erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 июньнән социаль түләүләр суммасы үзгәрәчәк: пенсионерларны, балалы гаиләләрне нәрсә көтә?

1 июньнән аз керемле гражданнарга, ташламаларга ия булган затларга, пенсионерларга, шулай ук балалы гаиләләргә кагыла торган яңалыклар барлыкка киләчәк. Социаль түләүләр, субсидияләр һәм компенсация алучылар нәрсәгә исәп тота ала?

1 июньнән кайбер төбәкара субсидияләр һәм компенсацияләр суммасы үзгәрәчәк. Бу, аерым алганда, ташламалы юл йөрүгә кагыла. 
Анда 1 июньнән ташламалы айлык юл йөрү документлары бәясе индексацияләнәчәк. Алар төбәк халкының аерым категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чарасы буларак каралган. 

1 июньнән минималь хезмәт хакы 16 987 сумнан 17 385 сумга кадәр артачак. Ягъни МРОТ күләмендә хезмәт хакы алган эшчеләр өстәмә акчага өмет итә ала, — ди "Европа юридик хезмәте"нең әйдәп баручы юристы Оксана Красовская

Моннан тыш, 2023 елның июнендә 80 яшькә җиткән пенсионерлар фиксацияләнгән түләүне арттырылган килеш алачак. Ул 100 процентка артачак, ягъни аларның пенсиясе 7567,33 сум булачак. Май аенда инвалидлыкның беренче төркеме билгеләнәчәк инвалидлар да шул ук суммага ия булачак. Шулай ук игътибар итәргә телим: әгәр беренче төркем инвалид 80 яшькә җитсә, аңа инде икенче тапкыр бу өстәмә билгеләнми.

- Июньнән Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу датасы да үзгәрәчәк. Алар өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына тиешле. Беренче тапкыр акча күчерү бердәм көнне, 5 июньдә, һәм аннан соң һәр айның 5 нче көнендә булачак. Элек түләүләр төрле даталарда башкарылган, ә хәзер гаилә кайсы шәһәрдә яшәсә дә, бөтен ил буенча бер көнне шул акчалар түләнәчәк, — ди юрист Елена Кузнецова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сүз уңаеннан, май аенда Россиянең социаль фонды хәзер россиялеләргә дәүләтнеке булмаган фондлардагы тупланмалары турында хәбәр итәчәге турында җиткерде. Дәүләти булмаган пенсия фондларының клиентлары тупланган сумма һәм нинди түләүләргә хокуклары барлыгы турында мәгълүмат алачак.

Мондый мәгълүматны 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга бирәчәкләр. Мәгълүматлар — өч елга бер тапкыр тапшырылачак. Аларны шулай ук "дәүләт хезмәтләре"порталында ("Госуслуги") шәхси кабинетта карарга мөмкин булачак.

Шунысын да истә тотарга кирәк, июнь аенда кайбер түләүләрне алу графигы үзгәрәчәк. Мәсәлән, гадәттә 10-12 нче көннәрендә түләүләр алучы пенсионерларга пенсияләр иртәрәк киләчәк. Акча соңгы эш көнендә-җомга, 9 июньдә күчереләчәк. Эш шунда ки, 2023 елның 10 һәм 11 июньнәре шимбә һәм якшәмбегә туры килә, ә дүшәмбе, 12 июнь — Россия көне, ягъни эшләми торган бәйрәм көне. Шулай итеп, киләсе айда озын ял көннәре булачак — 10 июньнән 12 июньгә кадәр.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X