erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

18 майда югалган апалы-сеңелле нәни кызларны бүген урманда тапканнар (»Интертат »)

18 майда Кемерово өлкәсендә 2 һәм 4 яшьлек апалы-сеңелле ике кыз бала югалган. Аларны бүген урманда тапканнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

18 майда югалган апалы-сеңелле нәни кызларны бүген урманда тапканнар

 

18 майда югалган апалы-сеңелле нәни кызларны бүген урманда тапканнар

https://kuzbass.sledcom.ru

4 яшьлек Ирина Тузова белән 2 яшьлек Алена Изотова 18 майда Ленинский бистәсендә югала. Алар балалар уйный торган мәйданчыктан китә һәм өйгә кайтмыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«ЛизаАлерт» Кузбасс вәкиле Виктория Зинько сүзләренчә, кызларны «ЛизаАлерт» волонтерлары, Новосибирск, Томск өлкәләре, Алтай крае төбәк бүлекчәләре вәкилләре дә эзләшкән. Мәскәүдән координатор да килгән.

«Кызларны биредә яшәүчеләр урманда тапты. Алар квадроцикллар белән эзли иде. Балаларны штабтан 4 км чамасы ераклыкта таптылар», – ди Виктория.

Тапкан чакта балалар куркуга калган булган. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Медицина ярдәме кирәк булмаган.

РИА Новости белешмәсе буенча, кызлар күп балалы гаиләдә яши, әти-әниләре хәмер эчү белән мавыга. Аларны урмандагы аланда тапканнар. Профилактика органнарына карата җинаять эше ачылган.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/18-maida-elek-yugalgan-apaly-senelle-nani-kyzlarny-bugen-urmanda-tapkannar-5859332

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X