән талантлы укучыларны берләштерде. Районыбызның 29 мәктәбеннән 152 бала бию өлкәсендәге осталыкларын күрсәтте. Аларның чыгышларына әлеге юнәлештә зур казанышлары булган жюри, районыбыз педагоглары бәя бирде.

«Арча балы»нда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде.

- Әлеге чарада катнашучыларның елдан-ел артуы һәм аның дәрәҗәсе күтәрелүе куандыра. Моның өчен, беренче чиратта, балаларны әзерләүче педагогларга рәхмәт. Биредә катнашучы һәрберегезнең дә киләчәге якты буласына ышанам. Мондый чараларга йөреп, сез бер-берегез белән танышып, дуслык җепләре булдырыгыз. Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан, сезне кабат әби-бабаларыбызның ил тынычлыгы өчен куйган көчләрен искә төшерегә чакырам. Бүгенге көндә безнең тыныч тормышны саклаучы ир-егетләребезне онытмыйча, булдыра алганча аларга ярдәм кулы сузсак иде, – диде ул.  

Җиңүчеләр тантаналы рәвештә дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр, катнашучы һәр төркемгә махсус номинацияләрдә дипломнар тапшырылды

Бәйге нәтиҗәләре:

  • Гран-при: Арчаның 6нчы мәктәбе
  • 1 урын:
    • Арчаның 2нче мәктәбе.
    • Хәсәншәех төп белем мәктәбе.
  • 2 урын:
    • Арчаның 1нче мәктәбе.
    • Кушлавыч төп белем мәктәбе.
  • 3 урын:
    • Курса-Почмак урта белем мәктәбе.
    • Утар-Аты төп белем мәктәбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев