1 апрельдән нинди үзгәрешләр кертелде?
Социаль пенсияләр индексацияләнә, кредитлары күп булган кешеләргә ипотека һәм автокредит алу кыенлаша.
* 1 апрельдән социаль пенсияләр 14,75 процентка арта. Аерым алганда, инвалидларга, туендыручысын югалтучылар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүчегә», «Камалыштагы Сталинградта яшәүчегә» билгеләре белән бүләкләнүчеләр, радиацион яки техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә, аларның гаиләләре әгъзаларына кагыла бу. Шул рәвешле 4,2 миллион чамасы кешенең пенсиясе артачак.
* Төзелеш эшләре бик аз алып барыла торган шәһәрләрдә икенчел базардан 6 процентлы гаилә ипотекасы белән фатир алу мөмкинлеге барлыкка килә. Биредә сүз бер үк вакытта күп дигәндә 2 йорт төзелеп килә торган район үзәкләре турында бара. Исемлеккә барлыгы 901, шул исәптән Татарстандагы 18 шәһәр кертелгән. Мондый ипотеканы алты яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр алырга мөмкин. Тагын бер шарты – күпкатлы йортның «яше» 20 дән артмаска тиеш.
* Чүп ташый торган машинага йөкне тиешледән артык төягән өчен, шулай ук юл түшәмәсенә зыян салган өчен өч елга штраф салуны бетереп торачаклар. Хөкүмәт киләсе елның 1 сентябренә кадәр мондый машиналарга карата таләпләрне һәм алардан файдалану кагыйдәләрен расларга тиеш.
* Кредитлары күп булган кешеләргә ипотека һәм автокредит алу кыенлаша. Аларны алуга лимит билгеләнәчәк. Үзәк банк 2022 елның 1 гыйнварыннан гадәти кредитлар буенча лимитлар билгеләү хокукы алган иде инде. Бу хәл кеременең 80 проценттан күбрәге кредит түләүгә китүчеләрнең саны нык кимүгә китергән.
* Бер кеше күп дигәндә 20 сим-карта гына рәсмиләштерә алачак. 1 апрельдән шуны күздә тоткан закон үз көченә керә. Элемтә операторы, һәр яңа килешү төзегәнче, иң элек теге яки бу кеше исеменә күпме сим-карта алынуын тикшерәчәк. Бу мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталының махсус бүлегендә дә табарга мөмкин. Шәхси кабинетта һәркайсыбызның элемтә операторы белән күпме килешү төзелгәнлеге күренә. Шулай ук анда оператор белән килешүне өзәргә яки яңасын төзүгә заявка тапшырырга мөмкин булачак.
* Мәктәпкә керер алдыннан мигрантлар балаларының рус телен белү-белмәүләре тикшереләчәк. Белмәүчеләре уку йортына алынмаячак.
* Лагерьларда балаларны алдан төзеп-уйлап куелган план буенча тәрбияли башлаячаклар. Планга ата-ана көннәре, балаларны рухи-әхлакый кыйммәтләребезгә туры килгән сәнгать әсәрләре һәм әдәбият белән таныштыру, Бөек Ватан сугышы, хәрбиләребезнең батырлыгы турындагы, ватанпәрвәрлек рухындагы фильмнар, үзебезнең традицияләргә нигезләнгән уеннар һәм бәйгеләрне мәҗбүри кертү күздә тотылган. Моннан тыш балалар лагерьлары, интернетта рәсми сайтын булдырып, аны алып барырга тиеш.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/166272/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев