1 гыйнвардан яңа тормыш башлана
Яңа тормыш башларга бер кайчан да соң түгел. Әгәр инде сез бу вакыйганы Яңа ел белән бәйлисез икән, 2022 елның уңышлы булуын телибез ("Шәһри Казан").
1 гыйнвар иртәсе уянырбыз да, барлык борчу-мәшәкатьләр дә кичәге көндә калыр кебек тоела. Чынбарлыкта алай ук булмаса да, Яңа елның беренче иртәсе сезнең өчен ниндидер могҗизалы көн була ала.
Йолдызлар гына түгел, табиблар да соңгы арада дөрес яшәү рәвешенә зур игътибар бирүебезне сорый. Иртән физик күнегүләр белән башланган көннең уңышлы үтәсе – дәлилләнгән факт. Ләкин без иртән гел эшкә ашыгабыз. Ун көнлек ялларда ашыгасы юк. 1 гыйнварда ук иртәгезне 10 минут физик күнегүләр ясауга багышлагыз.
Көнгә 1 сәгать җәяү йөреп кайтуны да матур гадәткә әйләндерергә була. Саф һавада шәһәр матурлыгына сокланып кайтыгыз яки урман тирәсенә чыгып керегез. Авылда шыгыр-шыгыр ак кардан йөреп кайту күпләрнең хыялы гына булырга мөмкин. Шундый мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз.
Яңа елдан барлык эшләрегез тәртиптә булсын һәм барысына да өлгерү өчен, көндәлек башлагыз. Тәртип буенча язып барыгыз. Белгечләр кәгазьгә теркәлгән эш-максатларның төгәл үтәләчәген вәгъдә итә.
Озын кышкы ялларда үзегез өчен чикләүләр дә куеыгыз. Социаль челтәрләрдә азрак утырыгыз! Гаиләгез белән өстәл уеннары уйнагыз, китап укып алыгыз, дусларыгыз белән аралашыгыз. Шушы вакыт аралыгында булса да виртуаль дөньядан ял итегез.
Яңа хыяллар турында сөйләшәбез икән, аларны тормышка ашырыр вакыт та җиткәндер. Ләкин хыяллар чынга ашсын өчен, нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Бәлки алар сезне бөтенләй икенче яктан ачарга ярдәм итәр.
Сүз башында, сәламәт яшәү рәвеше турында әйткән идек. Дөрес туклану турында да онытмагыз. Яңа ел төненә әзерләнгән ризыкларны 1 гыйнвар көнне ашап бетерергә кирәк, дип тырышмагыз. Бәлки нәкъ менә Яңа елдан нәрсә һәм ничек ашавыгыз турында да уйлар вакыт җиткәндер?
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/1-gyynvardan-yaa-tormysh-bashlana
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев