erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 сыйныфка укырга керүче балаларга акча биреләчәк

КАМАЗ беренче сыйныф укучыларының әти-әнисенә 4 мең сум акча түләячәк.

КАМАЗ үз хезмәткәрләренә ярдәм итәргә карар иткән. Балалары беренче сыйныфка баручы әти-әниләрнең чыгымнары чыннан да зур.

Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында һәр хезмәткәргә баласын мәктәпкә әзерләү өчен дүрт мең сум акча бүлеп биреләчәк.

Бу акчаны мәктәп формасы, канцелярия товарлары һәм башка кирәкле әйберләр сатып алуга сарыф итәргә мөмкин булачак. Сумма хезмәт хакы белән бергә күчереләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

КАМАЗ елдан-ел әлеге акцияне дәвам итеп килә. Узган ел балалары укырга баручы әти-әниләргә канцелярия товарлары сатып алуга  2 мең сумлык сертификатлар бирелде. Әлеге изге гамәлне үрнәк итеп алып, башкалар да КАМАЗлылар рәтенә кушылсын иде. 

https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-syynyfka-ukyrga-kerche-balalarga-akcha-birelchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев