erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

18 яшьлек машина йөртүче кыз 2 баланы бәрдертеп үтергән

Мәскәүдә өч бала һәм аларның әти-әнисен җәяүлеләр кичүеннән чыкканда «Мазда»бәрдерә. Ике бала һәлак булган, тагын берсе зыян күргән, дип хәбәр итә башкала Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә ("Ватаным Татарстан").

 

Авария 16 июльдә Авиаторлар урамында булган. «Мазда» руле артында 18 яшьлек Валерия Башкирова була. Кыз тугыз айлык, өч һәм биш яшьлек балалар һәм ике олы кешене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш яшьлек малай берничә сәгатьтән хастаханәдә үлә, өч яшьлек бала шимбә көнне кич белән вафат була. Тугыз айлык баланың баш мие селкенүе һәм ябык баш мие травмасы диагнозланган.

Полиция РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе («юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү», биш елга кадәр иректән мәхрүм итү) буенча җинаять эше кузгаткан. Автомобильчене өй арестына җибәрәләр. Авария вакытында кыз исерек хәлдә булмаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2021/07/58986/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре